Шәһри Казан

Депутатлардан бүләк – «Шәһри Казан» газетасы

Көн дә сине искә алып, рәхмәт әйтеп торсыннар дисәң, газетага подписка бүләк ит икән. Берничә ел рәттән Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары картлар һәм инвалидлар йортларына, балалар йортларына, аз керемле гаиләләргә газета-журналларга подписка бүләк итәләр. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оештырган “Подписка бүләк ит” акциясе Дәүләт Советында быел да узды.

 
Мондый бүләкнең бик тә кадерле икәнлеген үзебезгә килгән хатлардан беләбез. Күпме ихлас рәхмәт аларда! Әй, ул почта әрҗәсеннән газетаны өйгә алып керүләре, аның исе, битләрен ача башлауга шыгырдап синең белән “сөйләшә” башлавы... Күпме хатирәләрне яңарта бу хис, күпме яңалык алып килә газета үзе. Игътибарга тансыклаган, гомерләрен картлар йортларында үткәрергә мәҗбүр булган өлкәннәргә менә шулай итеп оешкан төстә бүләк ясауның матур традициягә әйләнеп китүе бик күркәм күренеш.

Реклама

Безнең редакциябезнең дә даими дуслары бар. Алар быел да гадәтләренә тугры калып “Шәһри Казан” карларт һәм инвалидлар йортлары, күп балалы гаиләләргә подписка рәсмиләштерделәр. Дәүләт Советы депутатлары: “Зүзәйнефть” оешмасы генераль директоры Шамил Яһудин, “Казан жир комбинаты” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин, “Татэнергосбыт” компаниясе генераль директоры Рифнур Сөләймәнов, Ирек Салиховның  “БлагоДарение” фонды һәрберсе дистәләрчә гаилә һәм социаль оешмаларны газетага яздырды. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Разия Садыйкова, Ирек Шәрипов, Илшат Ганиев, Мәгъзүм Сәләхов, Светлана Захаровалар яздырган бәхетле адресларга да ярты ел буе “Шәһри Казан” газетасы килеп торачак.
Республикабыз җитәкчеләре, депутатларыбыз үзләре дә газетабызны даими укып баралар, фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерәләр. Без аларга моның өчен дә зур рәхмәтле.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов “Подписка бүләк ит” акциясендә катнашып, 10 адреска “Шәһри Казан” газетасы бүләк итте. Аның исеменнән ярты ел буе газетабыз Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына һәм күп балалы гаиләләргә килеп торачак. Депутат әлеге акциядә өченче тапкыр катнаша инде.


   Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: