16+

Дөнья шәһәрләренең язмышын Казан хәл итә

Татарстан башкаласы бер заман дөньядагы шәһәрләрнең җитәкчесе булачак әле, дип әйткән кешегә 10-15 ел элек бик шикләнеп карар идек, мөгаен.

Татарстан башкаласы бер заман дөньядагы шәһәрләрнең җитәкчесе булачак әле, дип әйткән кешегә 10-15 ел элек бик шикләнеп карар идек, мөгаен.

Бүген бу - чынбарлык.
Берләшкән Милләтләр Оешмасында (БМО) шәһәр мэрларының бөтендөнья ассоциациясен беренче мәртәбә Россия җитәкли. Казан мэры Илсур Метшин БМО каршындагы Җирле хакимият органнары консультатив комитетының президенты итеп сайланды. Көньяк Африка Республикасының Дурбан шәһәрендә 11-15 ноябрьләрдә узган “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының VI нчы Конгрессында кабул ителгән әлеге карар.

- Бу вазифага ирешү - казанлыланың тырышлыгы нәтиҗәсе. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең һәм Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанны яратулары, Казанга булышлыклары нәтиҗәсе. Глобаль дөньяда, шәһәрләр җир шарының кайсы гына ноктасына урнашса да, алар алдына охшаш бурычлар килеп баса. Шәһәр халкының тормышын тагын да яхшырту һәм глобаль мәсьәләләрне чишү максатында, безгә муниципалитетлар арасында хезмәттәшлекне ныгытырга, муниципалитетларның ролен күтәрергә кирәк булачак, - диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

БМО каршындагы Консультатив комитет президенты постына Лиссабон мэры Фернандо Медина, Барселона мэры Ада Колау һәм Марокко Корольлеге мэрлары ассоциациясе президенты Мөхәммәд Будра тәкъдим ителгән. Казан мэры Илсур Метшин кандидатурасы иң күп тавыш җыйган. БМО каршындагы Җирле хакимият органнарының консультатив комитеты президенты 3 ел срокка сайлана. БМОда үткән елларда җирле хакимиятләр мәнфәгатьләрен Йоханненсбург мэры Мфо Франклин Паркас Тау, Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш һәм Париж мэры Бертран Деланоэ яклаган.

Мэр Илсур Метшин таныштырганча, БМОның Консультатив комитеты дөньядагы 323 мең муниципаль берәмлек, мегаполис һәм төбәк мәнфәгатен кайгырта.

Дурбан шәһәрендә узган Конгресста дөньяның кече һәм эре шәһәрләреннән 3 мең вәкил катнашкан. Казан мэры Илсур Метшин 2006 елдан башлап җитәкләгән Евразия бүлегеннән: Россиянең 39 шәһәреннән һәм Кыргыз, Монголия, Молдавия, Абхазия һәм Казахстаннан 70 делегат килгән. Евразия бүлеге 850 шәһәрне һәм 12 илне берләштерә. “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият “ Бөтендөнья оешмасына 140 илдәге 240 мең шәһәр керә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading