16+

Даниярга аякка басарга ярдәм итегез!

28 апрель – Мөхетдиновлар өчен авыр көн. Берничә ел элек шул көнне әбиләре вафат булган, 2016 елда Алсу бала тудыру йортына сабыен табарга киткәч, бабайлары бакыйлыкка күчкән.

Даниярга аякка басарга ярдәм итегез!

28 апрель – Мөхетдиновлар өчен авыр көн. Берничә ел элек шул көнне әбиләре вафат булган, 2016 елда Алсу бала тудыру йортына сабыен табарга киткәч, бабайлары бакыйлыкка күчкән.

– Баламны бик авыр таптым. Тулгакларым сирәк иде. Әллә бу көн безнең гаилә өчен уңышсыз булуын белгәнгәме, улымның дөньяга туасы килмәде. Табиблар төрле чаралар кулланып карагач, мең газаплар белән баламны ярып алдылар, – дип сөйли Балтач районыннан газета укучыбыз Алсу Мөхетдинова.
Сабые тугач та, бәхетле әни сөенеченнән нишләргә белми, тик бәхетләре генә тулы булмый, баланың башында зур гына шеш барлыгы ачыклана.

– Тугач та башкалар кебек булмады улым, кычкырмады да, еламады да, хәле авыр иде, аны тиз арада Республика балалар клиник хастаханәсенә озаттылар. Үзем дә ике атна дигәндә генә аякка бастым, – дип искә ала ул көннәрне Алсу.

Табиблар алдан ук баланың физик яктан мөмкинлеге чикле икәнен кисәтәләр. Әмма Мөхетдиновлар могҗизага ышана. Дүрт айга кадәр балада тайпылышлар сизелми дә. Тик үсә-үсә, Данияр яшьтәшләреннән калыша башлый. Хәзер ике яшендә булса да, утырмый да, йөрми дә, сөйләшми дә. Кечкенә куллары көчсез, ул берни тота да алмый, начар ашый. Шул ук вакытта бик хисле үзе. Елмая, якыннарын таный, идәнгә ятып тәгәрәргә өйрәнгән, гәүдәсен тотарга тырыша.

Табиблар балага авыр диагноз куялар.
– Мөмкин булганча, балабызга ярдәм итәргә тырыштык, тернәкләндерү үзәкләренә йөрдек, массажлар, дәвалану курслары уздык... Җитмәсә бәяләре дә бик кыйммәт. Бер массаж ясату гына 1300 сум. Чиләбедә энә кадап дәвалаучы бар. Аның файдасы бар дигәч, дүрт ай саен шунда йөри башладык. Бу дәвалану 38 мең сумга төшә. Республика балалар клиник хастаханәсендә дә еш булабыз. Өй шартларында да физик күнегүләр башкарырга тырышабыз. Кызганыч, дәвалануга хезмәт хакы, пенсия акчасы гына җитеп бетми шул, – ди Алсу.

Данияр да, аның әти-әнисе дә, туганнары да өмет өзми. Чехиядә Даниярныкы шикелле диагнозны дәвалау белән шөгыльләнгән махсус шифаханә бар икән. Анда тернәкләнгәннән соң, бала үзе ашый алачак, көндәлек күнегүләрне дә мөстәкыйль башкарырга өйрәнер, ди табиблар. Дөрес, анда дәвалану 300 659 сумга төшә. Кулларыннан килгәнчә, Мөхетдиновлар бу сумманы җыярга тырыша, Даниярның язмышына битараф булмаган кешеләр аларга ярдәм кулы суза ала.

– Бала авырып киткәч кенә аның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңлый башлыйсың. Олы җанлы, киң күңелле кешеләр безнең улыбызга аякка басарга булышсын иде, – ди Мөхетдиновлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярдәм итәр өчен ни реквизит, ни кәрт номеры дә юк.

    Мөһим

    loading