16+

Даруханәгә маска алырга маска киеп керәсеме, әллә, маскаң булмаса, маскасыз да ярыймы

Даруханәгә маска алырга маска киеп керәсеме, әллә, маскаң булмаса, маскасыз да ярыймы? Маскаң булмаса, ничек итеп даруханәгә кереп маска алырга һәм, киеп керергә маскам булгач, нәрсәгә миңа тагын бер маска?

Даруханәгә маска алырга маска киеп керәсеме, әллә, маскаң булмаса, маскасыз да ярыймы

Даруханәгә маска алырга маска киеп керәсеме, әллә, маскаң булмаса, маскасыз да ярыймы? Маскаң булмаса, ничек итеп даруханәгә кереп маска алырга һәм, киеп керергә маскам булгач, нәрсәгә миңа тагын бер маска?

Бу – сораулар түгел. Бу – “рациональлек”нең беренче чаткылары.
“Аласы килә, тик алып булмый” режимы кешедән төптән уйларга сәләтле “хомо сапиенс” ясый түгелме? Баксаң, нормаль кеше, әйберне сатып алыр алдыннан, үзенә: “Бу миңа чыннан да кирәкме?” – дигән сорау бирергә тиеш икән бит. Әниләр шулай да дөньядагы иң зирәк һәм акыллы кеше булганнар. Кечкенә чакта, берәр нәрсә сатып алырга сораганда, әниегезнең җавабын хәтерлисезме?
“Нәрсәгә ул сиңа-а?!”

“Алкомаркет чәчәк ата майның...”
Апрель буена өйдә утырган Россия халкының чыгымнары 26 процентка кимегән. Моны яшел төстәге бер банк белгечләре исәпләгән.
Ә өч хәрефле икенче бер банк күзәтүенчә, чыгымнар бөтенләй 34 процентка ук кысылган. Киштәләрдән һәм онлайн-сервис битләреннән күз кыскан товарларның һәм хезмәтләрнең 90 процентына сорау бөтенләй диярлек югалган, диләр.
Ә менә ашамлыкларга (23%ка) һәм алкогольгә (138%ка!), киресенчә, сорау арткан. Димәк, кешене өенә бикләп куйган очракта, ул йә күбенгәнче ашый, йә лыкынганчы эчә. Шулай бит?

“Путин үзе “ял” бирде бит, эчмичә ничек түзим?..” җырын белә идегезме?
Ашарга кирәк, эчәргә кирәк, ә кием-салым, җиһаз, техника, савыт-сабаны нигә алмыйбыз?..
Кирәге юкмы?..
Кирәге бар, акча юк! Иске акча туздырылып беткән, ә яңалары килмәгән. Чөнки кризис. Кызганычка каршы, акчаны экономияләп янга калдыру кирәклеге без – русияле кешеләрнең исенә “кара” көн килеп җиткәч кенә төшә шул. Баш кычыта башлагач кына, тарак эзли башлыйбыз без.

Акча кытыклыймы?
Сары төстәге өченче бер банк сораштырганнар буенча, баксаң, халыкның нибары 22 проценты гына даими рәвештә маяга акча җыя икән. Калганнарның заначкалары, йә вакыт-вакыт кына булгалый, йә бөтенләй юк, ди.
Акча, кесәдә ятса, кытыклый башлый бит ул, ә тузынып бер кибеткә барып кайтуны галимнәр стресстан котылу өчен “терапия” дип атый.
Чынлыкта, минемчә, төп сәбәп күптәннән килә. Гомер буе җыйган акчасы 90нчы елларда чүбеккә әйләнгән кешеләр бүген акча җыймый, шуңа да “хәзер” яшәп калырга тырыша.
Россиянең Югары икътисад мәктәбе әйтүенчә, халыкның соңгы ике айлык керемнәре узган елгы шушы чор керемнәренең нибары 78%ын кына тәшкил итә, ди. Ягъни дүрттән бер өлешкә диярлек азрак. Димәк, чыгымнар белән бергә, керемнәр дә сизелерлек азайган булып чыга.
Күпләрегез “үзизоляция” чоры беткәч, тегене-моны алам” дип исемлекләр төзеп куйгансыздыр. Икенче яктан “пычагыма кирәк!” категориясенә күчкән товарлар исемлеге дә үсеп чыккандыр.

Булсын! Булырга тиеш!
Һәрхәлдә, тоннельнең азагында яктылык күренде, димәк, тиздән яңа шоппинглар заманы җитәр. Баш исән һәм, яңа шоппинглар өчен, яңа керемнәр күрергә насыйп булсын!

Саулык һәм сабырлык теләп, мин, Әмир Исламов.

Фото: pixabay.com.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading