Шәһри Казан

Депутат булып тумыйлар...

Россиянең туган көне 12 июнь алдыннан республикабызның күп балалы гаиләләрендә үсүче малайлар һәм кызлар, аларның әти-әниләре Татарстанның Дәүләт Советы бинасында сәяхәттә булдылар. Аларга бу бик сирәк бәхетлеләргә генә тия торган форсатны «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды оештырды. 

Бу хәйрия фонды 2009 елда волонтерлар төркеме булып оешкан, ә 2012 елда фонд буларак теркәлгән. Аның игелекле эшләре шактый. Монысы да һөнәр белән таныштыру проекты кысаларында узды. Әлеге проектның максаты – балаларга кайбер һөнәрләрне якыннан, серләрен ачып күрсәтү һәм аларны булачак һөнәрләрен сайларга әзерләү.

Әнә шундый максат белән халык вәкилләре – депутатлык хакында да ныграк таныштырырга теләп, 11 июнь көнне Дәүләт Советы бинасы ишекләрен киң ачты. Әле күптән түгел генә Мәскәү Кремлен балалар «алганын», коляскалар парадын көлеп-елмаеп караган идек. Ә бу көнне үзебезнең Татарстаныбызның Дәүләт Советы бинасы балалар авазына күмелде. Сәяхәт матбугат конференцияләре уза торган залда Дәүләт Советы тарихы турында фильм карау белән башланып китте. Республикабызның барлык законнары кабул ителә торган утырышлар залындагы урындыкларга утыргач, балаларның кечкенәләре дә җитдиләнеп киттеләр. Өстәл өстендәге өч төймәнең кайсысын басудан ил халкының язмышы хәл ителүен аңладылар, күрәсең. Бер малай «ОГЭ белән ЕГЭларны да шунда хәл иткәннәрме?» – дип сорап куйды. «Юк, анысы Мәскәүдә», – диде экскурсияне алып баручы.

Парламент мөнбәрендә фотога төшкәннән соң, балаларны Дәүләт Советы музеена чакырдылар. Андагы экспонатлардан күзләр кызарлык иде. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев уйнаган шахмат, Татарстан бәйсезлеге турындагы документка кул куйган каләм берәүне дә битараф калдырмагандыр. Диварда элеккеге бинадан калган сәгать, ул сессия утырышлары башланган вакытны төгәл унны күрсәтә. Президент кулына тотып ант итә торган Татарстан Конституциясе китабын күрү дә балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә бик тәэсирле булды. Ә китапханәдә депутатлар укый торган китаплар белән таныштылар. Киштәләрдә иң өстә – Владимир Ленин томнары. «Бу – безнең тарих. Тарихны ташларга ярамый. Аның урыны – түрдә», – дип аңлаттылар.

Реклама

Сәяхәттән соң балаларны Татарстан Дәүләт Советының хуҗабикәсе Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән чәй өстәле артында җанлы әңгәмә көтте. Балалар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алдылар. Римма Атлас кызына да кунакка килгән малай-кызларның күп белергә теләүләре ошады. «Мондый депутатлар булганда, республикабызның киләчәге өметле. Тизрәк үсегез», – диде ул, әниләрчә ихлас елмаеп. Очрашу билгесе итеп балаларга истәлекле бүләкләр дә бирделәр. Әнисе белән Кукмарадан килгән Ильвира Степанцева, алтынчы сыйныфта укыганда шул Дәүләт Советы дигән каләм белән язып, гел «биш»леләр генә алырга җыена. Башкаларның да исәп шулайрак.

Әлеге сәяхәтнең төп максаты һөнәр сайларга булышу иде. Кунакка килгән балалар депутат булып тумыйлар, аның өчен мәктәптә яхшы укырга, тырышып эшләргә, кеше хәленә керә белергә өйрәнергә кирәклеген төшенеп чыктылар бу бинадан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 17 июнь 2019 - 08:43
    Без имени
    Безнен гаилэне бер кая да чакырмадылар, куп балалы гаилэ булсак та.