16+

Әдәбиятта юмор язучылар бик аз

Әдәби остаханәләрнең берләштерелгән утырышында берничә каләм иясенең әсәрләренә бәя бирелде.

Әдәбиятта юмор язучылар бик аз

Әдәби остаханәләрнең берләштерелгән утырышында берничә каләм иясенең әсәрләренә бәя бирелде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булырга дәгъва кылучылар исемлегендә дүрт кеше бар иде: Башкортстанның Чакмагыш районында яшәп иҗат итүче Люция Әблиева, Ульяновсктан Рөстәм Арифуллин, Равил Мостафин һәм Флера Мәрдәнова.

Люция Әблиева “Соңлап тотылган җавап” (хикәяләр) һәм “Гөнаһ шомлыгы” (шаян шигырьләр) китаплары авторы. Соңгы атап үтелгәненә кереш сүзне язучы-сатирик Камил Кәримов язган. Аның сүзләренчә, әдәбиятта хәзерге заманда юмор һәм сатира жанрына килүчеләр бик аз. Камил абый әлеге авторга өмет белән каравын әйтте. 

“Люция Әблиевада әрсезлек бар, бу сыйфат бер яктан ошый. Әмма бер үк әсәрләрне төрле газеталарга бирү иҗатчыны бизәми”, - дигән фикерен җиткерде Алмаз Хәмзин. Аннары сүзен дәвам итеп, “Юмор өлкәсендә хәзер берәү дә юк. Камил Кәримов “Чаян” журналына килмәде, чөнки юмор хәзер үтмәвен белә. Туры сүз белән язасың икән – сине утырталар, әгәр судка бирәсең икән – оттырасың. Мин үзем шигырьләргә күчтем. Шигырьләр аша җәмгыятьне рәхәтләнеп сүгәм”, - диде. “Соңгы елларда иҗатчылар арасында хәзерге тормышны чагылдырган, аның эченә кереп, әсәрләргә ниндидер мәгънә салган бер генә язучыны да күрмим”, - дип тә өстәде. Алмаз абый Әблиевага киңәшләр биреп ярдәм итәргә кирәк дигән фикердә калды. 

Әлеге авторның ике китабы да шәхси нәшриятта чыгарылган. Язучылар, тәкъдимнәмә язып, яңа әсәрләрен Татарстан китап нәшриятында бастырырга һәм иҗатын тагын бераз күзәтергә дигән карарга килде. 

Калган өч язучының иҗаты Язучылар берлеге коллегиясенә үткәрелде. Анда әлеге каләм ияләренең әсәрләре буенча фикер алышулар дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading