16+

Дәү апа дәвасы (имләү һәм өшкерү турында)

8 август саныбызда без Балтач районының Арбор авылында яшәүче Рафизия Шакирова турында язма бастырган идек. Ул борынгылардан бик күп мәгълүмат туплап калган. Аның һәртөрле авыруларга каршы имләү, өшкерү буенча материаллары аерым урын алып тора. Әлеге им-томга кем ышана, кем юк. Берәүгә дә шулай эшләгез дип киңәш итмибез, әлеге материалларны борынгы гореф-гадәтләр, ышанулар буларак бирәбез.

Дәү апа дәвасы (имләү һәм өшкерү турында)

8 август саныбызда без Балтач районының Арбор авылында яшәүче Рафизия Шакирова турында язма бастырган идек. Ул борынгылардан бик күп мәгълүмат туплап калган. Аның һәртөрле авыруларга каршы имләү, өшкерү буенча материаллары аерым урын алып тора. Әлеге им-томга кем ышана, кем юк. Берәүгә дә шулай эшләгез дип киңәш итмибез, әлеге материалларны борынгы гореф-гадәтләр, ышанулар буларак бирәбез.

Башы

Арпа имләү

Кирәкле әйберләр: 1 тиен, 3 тиен, 5 тиен (так тиен)
Болардан тыш, сул кулның кибруты белән дә имлиләр. Кибрут – урта һәм күрсәткеч бармак арасына баш бармакны тыгу.
Имләүче кеше: «Фәлән Фәлән улы/ кызының сул/ уң күзенең асты/ өстенә арпа чыккан, арпа имлим», – ди.

Аннан соң акчаны алып, арпа өстенә ышкыйсы һәм түбәндәге сүзләрне әйтәсе.
1дән 9га кадәр саныйсы һәм «туфракка китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1дән 7гә хәтле саныйсы һәм «җиде юл чатына китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.

1дән 5кә кадәр саныйсы һәм «бизеп китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1дән 3кә кадәр саныйсы һәм «очып китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1 дип әйтәсе һәм «берлексез булсын, бетсен-китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
    
Ә кибрут белән имләгәндә бер тапкыр гына әйтәсе һәм саныйсы түгел.
Имләп бетергәннән соң, имләнүче кеше, акчаны сул кулына тотып, сөйләшмичә, җиде юл чатына чыга. Чыгып җиткәч, өенә кайтыр якка борыла һәм сул кулы белән акчаны ыргытып китеп бара. Киткән чакта:
«Мине ашамагыз,
Мине эчмәгез.
Шушыны ашагыз,
Шушыны эчегез!
Сезгә – азык,
Миңа – саулык», – дип әйтә.

Аягы белән үзе йөри алмаган кешене яки балаларны имләгәндә, имләүче акчаны үзе ташлый һәм ул кайтып, «шап!» итеп утырмыйча, имләнүче тик утырырга тиеш.
Акчаны имләнүче ташласа да, имләүче ташласа да, барганда-кайтканда, кеше белән сөйләшергә ярамый. Им-томны матча турына, кояш баешына карап имләү яхшы.

Су тотуны имләү

Су өстенә әйтенергә ярамый. Су өстенә әйтсәң, су тота, сызлавык чыга, чабырып кычыта һәм башка шундый авырулар килә.
Әгәр дә су тотса, имләмичә торып, авырту бетми.
Су тотуны имләү өчен кирәкле әйберләр: чи җеп (җегерләмәгән сүс, ягъни пачач), колмак, көл, күмер, ватмыйча алган ат бугы (булса, ат дагалаганда төшкән кадак бик яхшы), кәгазь.

Чи җепне җеп шикелле нечкә итеп сузып (өзелмәсен өчен төкерек белән сылап боргаласаң да ярый), авыру кешенең баш түгәрәк җиреннән алып үкчәсенә кадәр үлчисе. Бу вакытта: «Фәлән Фәлән улы/кызының буй озынлыгын үлчим»,– дип әйтәсе. Сөйләшергә, җеп өзелсә төйнәргә ярамый. Гомумән, җеп өзелергә тиеш түгел.
Шуннан соң сүсне урталай яки өчкә бөкләп саласы, өстенә зур булмаган (0,5 дәфтәр бите кадәррәк) кәгазь куясы. Имләр өчен колмак, көл, күмер, ат бугы, дага арасыннан өчесен аласы (кайсы бар). Өч предметны да аерым-аерым кәгазьгә төрәсе. Көлне алганда сул кулның өч бармагы белән аласы. Әз дип өстисе, күп дип кире алып куясы түгел.

Әзерлек эше беткәч, имләү башлана. Һәр әйберне имләнүче кешенең башта биленнән, аннары тезеннән, аннан соң аяк очыннан уңнан сулга өч тапкыр әйләндереп чыгарасы. Шул вакытта өчесендә дә болай дип кабатлыйсы:
«Моңа кем кагылды?
Кагылмагыз!
Су анасы Сылубикә,
Җир анасы Җирән бикә,
Фәләнгә кагылмагыз,
Фәләнгә тимәгез.
Шушыны ашагыз,
Шушыны эчегез!»

Имләп бетергәч, өч әйберне дә сүс өстендәге кәгазьгә куеп төрәсе һәм сүсе белән чорныйсы. Бу әйберләрне су кырыендагы таллар арасына йә яр астына ташларга кирәк. СУГА ТАШЛАРГА ЯРАМЫЙ!!! Барганда-кайтканда, кешегә эндәшмәскә.
Бу эшне чәршәмбе көн кояш баегач эшләсәң яхшы, ә пәнҗешәмбе, җомга көнне бөтенләй ярамый.

Зәхмәт кагылуны имләү

Кеше чат башында, чүплекләрдә егылса, әшәке сүз әйтеп түгел, ә бисмилла әйтеп торырга тиеш. Әшәке сүз әйтә икән, шайтан килеп, зәхмәт ияртә.
Торып, егылган урынга өч тапкыр төкереп, бисмилла әйтмичә: «Пәригә – авырлык, миңа – җиңеллек», – дияргә кирәк.

Егылганнан соң авырып йөрсәң, сызлансаң, зәхмәт кагылган була.
Зәхмәт кагылганны имләр өчен кирәкле әйберләр: көл, су, савыт.
Стакан кадәрлерәк бер савытка сул кулның өч бармагы белән көл саласы. Әз дип кабат өстәргә яисә күп дип кире алырга ярамый. Көл өстенә ярты савыт су саласы. Суны шулай ук чамалап алырга кирәк, чөнки кире алырга, калдырырга ярамый.
Имләү тәртибе: күлмәкнең алдагы изүеннән кертеп, аяк очына кадәр өч тапкыр үткәрәсе. Бу вакытта: «Мине ашамагыз, мине эчмәгез.Шушыны ашагыз, шушыны эчегез», – дип әйтәсе.

Эшләгәндә, бисмилла әйтелми. Пәнҗешәмбе һәм җомгадан башка көннәрдә имләргә ярый. Кеше йөрүдән туктагач эшләнсә яхшы. Егылган урынга илтеп ыргытасы. Барган юлдан кайтасы, сөйләшергә ярамый.
Кеше үзен-үзе имләсә яхшы. Булдырмаса, имли белгән башка кеше имләсә дә ярый. Барысы өч тапкыр эшләнергә тиеш.

Кыйрак имләү

Кыйрак – ир баланың бот арасына кара көеп чыккан биз. Ул зурая. Бу бизне бетерер өчен кайрак белән имләргә кирәк.
Имләүче кеше: «Фәлән Фәлән улының сул/ уң бот арасына кыйрак чыккан, кыйрак имлим», – ди.
Аннан соң кайракны алып, кыйрак өстенә ышкыйсы һәм түбәндәге сүзләрне әйтәсе:
1дән 9га кадәр саныйсы һәм «туфракка китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1дән 7гә хәтле саныйсы һәм «җиде юл чатына китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1дән 5кә кадәр саныйсы һәм «бизеп китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1дән 3кә кадәр саныйсы һәм «очып китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1 дип әйтәсе һәм «берлексез булсын, бетсен-китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.    
Шуннан соң: «Беткәнмени сезгә җир асты коңгызлары, фәләнгә кагылмагыз, шуларга кагылыгыз», – диясе.
Кайракны эш беткәч урынына куясы, ташлыйсы түгел. Өч тапкыр имлисе.

Куркулык кою

Яшь балалар курыкса (хәтта төштә), үсә алмыйлар, борчылалар. Зур кешеләр дә бик каты куркырга мөмкин. Каты итеп егылганда да эчкә шайтан керә. Куркулыкны эчтән шайтанны чыгарыр өчен эшлиләр.

Кирәкле әйберләр: май эретү өчен чүмеч, салкын су салу өчен тирән зур аш тәлинкәсе кирәк, һәр чүмечкә зур әстерхан чикләвеге кадәр эретеп кыздырылган сарык мае, чүмечкә май чәчрәп ут капканда утны сүндерү өчен капкач, куркулык коясы кешене каплау өчен ак җәймә (бите, башы, гәүдәсе май чәчрәмәсен өчен каплана), кургашын.
Куркулык койганда, авыл өйләрендә өйнең морҗасы ачык булырга тиеш. Өй эчендә ике кеше генә булсын, әгәр дә булышырга кирәк булса, үзеңнең иң якын кешең булса ярый. Ләкин сөйләшмәскә кирәк.
Кургашын салып кыздырган майны ишектән бер-өч тапкыр тыгып:
«Ишектән дә кер, котым,
Тишектән дә кер, котым.
Каян чыксаң,
Шуннан кер», – дип кабатлыйсы. Бу эш бик кызу эшләнергә тиеш, чөнки кургашын белән май суынса, сурәт барлыкка килми.

Куркулык өч тапкыр коела. Бер койганда, гәүдәнең 13 өлешенә эшләнә: Баш, уң һәм сул як җилкә, уң һәм сул терсәк. Уң кул очлыгы, сул кул очлыгы, уң янбашы һәм сул янбашы; уң һәм сул тез башы; уң һәм сул аяк очлыгы.

Һәрберсе саен: «Фәлән кешенең фәлән төшенә куркулык коям»,– дип әйтәсе. Салкын сулы савытны куркулык коела торган урынга куясы, онытылып, майны кеше өстенә кою куркынычы бик зур.

Салкын суда чираган туң майны аерым бер савытка җыеп барасы. Кургашынны койган саен яңа майда эретәсе. Кабат бер эреткән майны салсаң, чәчри, чыжлый. Кургашынны майга салу белән, өстен капларга кирәк, чөнки ут каба. Сурәт чыккан саен, куркулык коелучы кешегә күрсәтеп барасы, ә иң соңгысын, төреп, аның йоклый торган урынына баш астына салырга.

Коеп бетергәч, маен калдырып, тәлинкәдән 41 тамчы суны алып, «Әлхәм», «Кульһуаллаһ» укып өшкерәсе һәм куркулык коелган кешегә эчертәсе. Маен да 41 кисәккә бүлеп, он белән әвәләп ашатырга кушалар, ләкин аны ашау бик авыр булу сәбәпле, кошларга бирәсе йә чиста урынга күмәсе.

Күз тию

Күз тигән кеше хәлсезләнә, борчыла, тәне дә чуанларга мөмкин. Мондый очракта ул кешене таң суы алып коендырырга кирәк.
Таң суы алу тәртибе: кыш көне булса – агымга каршы 41 чүмеч (тулы итмичә) кар, җәй көне булса – су аласы.

Бисмилла әйтәсе, суны таң алдыннан аласы. Агымсу ерак булса, кичтән табак белән урамга су чыгарып куясы һәм шул суны алып керәсе. 3-5 литр су җитә.
Чиста тәнгә, кешене табакка бастырып, өстенә коясы. Суны тапталмый торган урынга – агач төбенә түгәсе. Ахырдан әлеге кешене өшкерәсе.
Чуан чыкмаганда, күз тигән кешене өшкерергә генә кирәк.


Фикер

Равил Бикбаев, «Өмет» мәчетенең имам хатибы:

– Җен тәэсире, күз тию булганда, традицион медицина ярдәм итә алмый. Бу вакытта кешеләрне догалар белән өшкерү файда китерә. Имләүгә килсәк, монысы инде җеннәр ярдәме белән башкарыла һәм бу безнең ислам диненә каршы. Күпмедер вакыт җиңеллек килгәннән соң, авыру кабат көчәергә дә мөмкин. Юк-бар әйбергә ышанып, авыруны аздырып җибәрү куркынычы бар. Шуңа күрә вакытында табибларга барырга кирәк. Безнең әби-бабайларыбыз, теге ярамый, бу ярамый дип, куркыту алымнарын еш кулланган. Күп вакыт моның асылында тәрбия чаралары яткан.

Әбиләр сүзе

Аларның кайсысы әдәпкә өйрәтә, кайсысы безне яман эшләрдән саклый. Алар белән танышып чыкканнан соң әбиләрегез, аларның әйткән сүзләре исегезгә төшәр...

Пычак белән чәнечкене үткен очлы ягын өска каратып куярга ярамый – бәла-каза килер.

Ипине бервакытта да астын өскә каратып куймагыз, берәр якын кешегез вакытсыз үлеп китәр.

Өстәлдән пычак, чәнечке яки кашык төшереп җибәрсәгез, өстәлгә өч тапкыр шакып (моны эшләгәнче авыздан бер сүз дә чыгарга тиеш түгел), чакырылмаган кунактан котылырсыз.

Кискән тырнакны, чәчне, төшкән тешне теләсә кая ташламагыз – сихерче кулына эләгүе бар. Күмсәгез яхшырак.

Йомырканың вакланмаган кабыгы – сихерчелектә иң көчле әйберләрнең берсе. Шуңа күрә аны ваклап ташлагыз.

Фотоларыгызны теләсә кемгә бирмәгез, ташламагыз – алар аша сезгә һәртөрле тәэсир ясый алалар. Шулай ук теләсә кемгә кайчан, бигрәк тә сәгать ничәдә тууыгыз, шәхси әйберләрегез турында әйтмәгез.

Озак кулланган сәгать тә хуҗасы белән көчле элемтәдә була, шуңа күрә ватылса да, аны ташларга киңәш ителми. Бу элемтә шулкадәр көчле ки, еш кына хуҗасы үлгәч, сәгать йөрми башлый, хәтта аны тәзәтеп тә булмый.

Үлгән кешегә йөзек, беләзек, алкалар киертеп күмсәң, аның өрәге күренеп йөрер, диләр.

Кая да булса барганда берәр нәрсәне онытып өйгә кире әйләнеп керсәң, юлың уңмас, диләр. Шуңа күрә өйгә кергәч, көзгегә карап, үзегезнең чагылышыгыз белән кычкырып исәнләшегез.

Вак акча тапсагыз, ала күрмәгез, чөнки еш кына мондый акча белән авыруны, бозыкны чыгаралар һәм аннары ташлыйлар.

Әгәр бернинди сәбәпсез балаларыгыз авырый башласа, үзеннән-үзе савыт-саба ватылса,вакытсыз азык-төлек бозылса, начар төшләр кереп йөдәтсә һәм тагын әллә нинди сәер күренешләр башланса, сезне бозганнар дигән шик бар. Өегезне астын-өскә китереп җыештырыгыз, бөтен әйберне, кием-салымны яхшылап юыгыз.

Җен юллары

Тәрәзә (тәрәзә аркылы әйбер йөртсәң, өйдәге кечкенә бала кире шул әйберне биргәнче елый).

Базар һәм иске мунчалар. Базарга беренче булып керергә һәм соңгы булып чыгарга ярамый.

Бер каралтының күләгәсе төшеп, яктылык һәм күләгә кисешкән урын.

Язмага реакция белдерегез

42

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X