16+

Дөньяның иң чибәр һәм иң яшь әбисе Илия Гарипова: «Башкалар өчен үрнәк буласым килә»

Дөньяның иң чибәр һәм иң яшь әбисе Казанда яши. Вознесение бистәсендә яшәүче 45 яшьлек Илия Гарипова шушы көннәрдә Болгариянең София шәһәрендә узган “Бөтен җиһан дәү әнисе” конкурсында җиңү яулап кайтты. Илия ханымны әлеге җиңүе белән котлар һәм аның белән якыннан танышыр өчен үзен күреп сөйләштек.

Дөньяның иң чибәр һәм иң яшь әбисе Илия Гарипова: «Башкалар өчен үрнәк буласым килә»

Дөньяның иң чибәр һәм иң яшь әбисе Казанда яши. Вознесение бистәсендә яшәүче 45 яшьлек Илия Гарипова шушы көннәрдә Болгариянең София шәһәрендә узган “Бөтен җиһан дәү әнисе” конкурсында җиңү яулап кайтты. Илия ханымны әлеге җиңүе белән котлар һәм аның белән якыннан танышыр өчен үзен күреп сөйләштек.

Гаилә

Илия Гарипова Казанда туып-үскән. Өч бала әнисе. Өлкән уллары Камилгә – 23, уртанчы кызлары Заремага – 16, төпчекләре Эмильгә 4 яшь. Ә дәү әни статусын аңа узган ел оныкчыгы Айлин бүләк иткән.   
   
– Иртә гаилә кору нәселдән килә безнең, – дип елмая ул. – Үзебез дә 20 яшьтә өйләнешкән идек. Ирем белән бер мәктәптә укыдык. Улыбыз белән киленебез Гөлназ да бергә укып, шул ук яшьтә гаилә кордылар.
Моңа кадәр Илия ханым икътисадчы булып эшләгән. Икенче югары белеме – педагогика. Әлеге вакытта ул Вознесение бистәсендәге мәдәният йортында “Әкият терапия” түгәрәген алып бара. Илия ханымның ире дә киң җәмәгатьчелек өчен таныш кеше. Айрат Гарипов – Казан шәһәре депутаты, “Рубин” футбол клубының генераль директор урынбасары.   

– Эшләгән урыным – акча эшләү чарасы түгел, ә күңел кушуы. Минем фикеремчә, һәр кеше җәмгыятькә ниндидер файда китерергә тиеш. Хатын-кыз гаиләдәге тәртип өчен җавап бирсә, ир-ат акча эшләргә һәм җәмгыятькә акылы белән файда китерергә тиеш, – ди ул үзләренең гаилә моделе турында сөйләгәндә.
Гариповлар гаиләсе актив рәвештә хәйриячелек белән дә шөгыльләнә.

– 2006 елда “Нечкәбил” конкурсында катнашып, җиңеп чыккан идем. Шул вакытта без ирем белән бергә хәйриячелек белән шөгыльләнә башладык. Балалар һәм картлар йортларында яшәүчеләргә ярдәм итәбез. Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче дүрт бала җәй көне үзебездә дә кунак булып китте.  Мин тормыштан уңганмын икән, димәк, башкаларга да булышырга тиешмен, дип яшим. Аннан соң ирем “Русфонд” хәйрия фонды белән элемтәдә тора. Әледән-әле авыру балаларга ярдәм итеп килә. Кыскасы, тора-бара хәйриячелек безнең яшәү рәвешенә әйләнде. Без бит инде үзебезне матур булып көзгедән генә карап торырга тиеш түгелбез. Чибәрлегебезнең файдасы да тияргә тиеш. Матурлык дөньяны коткарыр диләр. Бу чыннан да шулай, – ди Илия Гарипова.

Дөрестән дә, “дөньяның иң чибәр дәү әнисе” статусын алып кайтса да, Илия ханымны без күреп ияләшкән әбиләр белән чагыштыра тора торган түгел. Яшь, чибәр, актив ханымның йөзеннән елмаю китми, күзләреннән очкын чәчелә.    
– Матурлыкны Аллаһы Тәгалә бирә, ләкин аны саклар өчен без үз өстебездә эшләргә тиеш, – дип җаваплый ул чибәр булып калу серләрен сорагач. – Бу, әлбәттә, фитнес та, спорт белән шөгыльләнү дә, сәламәт яшәү рәвеше дә, бәхетле, тулы гаилә дә. Кышын без чаңгыда шуабыз, җәен велосипедка утырабыз. 20 ел элек йога белән шөгыльләнә башлаган идем. Шул вакыттан бирле ит ашамыйм. Барыбыз да күркә ите һәм балык белән генә тукланабыз. Шулай ук баллы ризыклар да ашамыйбыз. Һәм чибәр булу өчен, әлбәттә, позитив фикерләү. Урамда коеп яуган яңгырны күзәтеп тә күңеленә рәхәтлек аласың икән, елмаясың, көләсең икән, һәрвакыт яшь булып каласың. Аннан соң тагын бер мөһим нәрсә: гаиләдә барысы да яхшы булса, җәмәгать эшләрендә дә катнашасы, кемгәдер ярдәм дә итәсе килә. Ә инде ниндидер “китеклек” булса, берни дә эшлисе килми. Шуңа күрә бәхет минем өчен тулы гаилә, барыбызның да эшләгән эшләреннән канәгать булуы.  

Конкурс

“Нечкәбил” конкурсында җиңеп чыккан соң, әлеге чибәр һәм актив ханымның тагын бер максаты барлыкка килә: ул “Бөтен җиһан дәү әнисе” конкурсында катнашу теләге белән яна башлый.
– Оныгым тугач, бөтен җиһанга Татарстанда нинди матур, уңышлы һәм энергиясе ташып торган хатын-кызлар яшәвен күрсәтәсем килде, – ди ул.

Әлеге бәйге сигез ел элек уздырыла башлаган. “Бөтен җиһан дәү әнисе” конкурсында катнашыр өчен Илия ханымга иң элек “Миссис Россия” бәйгесен узарга кирәк була. Шуңа күрә июньдә ул Мәскәүдә узган әлеге конкурста катнаша. Шуннан соң аны София шәһәрендә узачак “Бөтен җиһан дәү әнисе” бәйгесенә Татарстан данын якларга җибәрәләр.

– Россия данын башка хатын-кыз, ә мин Татарстанныкын якларга тиеш идем, тик ул анда барудан баш тарту сәбәпле, миңа Россияне дә, Татарстанны да тәкъдим итәргә туры килде. Үземнең презентациям вакытында “Өч кыз” әкиятен сөйләдем. Аны дәвам итеп, әнинең җиде ел элек инсульт кичерүен әйттем. Аның гомерен саклап калган төбәкара клиник-диагностика үзәге табиблары белән бергә без “Инсультсыз тормыш” дигән проект башлап җибәрдек тә, аны “Зәңгәр тасма” дип атадык. Аның кысаларында табиблар инсульт булдырмый калу юллары турында бушлай лекцияләр алып бара. Презентация вакытында моны сөйләвемнең максаты – башка илләрдә яшәүчеләр дә безнең үрнәкне алсыннар, дигән теләктән иде, – ди ул.

атурлык конкурсында 25 кеше катнашкан. Иң яше Илия ханым булса, иң өлкән дәү әнигә 72 яшь булган.

– “Миссис Россия” бәйгесендәге мохитны ошатмыйча кайткан идем, – ди Илия Гарипова. – Анда катнашучы хатын-кызлар бик көнчел, тәкәббер булды. Ә Болгариядә бөтенләй башка атмосфера хөкем сөрде. Барысы да чын күңелдән сөенә, кочаклаша, ярдәмләшә. Анда чыннан да бәйрәмчә халәт иде. Тел белмәсәк тә, бер-беребезне аңлаша алдык. Миңа калса, чит илдә мондый бәйгеләргә башка төрле караш. Анда хәтта кемнең җиңүе, җиңелүе дә мөһим түгел. Нәтиҗәләрне игълан иткәч тә, катнашучылар арасында шундый ук мөнәсәбәт калды. Аерылышканда елашып таралыштык, хәтта. Бу бит күп нәрсә турында сөйли.

Үземдә исә әлеге бәйгедә катнашу, беренче чиратта, канәгатьлек хисе уятты. Һәм, икенчедән, киләчәктә Татарстанга файдам да тияр дип өметләнәм. Мин чит илгә барып, татар халкының мәдәниятен, биюләрен, җырларын күрсәтүем белән горурланып һәм канатланып кайттым. Киләчәктә хәйриячелек белән тагын да күбрәк шөгыльләнергә, “Әкият терапиясе”н хастаханәләрдә күрсәтергә телим.

Шунысы игътибарга лаеклы: катнашучыларның нибары дүртесе генә ирләре белән килгән. Ә гаиләләре белән килүчеләр, гомумән, Гариповлар гына булган. Шуңа күрә мин Илия ханымнан иренең әлеге бәйгеләргә карата карашын да сорарга булдым.

– Төрле чаклары була инде, – дип көлә яңа танышым. – Кайвакыт арып та китә. Ләкин мин аннан башка җиңә алыр идемме икән? Белмим. Мине җиңүче итеп игълан иткәч тә ул: “Мин синең җиңәсеңә ышандым”, – диде. Минем башкалар өчен үрнәк буласым килә. Шулай да тормышымның төп уңышы – ул, әлбәттә, ирем. Ул булмаса, мин бу баскычларны узып чыга алмас идем...

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эфарин!!!!

    Мөһим

    loading