«Дөньяда җәннәт булса, ул – Җәлилдә», – дигән иде берәү. Чынлап та, Сарман районы Җәлил бистәсе – гаҗәеп як. Табигате искиткеч. Ниндидер бер сихри моңга уралган. Урманнары шаулап үсә. Чишмәләре челтерәп ага. Хәтта җир астыннан ургылган кара алтын – нефте дә җырлап чыгадыр төсле Җәлилнең.
Бар дөньяга билгеле бөек шагыйрь исеме белән аталган бистәдә башкача була да алмыйдыр инде ул. Шушы матурлыкны күреп, моңны тоеп үскән-яшәгән кешеләрнең каләмгә тотынуы, иҗатка тартылуы бер дә гаҗәп түгел. «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсенә йөрүчеләрнең иҗат җимешләреннән тупланган китапны кулыма алып укып чыккач, әлеге төбәкне кабат яратып, аның кешеләренә хөрмәтем тагын да артты. Берсеннән-берсе тәэсирле, матур юллар тудырганнар шагыйрь булырга дәгъва кылмыйлар. Аларның һәрберсенең үз һөнәре, тормышта үз урыны. Алар арасында нефтьчеләрдән башлап балалар бакчалары тәрбиячеләренә, хәтта мәктәп укучыларына кадәр бар.
Яшьләре дә төрле, белемнәре дә. Ләкин аларның барысын да бер хис берләштерә – матурлыкны күреп, аны башкаларга да җиткерергә теләү. Менә шуның өчен кулларына каләм алганнар да инде алар. Берсен дә аерып аласым килми. Барысының да тырышлыгы, таланты алдында баш иям. Туган телебезгә шундый мөнәсәбәт барганда Җәлил шагыйрьләре үз иҗатлары белән милләтебез, телебез сагына басканнар икән, моңа афәрин дияргә генә кирәк.
«Каләм тоткан – хур булмас» дигән безнең акыллы халык. Шуңа күрә бүген дә кулларына каләм кысып, төн йокыларын калдырып, әйтер сүзләрен ак кәгазь битенә тезеп утыручыларга хөрмәтем зур. Битараф күңелдә шигырь тумый. Иҗат яралмый.
Август аенда «Җәлилнефть» идарәсенә – 60, Җәлил бистәсенә 55 ел тула. Бу зур датага, нефтьчеләр белән бергә, кулларына каләм тоткан илһамлы җаннар да әзерләнә. Олуг бәйрәмне алар башлап җибәрде дисәк тә дөрес булыр. Күптән түгел генә дөнья күргән «Күңел чаткыларын – халыкка» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе чын-чынлап әдәбият-сәнгать, иҗат бәйрәменә әйләнде. Аны Җәлил бистәсендәге музейның алыштыргысыз директоры Альмира ханым Галиәхмәтова оештырган һәм алып та барды. Китап чыгу – һәр автор өчен иң сөенечле вакыйга. Әлеге китапта авторлар өч дистәгә якын. Шатлыклар да шуның кадәр, димәк.
Бәйрәмне карарга кырык эшен кырык якка куеп, «Җәлилнефть» идарәсе җитәкчесе Малик Шәфик улы Каюмов үзенең урынбасарлары белән бергә килгән иде. Чордаш-замандаш якташларының «күкрәгендә шигырь уты саумы» икәнне, «дары мичкәсендә күпме дары» булуын белеп тору бик кирәк җитәкче кешегә. Җәлилдә шигырь уты сүнәргә җыенмый да, аны Разил Вәлиев, Резедә Әлмиева, Илгиз Шәйхетдинов, Фирүзә Әхмәтсафина шикелле балалар дөрләтеп тора. Алар тәҗрибәле остазлары: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәйхи Маннур премиясе лауреаты Рухия Ахунҗанова һәм Булат Әюпов, Әнисә Кәлимуллина, Расыйха Гыйлфановалардан үрнәк алып иҗат итәләр. Барысы да нәкъ менә шагыйрь исемендәге бистәдә яшәүләре белән горурланалар. Шуны шигырь юлларына да салалар. «Җәлилнефть» идарәсе җитәкчесенең үз кулыннан алган грамоталар аларны тагын да ныграк илһамландырыр. Авторларга үз чиратларында җитәкчегә рәхмәт сүзләрен җиткерергә җай чыкты. Рәхмәт әйтми дә булмый, китап «Җәлилнефть» идарәсенең матди ярдәме белән, юбилей уңаеннан дөнья күргән.
Ә менә үзе җырчы, үзе шагыйрә Альбина Ишмурзина бу бәйрәмгә дип Санкт-Петербургтан кайткан. Альбина Әлмәттә туып-үскәнгә, татар гимназиясендә укыгангадыр инде, татар рухын җанында саклап кына калмаган, аны башкаларга да өләшә. Санкт-Петербургта 2004 елдан бирле яшьләргә татар теле укыта. Бәйрәмдә ул үз сүзләренә язылган җырларны башкарды. Китапка шигырьләре кергән Раил Арсланов бәйрәмдә була алмады. Ул быел армиядә хезмәт иткән. Ә кайткан төшенә нинди шәп бүләк көтеп тора егетне. Аның турында мактау сүзләрен укытучысы Ландыш ханым Шәйдуллина (ул да китапка кергән автор) горурланып сөйләде. Җәлилнең «Чаткылар» берләшмәсен озак еллар җитәкләгән Рәис Кәлимуллинның да каләме күзгә күренеп остарды. Ул инде хәзер лирик кына түгел, ә күп кенә сатирик шигырьләр авторы да. Юмор да аңа ят түгел. Көчле рухлы Әнвәр Төхфәтуллинның да шигырьләре сокландырды. Ул әле үзенең тәрҗемәгә осталыгын да күрсәтте.
Кеше китә – җыры кала, диләр. Кызганыч, әлеге бәйрәмдә бу гыйбарәне дә искә алырга туры килде. Китап дөнья күргән арада ике автор: Булат ага Әюпов белән Фәнүзә ханым Соловьева бакыйлыкка күчкән.
Яңа китап – «Җәлил чаткылары» берләшмәсе иҗатын бергә туплаган кирпеч калынлык саллы басма. Аны дөньяга чыгаруда бик күп кеше хезмәт куйган. Бигрәк тә иҗат берләшмәсенең бүгенге җитәкчесе Эльвира Ихсанованың күзенә йокы кермәгән ул арада. Менә өч дистә ел инде (аның беренче җитәкчесе Индус ага Мәрдәншин) Җәлил бистәсенең бу иҗат берләшмәсе күңелендә шигырь уты кабызырга теләүчеләргә чаткылар өләшә. Исеме дә бик матур, җисеменә тәңгәл килеп тора. Ул чаткылардан еракларга күренер учаклар кабынасына, алар үз янына җылынырга укучыларны күпләп җыясына ышаныч белән кайттым мин Җәлилдән.
«Кара алтын»нан туган ак кала
Җаны калды Алман җирендә,
Исеме – герой, туган илендә.
Милләт өчен сүнмәс горурлык,
Җәлил исеме мәңге күңелдә.
Торган җирем – Җәлил бистәсе.
Нефтьчеләр аны үстерә,
Дан һәм шөһрәт ява аларга,
Җәлил рухы гүя көч бирә.
55 яшь нигез ташына,
Чәчәк ата Җәлил бистәсе.
Эз суынмый һәйкәл каршына:
Герой-шагыйрь, мәңге истә син.
Альбина Арсланова.
Яралы урман
Адым саен ауган каен,
Афәт җиле исеп узганмы,
Коры еллар, кара ялгышлыклар
Тамырларын кисте урманның.
Тузы тузган, очы сынган,
Яшелләнерме ул бер көнне.
Сыкрый урман, җаны әрнеп,
Яраланган җанвар шикелле.
Саклап калып булырмы соң,
Табигатьне килер буынга.
Түзә урман.
Аяклары булса,
Китәр иде бездән
Кеше яшәмәгән урынга...
Әнәс Ибәтуллин.
Кайсыгызга сер сыя?
Кайсыгызга серем сөйлим,
Сер сыяр соң кемнәргә?
Ә бер көнне давыл чыкса,
Чәчелмәсме җилләргә?
Кайсыгызга серем сөйлим,
Кайсыгыз булыр бөркет?
Упкын кырында калганда,
Кемнәр төшермәс төртеп?
Кайсыгызга серем сөйлим,
Кайсыгызга сер сыяр?
Иңнәрем сыгылган чакта,
Кайсыгыз иңен куяр?
Кайсыгызга серем сөйлим,
Кайсыгыз калкан икән?
Кайгым-шатлыгым бүлердәй
Дусларым калган микән?
Кайсыгызга серем сөйлим,
Кемгә сыяр сер? – димен.
Йөрәккә сукмак таба алсаң,
Әйдә, атлап кер, димен.
Гафифә Гаффарова.
Тулпар атым
Яшьлегемнең тулпар аты
Кабат яшьлеккә әйди.
Онытылмас атым белән
Хәтер җепләрем бәйли.
Томырылып, алга чапты
Минем акбүз атым да.
Атым белән янәшәдә
Очты сөю хатым да.
Мәхәббәтнең уемнары
Сыгылмалы, бормалы.
Сикәлтәле сөю юлы,
Атым кире бормады.
Тулпар атым минем белән,
Ул әле дә янәшә.
Тояк тавышлары мине
Янә яшьлеккә дәшә...
Рухия Ахунҗанова.
Сарман районы
Комментарийлар