16+

Данис кит(м)ә Чиләбегә

“Ак Барс” КХЛның иң титуллы уенчысын югалтырга мөмкин.

Данис кит(м)ә Чиләбегә

“Ак Барс” КХЛның иң титуллы уенчысын югалтырга мөмкин.



Хоккейда иң күңелле вакытлар башланды. Апрель азагына таба ел саен шулай була ул: чемпионатка нокта куела, димәк күпчелек уенчыларның клублар белән килешү вакыты чыга.


Менә шуннан башлана инде хәлләр: берсен – монда, мондагысын тегендә кодалый башлыйлар. Кемнең кесә ягы калын, шул трансфер базарында ота. Әмма әле бу бозда җиңү дигән сүз түгел...

“Идән” – “түшәм” арасы

Ишеткән булсагыз, бу язда Континенталь хоккей лигасы киләсе сезон өчен клубларга хоккейчыларның хезмәт хакы белән бәйле чикләрне билгеләде. Шулай итеп, КХЛның директорлар советы карары нигезендә, клублар сезон дәвамында хезмәт хакы өчен уенчыларга 900 миллион сумнан артык акча сарыф итмәскә тиеш. Бу – “түшәм”. “Идән” өч тапкыр чамасы түбән – 270 миллион сум. Клублар алдау-йолдауга бармасын өчен хоккейчыларның туган-тумачасын да тикшерәчәк, дип куркытып куелды.


Менә шушы карар кайбер акчалы клубларны кыен хәлгә куйды да инде: йолдызлы уенчыларны да саклап каласы килә, лига куйган кысаларга да сыешырга кирәк. Андыйлар арасында “Ак Барс” клубы да бар.

Кемгә күпме?

30 апрельдә “Ак Барс” белән 17 хоккейчының килешү вакыты чыгачагы билгеле иде. Алар – капкачылар Тимур Билялов, Адам Рейдеборн; сакчылар Альберт Яруллин, Андрей Педан, Дмитрий Юдин, Роман Рукавишников, Ессе Виртанен; һөҗүмчеләр Джастин Азеведо, Данис Зарипов, Мэттью Фрэттин, Кирилл Петров, Патрис Кормье, Эмиль Галимов, Михаил Глухов, Олег Ли, Виктор Тихонов һәм Михаила Фисенко.


Казан клубы берничә уенчы белән яңа хезмәттәшлек документын рәсмиләштерде инде. Яңа килешүләр Адам Рейдеборн, Тимур Билялов, Дмитрий Юдин, Роман Рукавишников, Патрис Кормье, Джастин Азеведо, Виктор Тихонов һәм Михаил Глухов белән озайтылды.


Инде хәзер 900 миллион сумга әйләнеп кайтыйк. Килешү вакыты чыккан иң кыйммәтле 7 хоккейчы үзләре генә дә узган сезонда 550 миллион сум хезмәт хакы алган.


Спорт-Экспресс” китергән хоккейчыларның еллык хезмәт хакына (сумнарда) күз салыйк:
Данис Зарипов – 130 млн
Джастин Азеведо – 105 млн
Патрис Кормье, Кирилл Петров, Мэттью Фрэттин – 65әр млн
Андрей Педан – 60 млн
Станислав Галиев – 55 млн.

Боларга килешү вакыты чыккан тагын 10 хоккейчыны да өстәсәкме?! Чалбар балагын җыйнакландыру өчен ике генә юл бар: кисәргә, яисә кыскарак балаклысын алып кияргә. “Ак Барс”та китүчеләр турында тәгаен хәбәрләр әле пәйда булмаса да, имеш-мимешләр инде җитәрлек. Утсыз төтен чыкмавы хак булса, Казаннан Олег Ли, Степан Санников, Владимир Галузин, Мэттью Фрэттин һәм Ессе Виртанен китеп барачак икән.

Ази килеште, ә Данис?


Хезмәт хакларын да кыскартмыйча булмый. Килешүләрен озайткан кайбер уенчыларның еллык хезмәт хакы билгеле булды: Джастин Азеведо – 85 млн (быелгыдан 20 миллионга азрак), Михаил Глухов белән Роман Рукавишников – 40ар млн, ә Виктор Тихонов 35 млн сум акча алачак икән.
Игътибарны даими чемпионатта “Ак Барс” составында иң нәтиҗәле уенчы буларак танылган (57 уенда – 37 очко) Азеведо җәлеп итә. 32 яшьлек хоккейчы 20 миллион сум акчасы кимүгә карамастан клуб белән килешүне озайтты.


Ә команда капитаны, 39 яшьлек Данис Зарипов белән (52 уенга – 27 очко) әлегә килешеп булмый, диләр. Кайбер мәгълүматлар буенча клуб Даниска 40 миллион еллык хезмәт хакы тәкъдим иткән, ә уенчы 100 миллион сум сорый, имеш. Ул арада Данисның туган төбәге – Чиләбегә китеп, “Трактор” өчен уйный башлау ихтималы да әйтелде. Хак булса, аңа анда Казанга караганда ике тапкыр зуррак сумма тәкъдим иткәннәр.


– Әлегә төрле клублар белән сөйләшүләр бара. Өстенлек – Казанга. Алга таба да “Ак Барс”та уйнарга телим, – дигән Данис.
...Кызык: узган сезонда КХЛда Данистан күбрәк хезмәт хакы алучы ике генә хоккейчы булган – Сергей Мозякин (“Металлург”, 180 млн) һәм Найджел Доус (“Автомобилист”, 150 млн). Ә Данис клубның бомбардирлар исемлегендә дә 7нче урында гына. Монысы чагыштырырга яратучылар өчен.
Трансфер базарындагы тарткалашу ничек төгәлләнер? Аны май башында белербез. Шунысы гына бүген үк анык: Даниска Казанда (хәер, башка клубларда да) инде былтыргы кебек акча түләмәсләр. Чөнки кайда да баш түшәмгә тиячәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading