16+

Дипломнар инфляциясе чоры

Күпләр өчен тагын бер дулкынландыргыч һәм мәшәкатьле чор – югары уку йортларына кабул итү тәмамланды.

Дипломнар инфляциясе чоры

Күпләр өчен тагын бер дулкынландыргыч һәм мәшәкатьле чор – югары уку йортларына кабул итү тәмамланды.

Алдан ук хәстәрен күргәннәр берничә атна элек үк боерык кәгазендә үз исемнәрен күреп шатланса (ниндидер оешма юлламасы белән максатчыл керүчеләр), икенчеләре, кичә-бүген керү баскычлары аша узып, студент булу бәхетенә иреште. Мәктәпне тәмамлап чыгучылар кими, ә югары уку йортларына керергә теләүчеләр арта бара.

Узган гасырда, әле без студент булырга өлгермәгән чакларда, диплом иясе йә яңа төзелешкә белгеч булып китә, йә мамык таулары өелгән җылы якларга юллама ала, йә үзе яшәгән җирлектә генә үз белгечлеге буенча хезмәт биографиясен башлый иде.

Бушлай фатир алганчы – малосемейкалы, аңарчы тулай тораклы да иткән диплом: кыскасы, оя корып яшәп китәрлек почмак та биргән, киләчәккә юл да ачкан. Ә бүген? Син дүрт ел буе бакалавриатта белем эстәп алган диплом хәзер бөтен кешедә диярлек бар, дипломсызларын барлап чыгу тизрәк булыр кебек. Ул бернинди көндәшлек тудырмый, хәзер диплом инфляциясе бара. «Югары белем – вакантлы эш урыны – тыныч гомер кичерү» формуласы бүген эшләми, аны сызып ташларга кирәк. Хәзер югары уку йортын тәмамлап каты тышлы кәгазь алу – текәлек билгесе түгел, ә бары тик аерым бер ритуалга әйләнә бара. Кайберәүләрнең ритуаллары сарык башын тотып сикерешеп учак янында үтә, икенчеләрнең дүрт ел буе бакалавриатта.

Бөтен кешене югары белемле итәсе килү теләген истә тотып, аны хәзер тизләттеләр – бер елга кыскарды. Бакалавриат та югары белем бирә бирүен, ләкин бик үк югары да түгел. Бу кыенрак сораулар биргән баланы җавапсыз калдырасы килмәгән ата-ананың: «Син зур инде, ләкин мондый сораулар бирергә бәләкәйрәк әле» дигәне кебегрәк. Тагын да «зуррак» буласы килүчеләр өчен магистратура бар – тагын ике ел белем эсти аласың. Әмма бу дипломны алуга ук үзенә чакырып торган эш бирүчеләр тезелешеп килеп басмый, аларга тәҗрибәле, эш рәтен белгәннәр кирәк. Ул тәҗрибәне кем бирә? Югары уку йортында андый нәрсә каралмаган, ул аның вазифасына керми. Аның төп бурычы – укырга өйрәтү. Моны аңлаганнар сессиядән сессиягә хәтле селкенешеп йөрми, дипломлы булуны ритуал итеп кенә карамаганнар үзлегеннән белем эсти, гыйлем туплый, иртәме-соңмы, барыбер күңеленә хуш килерлек эшен табачак «Хезмәт кенәгәсендә – бары бер генә язу!» дип горурлана торган заманда яшәмибез, бер урында тамыр җибәреп, дермантин тышлы кәнәфигә арт шәрифеңне ияләштерү горурланырга сәбәп түгел. Ә гомуми агым белән баручыларга нәрсә кала?

Диплом алып кайтып әти-әнисен шатландыру, «текәлек»не тагын да үстерү өчен курслар, тренинглар, аспирантура, кандидатлык бар – инфляцияне кемгә дә булса ныгытып торырга кирәк бит. Картаеп беткәнче укый аласың әле – пенсиягә тиз генә чыгасы юк барыбер, кая ашыгырга? Укый-укый ипотекаң гына сузыла төшә инде, пенсиягә чыкканчы түләп бетерәсе бар.

Кайберәүләр моны 90нчы елларда югары уку йортларының акча эшләргә алынуы һәм аларда үзләренә бөтенләй үк туры килеп бетмәгән яңа белгечлекләр ачылу белән бәйли. Быел бюджет өлешенә барлык абитуриентларның 57 проценты туры килә.

Икенчеләре шул ук чорда пәйда булган эшсезлекне хәл итүнең бер юлы дип атый. Әмма белгечлек язуы кулга керү генә бу проблеманы тулысынча хәл итми, шул ук вакытта икътисади хәлне дә яхшыртмый. Бер инфляциянең икенчесен җиңә алганы юк әле. Уку йортларының санын киметү турында да бармый сүз, аларның укыту дәрәҗәсен бәяләүне дә эш бирүчеләр бик белеп башкара. Теләге булган һәркем белемле булырга тиеш, әмма ул кәттәлек билгесенә әверелгәндә, алда телгә алынган каты тышлы кәгазь инфляциясен генә китереп чыгара. Тагын бер сәбәп – югары уку йотында белем алу күп очракта армия хезмәтеннән котылуның бер юлы булып тора. Дөньякүләм билгеле галимнәр армиядән качып диссертацияләр язуга хәтле үк ирешкән булса, бүген гади бер инженер сыйфатында хезмәт куеп, аларның без хәзер файдалана торган ачышларыннан берәү дә хәбәрдар булмас иде. Бер мәшәкать икенчесен тартып чыгара, кирәкле белгечлеккә ия булучылар санын арттыру өчен армия мәшәкатен дә хәл итәсе була икән әле. Укыту системасында көнбатыштан үрнәк алып, бакалавр белән магистрлар әзерләүгә алынганбыз икән, дипломнар инфляциясен киметүдә дә аларның тәҗрибәсен куллана башларгадыр, шәт.

Фото: proreklamu.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading