16+

Догаларыбыз һәлак ителгән укучылар һәм укытучылар рухына барып ирешсен...

Бәйрәм иртәсендә “Казан нуры” мәчетендә Ураза гаетенә җыелган халык гыйбадәтханә эченә генә сыешмыйча, ишегалдын һәм тротуарларны да тутырган иде.

Казанда йөздән артык милләт вәкиле яшәвенә ачык дәлил биредә. Татарлардан тыш, үзбәкләр, төрекмәннәр, әзәрбайҗаннар, казахлар һәм, хәтта, ерак Африка студентлары да җыелган. Мәчет тирәсе төрле телләрдә сөйләшүләрдән, үзара тәбрикләшүләрдән гөрләп тора. 

Тигез сафларга тезелешеп гает намазы укылды. “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов: "Догаларыбыз Казанның 175нче гимназиясендә һәлак ителгән укучы балалар һәм укытучылар рухына да барып ирешсен”, - диде. Хәзрәтнең әлеге сүзләреннән соң, сафларга тезелешкән мөселманнар дога кылды. Мылтык белән мәктәпкә кереп, кешеләр гомерен өзгән әдәм актыгына карата нәфрәт иңрәү-көрсенү авазы булып ишетелеп куйды.

Полиция хезмәткәрләре “Казан нуры” мәчетендә узган Ураза гаетенә саклык чаралары күрде, намаз тынычлыкта-иминлектә башкарылды.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading