Билетымны тотып, эчкә уздым. Самолет пассажирлар белән тулып бетә язган иде. Мондагы һәр кеше якын туганым кебек күренде. Үз урынымны эзләп табып утырдым. «Арыдыңмы?» – диде тәрәзә буендагы Мияссәр хаҗи.
Арылган иде шул. Әмма 80не узган бабайга «Арыдым, Мияссәр абый», – дип әйтергә тел әйләнмәде. Казаннан килгән 250ләп хаҗины утырткан самолетның тәгәрмәчләре Мәдинә аэропорты белән өзелүгә санаулы минутлар калган иде. Алда безне туган як көтә. Кеше тормышында булган иң олы сәфәр иде бу. Хаҗ сәфәре.
«Сине аллаһы тәгалә кунакка чакырган...»
Татарстан Диния нәзарәтеннән хаҗ кылу тәкъдиме белән шалтыраткач, берникадәр югалып калдым. Ял сәфәре түгел бит, сынаулар күп булачак. Әмма авырлыктан бигрәк, билгесезлек куркытты.
Яшерен-батырын түгел, хаҗга әзер түгел идем. Күпләр әлеге олуг гыйбадәткә гомер бакый әзерләнә. Динне тирәнтен өйрәнә, пенсиядән тиенләп акча җыя (сәфәрнең бәясе 140 мең сумнан башлана), намаз саен Аллаһы Тәгаләдән хаҗ мөмкинлеген ялварып сорый. Хаҗга мораль яктан да, физик яктан да әзерләнә торыгыз, дип әйтеп килде җитәкчеләребез. Гыйбадәт өчен рухи әзерлек мөһим булса, көнгә 20-30 чакрымны җәяү үтү өчен физик чыныгу кирәк.
Татарстанлылар.
Хаҗга тәвәккәлләү алдыннан туганым миңа гыйбрәтле бер сүз әйтте. «Кайбер мөселманнар гомер буе намазда, Мәккәгә барырга акчалары да, вакытлары да, сәламәтлекләре дә бар, әмма ни сәбәптәндер хаҗлары кичектерелеп килә. Ә сине Аллаһы Тәгалә кунакка чакырган, менә быел хаҗ кылуыңны насыйп иткән», – диде ул. Бу сүзләр мине канатландырып җибәрде. Гәрчә Мәккә тарафына кузгалыр алдыннан каршылыклар да булмады түгел. Әйтик, хаҗ визаларын эшләтү аркасында, Төркиягә диңгезгә бара алмый калдым. Күпләр мондый «сынау»дан көләр генә. Әмма бик көтеп алган ялга сыңар гаиләңне үзләрен генә җибәрү авыр булды. Хәер, башка хаҗилар да сәфәр алдыннан гына сынау күргән. Берәүләр каты салкын тидергән, икенчеләрнең гаиләләрендә низаг булган, Актаныштан Ләес абый Галләмовны, инде юлламалар алынып, чемоданнар әзер булды дигәндә генә, инсульт бәргән. 9 августта Ләес хәзрәткә соңгы даруны кадыйлар, ә 10ысы көнне ул аэропортка чыгып китә. «Актаныш табиблары «бабай, сине барыбер хаҗга җибәрәбез» дип, сакалымнан сыйпый-сыйпый дәваладылар», – ди ул.
Мәдинә
Мәккәгә шәһәрендә аэропорт юк. Татарстан хаҗилары анда төрле юл белән бара. Мәдинә, Җиддә, Истанбул, Дубай аша киләләр. Безнең төркем Казаннан Мәдинәгә очты. Шунда ике-өч көн торып, автобус белән 5-6 сәгать Мәккәгә килдек. Бу, мөгаен, иң җиңел һәм туры юлдыр. Мәдинә – Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү галәйһи үә сәлләм үлгән шәһәр. Монда аның мәчете бар. Ул үзенең матурлыгы, мәһабәтлеге белән таң калдыра. Пәйгамбәребез кабере дә шушында. Ә мәчеттән читтәрәк дистә меңнәрчә сәхәбәләр күмелгән каберлек. Алар барысы да Ислам динен дөньяга тараткан. Мөселман дине Җир шарына нәкъ шушы җирләрдән тарала башлаган.
Мәдинә каласы тарихи объектларга бай. Монда Коръән музее да бар. Ислам тарихында беренче мәчет саналган Куба мәчетенә дә бардык. Ике кыйбла («Кыйблатәйн») мәчетендә дә булырга өлгердек. Элегрәк Пәйгамбәребез намазын Кудс мәчетенә (Иерусалим) юнәлеп укыды. Әмма бервакыт Пәйгамбәр намаз укып торганда, Аллаһы Тәгалә аңа Мәккәгә юнәлергә кушты. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Йөзеңне Хәрам мәчетенә таба юнәлт. Кайда гына булсагыз да, йөзләрегезне шул тарафка юнәлтегез»(«Бәкара» сүрәсе, 144нче аять). Шул урында хәзер «Кыйблатәйн» мәчете.
Мәккә
Мәккә – Пәйгамбәребезнең туган шәһәре. Аның Ислам динен таратуда күпме михнәт чиккәнен, Мәдинәгә килү авырлыкларын тарихтан беләсездер. Без шул тарихи юлларда йөрдек. Бу юлларда хаҗилар ниләр кичергәнен үзләре генә беләләрдер.
Хаҗның төп гыйбадәтенә санаулы көннәр калып бара иде. Без төркемебез белән Мәккәгә килүгә, Гомрә кылдык. Татарстанлылар юл буе тәлбия әйтте: «Ләббәйкә Аллаһумма ләббәйк. Ләббәйкә лә шәрикә ләкә ләббәйк. Иннәл-хамда, уән-ниъмәтә, ләкә уәл-мулк. Лә шәрикә ләк». Тәлбия Кәгъбәне күргәч кенә тукталды.
Мәккәдә автобус өсләрендә дә йөриләр.
Әл-Хәрам мәчетенә килеп кереп Кәгъбәтулланы күргәч кичергән хисләр әйтеп бетергесез. «ДУМ РТ Хаҗ» операторы аша хаҗга барган милләттәшләребез 49 кешедән артмаган төркемнәргә бүленгән иде. Һәр төркемнең үз җитәкчесе. Безнең җитәкчебез – Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев. Ул безгә сәфәрдә бик зур ярдәм күрсәтте. Кайчан кая барасын, ниләр аласын, көнкүреш мәсьәләләреннән башлап дини йолаларны ничек дөрес башкарасына кадәр аннан сорадык. «ДУМ РТ Хаҗ» оешмасы һәр хаҗи өчен махсус китапчыклар әзерләгән иде.
Татарстан хаҗиларының ерактан күренә торган кул янчыклары.
Кәгъбәтулланы җиде кат урап тәваф кылганда, һәр әйләнәсенең үз догасы бар. Китапта барысы да язылган. Телисең икән – гарәпчә, телисең икән – татарча, телисең икән, русча дога кыласың. Шулай ук Сафа һәм Мәрвә таулары арасын сәгый кылганда да әлеге китапчыклар ярдәм итте. Гомумән, хаҗ операторы барысын да уйлаган. Һәр хаҗига әллә кайдан күренеп тора торган яшелле-сарылы чемодан һәм шундый ук төстәге кул янчыгы бирелгән иде. Кеше ташкынында бер-беребезне шул сумкалар буенча таныдык-табыштык. Мөселман кардәшләребез арасында нинди генә тән төсендәге кешеләр юк. Ак тәнле, кара тәнле, сары тәнлеләр – бөтен Җир шары мөслимнәре бер урында. Әнә ерактан яшелле-сарылы янчык аскан абый белән апа килә. Якынрак килгәч, бер-беребезгә сәлам бирәбез. Татарстаннан килгән кешене очрату монда туганыңны очрату белән бер. Алай гынамы соң, халык арасында кайвакыт рус сөйләме дә ишетелә. Монда очраган чечен, ингуш, дагыстан кардәшләребез дә үзенчә якын.
«Син дә хаҗи, мин дә хаҗи...»
Көннәрдән бер көнне кунакханәбезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Хаҗның өч төре бар: Ифрат хаҗы, Тәмәттугъ һәм Кыйран. Быел Камил Сәмигуллин, берничә мөфти һәм хәзрәтләр белән, шуларның иң авырына һәм иң дәрәҗәлесенә ниятләнгән иде – Кыйран хаҗына. Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны короле Сәлман ибн Абдул-Азиз Аль Саудның махсус чакыруы буенча хаҗ кылды. Татарстанлылар белән очрашуда хәзрәт болай диде: «Хаҗ – кеше тормышында иң зур сәфәр. Аны тиешенчә, бөтен шартлары белән үтәгез. Хаҗ кылу ул Мәккәгә барып кайту гына түгел». Һәм кызыклы хәлне исенә төшерде. Узган хаҗларның берсендә бер апа базарда бүләк алып озак кына йөргәннән соң хәле тайган һәм тәваф кылып тормаска булган. Апага хаҗның тиешенчә үтәлмәвен аңлатып карагач, ул болай дип җавап биргән: «Улым, син дә Мәккәдә булдың, мин дә Мәккәдә булдым. Син дә хаҗи, мин дә хаҗи хәзер». «Бер генә соравыгызны да калдырмагыз, барысын да төркем җитәкчеләренә бирегез, алар аңлатырлар», – диде Камил Сәмигуллин. Очрашуда Камил хәзрәткә, теләктәшлеге өчен, рәхмәтләр әйттеләр. Бигрәк тә татар теле укытучылары. Эш шунда ки, быел, Татарстан Президенты ярдәме белән, 30дан артык татар теле укытучысы хаҗга бушлай бару бәхетенә иреште. Моның өчен алар арасында махсус бәйге оештырылган иде. «Без бу эшне татар теленә булышу өчен эшлибез», – диде мөфти хәзрәтләре.
– Казан аэропортында самолетка утырганда ук 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина белән сөйләштек. Һичшиксез, татар телебезнең якты киләчәге, милләтебез киләчәге өчен дога кылырга кирәклеген әйттек, – дип сөйләде миңа Россия Ислам университетының татар теле укытучысы Гүзәл Батыршина. – Мәгарифне үстерү институтыннан килгән хезмәттәшебез догасын хәтта кәгазь битенә язып килгән. Татар телебез, милләтебезнең үсешен теләп чын күңелдән язылган сүзләр иде анда.
Чыннан да, бүген татар теле зур сынау алдында тора. Аны саклау өчен дога кылу – күз буяу өчен генә башкарылган гамәл түгел, ә көнүзәк мәсьәлә. Хаҗиларыбызның гыйбадәтләре кабул булсын. Татар телебез, милләтебез киләчәге өчен һәрчак догада булыйк!
Мина
Хаҗның төп көннәренә килеп җиттек. Безне кунакханәдән, автобусларга төяп, Мина җирлегенә алып киттеләр. Монда хаҗилар чатырларда яшәячәк. Тыгыз, әмма түзәрлек. Шул ук көнне ком бураны дулады, чатырларны очырта язды. Намаздан соң давыл тынсын, хәвеф-хәтәрсез җилләр булсын, дип, дога кылдык. Өсләребездә – ихрам. Ике тукымадан торган кием. Оекбаш та, түбәтәй дә, эчке кием дә ярамый.
Нинди генә язмышлы кешеләр юк монда. Буа районы Түбән Наратбашы авылыннан Дамир ага Таҗетдинов соңгы бер-ике елда һәр намаз саен Аллаһы Тәгаләдән «Хәерле хаҗ гамәлләрен кылырга насыйп итсәң иде, Раббым» дип күз яшьләре белән сорый торган булган. Аллаһы Тәгалә аны ишетә, изге теләге кабул була. Татарстан мөфтияте үткәргән «Минем халкым. Минем динем» дигән бәйгедә җиңеп, хаҗга бушлай юллама белән бүләкләнә ул. «Мин фәкыйрегезне шулай шатландырган өчен, Аллаһы Тәгалә сезне зурласын иде», – дип сөенә Дамир абый. Аллаһыдан сорарга кирәк. Сорагыз, сораганнарга бирәм дигән бит. Аллаһының кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелып яшәргә генә кирәк. Ул безне ишетә, әҗерен бирә.
Хаҗда бай юк, ярлы юк. Түрә юк, хезмәтче юк. Аллаһы Тәгалә каршында барыбыз да бер. Быел Мәккә тарафына олуг гыйбадәткә Мөслим районы башлыгы Муллин Рамил Хәмзә улы һәм Әтнә районы башлыгы Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы да барган иде. Минадагы чатырда Рамил әфәнде белән янәшә матрасларда яшәдек. Сер түгел, гадәттә, көндәлек тормышта зур түрәләр купшылыкта көн күрә. Ә монда берни юк: машина да, шофер да, йорт та... «Хаҗ сәфәре ул, шул исәптән, нәфесең белән көрәшү», – диде Рамил Муллин.
Гарәфә
Икенче көнне Гарәфә тавы үзәнлегенә юл тоттык. Монда кылган догалар кабул була. Хаҗилар зекер әйтте, догаларын укыды. Гарәфәдә элек хаҗилар өчен шартлар уңайлы булмаган. Догалар кояш нурлары астында укылган. Бүген исә әлеге җирлектә чатырлар бар, аларда кондиционерлар эшли. Хәер, бөтен кеше дә мондый уңайлы шартларда гыйбадәт кыла алмый. Сәфәребез дәвамында даими рәвештә фәкыйрь хаҗиларны күрдек. Алар ярлы илләрдән үз юллары белән килгән, киемнәре начар, ашарларына юк. Татарстан хаҗилары алар белән ризыклары белән дә бүлешкәләде. Бу кешеләрне күрү – безгә бер гыйбрәт.
Хаҗга физик мөмкинлекләре чикле милләттәшләребез дә барды.
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать ага Шаһиев хаҗда үзенчәлекле төше турында сөйләде миңа: «Моннан 25 ел элек булган хәлгә бүген генә төшендем. Ул вакытта бер хезмәттәшем, сабакташым гаиләсе – ун айлык баласы һәм хатыны белән янды. Җитәкче буларак, аларны дәвалауга ярдәм оештырып йөрдем. Шунда төш күрдем. Имеш, һәммә кеше миңа хаҗга барырга акча җыя икән. Үземне ап-ак бина эчендә итеп күрдем. Алдыма зур китап куйдылар, анда «хаҗ савабы» диелгән». Язучы Рәфкать Шаһиев белән Гарәфәдә ил-көн өчен дога кылдык.
Гарәфәдә дога кылу ахшамга кадәр дәвам итә. Кояш офык артына югалганчы, мөселманнар, кыйблага карап, теләкләрен әйтте. Күпләренең күзләрендә яшь иде. Хәтта китәр вакыт җиткәч тә, бу җирлектән аерыласы килмәде.
Мөздалифә
Гарәфә көнендә Гарәфә тавы итәгендә бер көнгә якын булганнан соң, Мөздалифә үзәнлегенә юл алдык. Мөздалифә – Мина һәм Гарәфә үзәнлекләре арасында урнашкан ташлы җирлек. Монда хаҗилар ачык һавада бер төн кунарга тиеш. Чатырлар юк. Мөздалифәдә ачык һавада куну – хаҗның иң авыр сынауларының берседер. Юка гына матраслар өстендә ятабыз. «Элек матраслар юк иде, картон кисәге өстендә куна идек», – дип «шатландырды» җитәкчебез. Аллаһның рәхмәте, һава торышы бик рәхәт, салкын да түгел, эссе дә түгел, танылган бер мөселман әйтмешли, җиле дә вакытында исә. Һава тулы йолдызлар. Кайда шулай йолдыз санап ятар идең әле? Якын-тирә бик шау-шулы: меңәрләгән халык, якындагы трассада машиналар пипелди, һавада биш минут саен сак хезмәте вертолеты оча. Шуңа да карамастан, кайберәүләр татлы йокыга чумган. Ә кемнәргәдер йокы әсәре керми. Мин, шактый арыган булсам да, йоклый алмадым. Мөздалифәдә тәһарәтханәләр әз. Булганнарына зур чират. Шуңа да алданрак тәһарәтемне яңартып калырга булдым. Иртәнге намазга кадәр 2-3 сәгать вакыт, ничек тә йоклап китмәскә дип, тәһарәт саклап узды.
Шайтанга таш ату йоласы.
Шайтанга атасы ташларны да нәкъ биредә җыйдык. Иртәнге намазны Мөздалифәдә укыганнан соң, Минадагы чатырларыбызга киттек. Җәяү. Бераз гына ял иткәч, шайтанга таш атар өчен, Җәмәрат дигән җиргә барабыз. Ихрам халәтендәге гамәлләр шушының белән тәмам. Хаҗи егетләребез, Җәмәраттан кайтуга һәм корбан чалыну турында хәбәр алуга, чәчләрен кырдылар һәм ихрамнан чыктылар. Хаҗның өч төп фарызы: Ихрамга керү, Гарәфәдә булу һәм Ифадә тәвафы кылу. Шулай итеп, бу өч шартның барысы да үтәлде һәм Татарстан мосафирларын хәзер чын хаҗилар дияргә була.
«Өчне кушсаң, 90 була бит сиңа...»
Хаҗның төп гыйбадәтләре башкарылды. Әмма шуннан соң да Мәккәдә әле бер атна яшәдек. Гомумән, монда булу – үзе бер гыйбәдәт. Иртәнге намаз вакытында тәрәзәңне ачып җибәрәсең – Мәккәнең дистәләгән, ә бәлки, йөзләгән мәчетеннән азан тавышы ишетелә. Бөтен дөньядан җыелган мөселман халкы бүген монда – Исламның кыйбласы булган Мәккә шәһәрендә.
Хаҗ тәмам булгач, чәчләрне кырдык.
Төркемебездә төрле яшьтәге кешеләр бар иде. Яшь егет-кызлар да, тугызынчы дистәсен ваклаучы әби-бабайлар да. Тәтеш районы Кызыл Тархан авылыннан Назыйф Якупов быел иң өлкән хаҗиларның берсе булды. Аңа 87 яшь. «Өчне кушсаң, 90 була бит инде сиңа», – дип төрттергән аңа яшьрәк бер бабай. Назыйф ага оештыру эшләре белән бик канәгать: «Бабаебыз дип кенә торалар. Җитәкләп кенә йөртәләр, артта калма дип, алга алып баралар», – дип шатланып сөйләде ул.
Белем, гыйлем эстәү – үзе бер гыйбадәт. Хаҗ сәфәрендә Татарстан хаҗилары өчен укулар да оештырылган иде. Изге җирләргә килгән абый-апалар, әби-бабайлар Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Айрат хәзрәт Яруллин, Тимергали хәзрәт Юлдашев, Рамил хәзрәт Бикбаев укыган лекцияләрдә гыйлем эстәделәр. Кунакханәләрдә хәдис, гарәп теле, хаҗ, фикх, сира, тәфсир дәресләрен алдык. Шулай итеп, хаҗ сәфәренең соңгы атнасы укуга багышланды. Гомумән, Согуд Гарәбстанында үткәрелгән 20 көнебез сизелми дә узып китте.
Кәгъбәтулла.
Безнең самолетыбыз әкренләп төшә башлады. Тагын 15-20 минуттан аның тәгәрмәчләре «Казан» аэропортының полосасына кунаклар. Аэропорт тулы каршы алучылар, уллар-кызлар, чыр-чу килүче оныклар... Кәгъбәтулла каршында, Гарәфәдә, Мөздалифәдә шушы балалар өчен дога кылдык. Догаларыбыз кабул булсын! Хаҗларыбыз кабул булсын!
Данил Сәфәров
Комментарийлар
0
0
Данис Хаҗи кичергән хисләр миндәдә булды.Миңада Алла тәгаләнең рәхмәте бүләге буларак Хаҗда булырга насыйп булды. Аллага шөкер!.Данисның кичергән хисләре белән барысы беләндә килешәм. Инде менә Хаҗилык дәрәҗәсен саклыйсы иде. Бүген нәкь бер ай булды авылга туган йортыма кайтып кергәнгә. Күңелемнең өчке дөньясы әйләнеп куйды, инде щкертен генщ үз килешенә кайтып бара.. Дөнья мәшәкатенә караш үзгәрде. Аль Харам яки Мәдинәдәге Мөхәммәт Г.С. мәчетен фотодан күрсәм күңелем магнит шикелле шунда тартыла. Булган хисләрне ак кәгазьгә язып җиткезеп булмый, әмма язганны Хаҗ кылган кеше бик тиз аңлый..Алланың рәхмәте булып Хаҗга тагында барырга язсын , КАБУЛ булсын!
0
0