Шәһри Казан

Хаҗ тег белән яңалыклар

  • 25 июль 2019 - 14:01
    Кәгъбәтуллада укыган намаз 100 000 намазга тора (Хаҗ кылу турындагы 12 сорауга ҖАВАП)
    Татарстаннан хаҗ кылучыларның беренче төркеме бүген юлга кузгала. Ислам сәхифәсенең даими кунагы – Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев үзе дә күп тапкырлар хаҗ кылган кеше, алай гына да түгел, аңа шактый еллар Изге җирдә яшәргә насыйп булган.
  • 14 март 2019 - 14:01
    Хаҗга бәяләр арткан
    Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән.
  • 28 сентябрь 2018 - 13:04
    Быел Россиядән 22 мең кеше хаҗ кылган
    Россия Федерация Советында 2018 елгы хаҗ нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Быел Согуд Гарәбстанына Россиянең 79 төбәгеннән 22 мең кеше хаҗ кылырга барды. Быелгы хаҗның үзенчәлеге электрон паспорт-бейджлар кулланудан гыйбарәт булды, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте.
  • 27 сентябрь 2018 - 14:08
    Данил Сәфәровның хаҗ кылганда күргәннәре
    Билетымны тотып, эчкә уздым. Самолет пассажирлар белән тулып бетә язган иде. Мондагы һәр кеше якын туганым кебек күренде. Үз урынымны эзләп табып утырдым. «Арыдыңмы?» – диде тәрәзә буендагы Мияссәр хаҗи.
  • 16 сентябрь 2018 - 11:27
    2018 елда Хаҗ вакытында өч россияле вафат булган
    2018 елда Мәккәдә Хаҗ кылу вакытында өч россияле вафат булган. Бу хакта Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр комиссиясенең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умахановка сылтама белән, ТАССагентлыгы хәбәр итте.
  • 8 сентябрь 2018 - 09:36
    Хаҗда авырып калган хаҗия кайтты
    Кичә 13.35 сәгатьтә Казан аэропортында хаҗдан кайтканда Дубайда авырып калган хаҗи – Наилә Әхмәтҗанованы каршы алдылар, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.
  • 31 август 2018 - 21:21
    «Иң авыры – Хаҗдан кайткач, соңгы сулышыңа кадәр хаҗилык хәлен саклау»
    Бүген Татарстаннан изге җирләргә киткән хаҗиларның 80 кешелек беренче төркеме кайтты. Аларны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алды. Быел хаҗга республикадан 1800 кеше барган, аларның барысы да хаҗ гыйбадәтен исән-сау үтәгәннәр, акрынлап төркем-төркем булып туган якларына кайта башладылар. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, хаҗ кылу бик авыр һәм җаваплы гамәл. 
  • 30 август 2018 - 13:33
    Татарстанга беренче хаҗилар кайта
    Иртәгә, 31 август көнне, 14.10 сәгатьтә «Казан» аэропортына 247 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.
  • 19 май 2018 - 10:36
    Татарстан мөселманнары диния нәзарәте иң яхшы татар теле укытучысына хаҗга юллама бирә
    Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән «Хаҗ» рәсми операторы республика мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында бәйге үткәрә. «Минем халкым, минем динем» конкурсында җиңүчене хаҗга юллама көтә.
  • 22 апрель 2018 - 14:55
    Башкортстаннан ат белән хаҗга китүчеләр Волгоградка барып җиткән
    Хаҗ сәфәренә ат белән чыгып киткнә Марсель Әхияретдинов белән Абдуллах Камалов Волгоград өлкәсенә кадәр барып җиткәннәр, дип яза «Кызыл таң» газетасы.
Реклама