16+

Динә Латыйпова: «Elvin Grey Рафаэльдән «Гомерләр үтә»не сорап алган булса, аның күңеле булыр иде»

Elvin Greyның иҗатындагы юнәлешләрнең берсе - ул ретро җырларны яңача форматта тамашачыга җиткерү. Тәҗрибә күрсәткәнчә, моның нәтиҗәсе бик яхшы. "Уфтанма"ны гына алыйк, аның сүзләрен хәзер балалар да белә.

Быел Elvin Grey Рафаэль Латыйповның "Гомерләр үтә икән ул" җырын яздырды. Моның хакта Динә Латыйпова нинди фикердә икән?

- Сезнең иҗат юлыгызды уңыш китергән җыр дип, кайсысын саныйсыз? Яратып башкара торган җырларыгыз бармы?
- Әйе, җырлар яраткан һәм яратмаган була икән. Кайчагында менә ул җырны башкарасы килми, ә халык сорый. Һәм киресенчә: яратып башкарасың, ә ул халыкка ошамый.

“Баланың баласы”, “Сөюләрдән өстен ярату” – заманында популярлык алып килгән җырлар. Ә соңгылардан халык “Җаным”ны аеруча яратты.
Рафаэль ялгызы башкарган җырларга килгәндә, ул – “Ташлап китмә” һәм “Гомерләр үтә” җырлары.

- "Гомерләр үтә”не хәзер Elvin Grey җырлый. Моңа карашыгыз?
- Бик яхшы. Әлеге җыр популяр булганда Радик яшүсмер егет кенә булган. Аңа бу җыр ошаган икән, димәк бу яхшы дигән сүз. Кайтаваз – кирәк әйбер ул. Әмма Рафаэльнең бераз кәефе булмый да торды, чөнки аның янына килеп: “Абый, шул җырыңны җырлыйм әле”, - дип әйтүче булмады. Сораса, күңеле булыр иде.

Афәрин, җырласын. Яшьләргә бирерлек бик күп җырларыбыз бар әле. Аларның һәркайсында моң тупланган, аларның һәркайсын тамашачы яратып өлгергән.

Язмага реакция белдерегез

12

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading