16+

Дога кылуның фазыйләте

Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер юлы дога кылу белән бәйле. Мөхәммәд (с.г.с): «Дога ул – гыйбадәт», – ди (Тирмизи). Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә һәрвакытта да Үзенә дога кылырга куша.

Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер юлы дога кылу белән бәйле. Мөхәммәд (с.г.с): «Дога ул – гыйбадәт», – ди (Тирмизи). Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә һәрвакытта да Үзенә дога кылырга куша.

Бу хакта Коръәндә дә әйтелә: «Әгәр дә синнән колларым Минем турында сораса, дөреслектә, Мин якын. Әгәр дә ул Миңа дога кылса, Мин дога кылучының догасына җавап бирәм. Миңа җавап бирсеннәр (миңа буйсынсыннар) һәм Миңа ышансыннар. Бәлки алар туры юлдан барырлар» (Бәкара – 186).

Дога кылу аркылы хәерле нәтиҗәгә ирешү Аллаһы теләгенә бәйле. Әгәр дә кеше доганың кабул булу шартларын үтәсә, ул бернәрсә дә югалтмый, ә хәерле нәрсәгә ирешә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Әгәр дә бер кеше дога кылса һәм догасында гөнаһлы бер нәрсәне яки туганнар белән араны өзүне сорамаса, Аллаһы аңа яки сораган нәрсәсен бирә яки аны бер зарардан саклый» (Әхмәд).

Дога кылганда, без кулларны күккә күтәрәбез. Имам ән-Нәвави моның хикмәтен шулай аңлата: «Аллаһ – барлыкка китерүче, идарә итүче, Үзе теләгән нәрсәне эшләүче. Намаз укучы кыйблага юнәлгән кебек, дога кылучы да күккә юнәлә. Болай эшләү Аллаһ Тәгаләнең Кәгъбә ягында яки күк эчендә икәнлеген аңлатмый. Намаз укучыга Кәгъбә кыйбла булган кебек, дога кылучыга күк шулай ук кыйбла булып тора».

«Әл-Мәфәәтиих шәрхү Мишкәәтил-Мәсаабих» китабында: «Күк йөзе – доганың кыйбласы, ризыкның, вәхинең, рәхмәт-бәрәкәтнең иңү урыны», – диелә.
Аллаһы Тәгалә каршында күк хөрмәтле урын алып тора. Шуңа күрә дә Ул аның белән Коръәндә ант итте. Күктә фәрештәләр яши, Аллаһның рәхмәте, бәрәкәте күктән төшә.
Кайбер вакытта кеше бик күп дога кыла, ләкин Аллаһы Тәгалә кабул итми. Бу доганың кабул булуына комачаулаучы сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин. Ибнүл-Кайим әл-Җәүзия доганың кабул булуына комачаулаучы берничә сәбәпне атый:
гөнаһлар кылу;
Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылудан баш тарту;
хәрам ризык ашау.

Бервакытны Ибраһим ибн Әдһәм Бусра шәһәре базары буйлап бара иде. Шул вакытта аның янына кешеләр җыелдылар һәм: «Ни өчен безнең догаларыбыз кабул булмый?» – дип сорадылар. Ул шулай диде: «Чөнки сезнең йөрәкләрегез ун нәрсә аркасында үлгән». Алар: «Нәрсә соң ул ун нәрсә?» – дип сорады. Ул әйтте:

1. Сез Аллаһны таныдыгыз, ләкин Аның хакын үтәмәдегез.

2. Сез Аллаһның илчесе Мөхәммәдне яратабыз дип әйттегез, ләкин аның сөннәтен калдырдыгыз.

3. Коръәнне укыдыгыз, ләкин аның буенча гамәл кылмадыгыз.

4. Аллаһның нигъмәтләрен ашадыгыз, ләкин алар өчен шөкер итмәдегез.

5. Шайтан сезнең дошманыгыз дип әйттегез, ләкин аның белән дус булдыгыз.

6. Җәннәт хак дип әйттегез, ләкин аңа керү өчен тырышмадыгыз.

7. Җәһәннәм хак дип әйттегез, ләкин аннан качмадыгыз.

8. Үлем хак дип әйттегез, ләкин аңа әзерләнмәдегез.

9. Йокыдан уянгач, кешеләрнең кимчелекләрен тикшерү белән мавыктыгыз, ә үз кимчелекләрегезне калдырдыгыз.

10. Мәетләрегезне җирләдегез, ләкин алардан гыйбрәт алмадыгыз.

Алмаз хәзрәт Сафин, «Өметлеләр» мәчете имам хатибы

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading