16+

Догалы юмарт табын

Июнь – бәйрәмнәргә иң бай айдыр, мөгаен. Быелгысы бигрәк тә, ураза гаете дә өстәлде. Аннары Сабан туйлары: башта авылларда, соңрак район үзәкләрендә һәм Казанда. Тик болардан тыш, һәр якның үзенә генә хас бәйрәм-йолалары да бар әле. Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында Чишмә ашы авылдашларны гына түгел, ераклардан туган якны сагынып кайткан кунакларны да бер табынга җыя.

Догалы юмарт табын

Июнь – бәйрәмнәргә иң бай айдыр, мөгаен. Быелгысы бигрәк тә, ураза гаете дә өстәлде. Аннары Сабан туйлары: башта авылларда, соңрак район үзәкләрендә һәм Казанда. Тик болардан тыш, һәр якның үзенә генә хас бәйрәм-йолалары да бар әле. Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында Чишмә ашы авылдашларны гына түгел, ераклардан туган якны сагынып кайткан кунакларны да бер табынга җыя.

«Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!» – ди безнең акыллы халык. Чишмә ашына чакырылгач, без әлеге мәкальне искә төшердек тә халкыбыз, булачак укучыларыбыз белән аралашу файдалы булыр дип, берничә хезмәттәшебез белән бергә юлга кузгалдык.

Без килгәндә, изге чишмә үзәнендәге чирәмлектә биш дәү казанда шулпа кайный иде инде. Кыйблага карап аккан чишмәләрне халыкта изге дип атау гадәте булганга, Урсай чишмәсенә дә шундый исем тагылган. Алъяпкычлар япкан уңган апа-әбиләр, халкыбызга хас булган кунакчыллык күрсәтеп, безне чәй табыны янына дәштеләр һәм әлеге бәйрәмнең тарихы белән дә таныштырдылар.

Элек мондый бәйрәм күрше авылларда узган, Олы Әшнәктә булмаган. Шул вакытта: «Нигә бездә юк? Әйдә без дә үткәрик!» – дип, идарәдә эшләүче хатын-кызлар колхоз рәисенә керәләр. Ул аларны хуплый. Һәм 1993 елдан бирле, менә егерме алтынчы ел инде, аны калдырмый үткәреп киләләр. Ул ел саен тәэсирлерәк була бара, диләр.

– Бу бәйрәм авылдашларның юмартлыгын да күрсәтә, – ди казан янында кайнашучы Гөлсем апа Сәлахова. – Үзебезнең авыл егете, хәзер районда яшәүче Илназ Гарифутдинов белән Балыклы Чүкәй авылында торучы, шулай ук үзебезнең авыл кызы Әлфинур Гыйләҗева ике сарык суеп китерделәр. Тавыклар да күп булды. Төрле иттән пешкән шулпа тәмле була бит ул.

Дәү казаннарны машина белән Заһир Сагутдинов, Фәрит Сафин, Азат Галиев, Мидхәт Хисамов иртүк төшереп, урнаштырып та куйганнар. Фәһимә Шиһапова, Миңнегөл Садретдинова төрле ярмаларны чишмә суында юып, шулпага салырга әзерләделәр. Күп төрле ярмалар салып пешерелгән мондый өйрәне халыкта дуслык ашы диләр. Ә бүген бу атама бигрәк тә туры килә. Һәркем хәл кадәренчә күчтәнәч, хәер китерә әлеге матур бәйрәм табынына.

Җомга көнне үтә ул. Шуңа догаларга бик бай була. Авыл мәчетенең мулласы Рөстәм хәзрәт Шиһапов, моңлы азанын яңгыратып, ир-атларны җомга намазына чакырды. Тигез сафларда балалар да, ак сакаллы бабайлар да бар иде. Шул бит инде ул буыннар бәйләнеше. Аннары бергәләп, өйлә намазын да укыдылар. Җыелган халык тарих дәресе дә алды. Аны да хәзрәт уздырды. «Бу якларга бабаларыбыз 1232 елларда Биләрдән күченеп килгән», – диде ул, авылның бик борынгы булуына ишарәләп. Ул тарих турында сөйләгәндә, Олы Әшнәкнең география укытучысы, хәзер лаеклы ялдагы Венера Гарипова «Минем укучым!» дип сөенеп утырды. Хәер, мондый шатлыкларны күпләр татыгандыр бу кояшлы көнне яшел чирәм өстендәге табын янында. Очрашу, күрешү, хәл белешү, бер-береңне якты йөз, тәмле сүз һәм мул ризыклар белән сыйлау өчен менә дигән мөмкинлек. Шуңа да инде, ерак дип тормаганнар, хәтта күрше авыллардан да, район үзәгеннән дә килгәннәр Чишмә ашына.

Зәйтүнә апа Гарипова – Олы Әшнәкнең иң олы кешесе, ак әбисе. Аңа инде тиздән, Алла боерса, 92 тула. Ләкин ул да Чишмә ашына килергә булган. Бик тере карчык, намазын да калдырмый, газета-журналларны да яратып укый икән. Бу хакта ишетү аеруча рәхәт булды.
Намазлар тәмам булып, ил-көнгә иминлек теләп догалар кылган төшкә авылның уңган кызы, элеккеге укытучы Ләйсән Садриева көянтә-чиләк белән тәмле ашны чишмә буеннан өскә алып та менде. Ләйсән минем олы улым Сәйдәшнең укытучысы. Ләкин әти-әнисе олы яшьтә булгач, аларны карарга дип, Казаннан туган авылына кайткан игелекле бала. Бүген ул – Олы Әшнәкнең җаны. Бер генә бәйрәм дә аннан башка узмый.

– Кайберәүләр бу Чишмә ашы бәйрәмнәрен бидгать гамәлгә саный, – дип борчылып сөйләде хәзрәт. Ләкин аның үз фикере: «Дога артык булмый ул!» Әйе, тарихы 800 еллап исәпләнә торган борынгы авылның болынында, изге чишмә буенда табигать кочагында яңгыраган азан тавышы, аһәңле дога күңелләрне сафландырып, чистартып-юып алгандай итте. Бердәмлек, юмартлык, дуслык (безнең заман өчен иң кирәкле сыйфатлар) үрнәге булган иманлы бәйрәмгә тел-теш тидерәсе килми. «Гаепләсәң, гает намазы да гаеп» дигән мәкаль дә бар бит. Без журналистларга да халык, булачак укучыларыбыз белән очрашырга да менә дигән форсат булды. Безнең «Шәһри Казан»нан икәнлекне белгәч, алар үзләре дуслык кулын суза башлады, җылы хатирәләре уянды. 
– Минем каенатам Рифкать Гарифуллин чыга башлаган көненнән бүгенгә кадәр ала сезнең газетаны. Бер елны да язылмый калганы юк. Инде хәзер күзләре дә начаррак күрә, шулай да быел да бүләк итеп яздырдым, – диде килене Миңзирә Гарифуллина.
– Без ул газетаны яратабыз, язылабыз! – диделәр ак яулыклы әбиләр. 

Безне бу бәйрәмгә чакырган Гөлсем апа да, аш пешерүче апаларны алдан язылырга өндәп, исемлек төзеп куйган, рәхмәт аңа. Шундый уңган-булган юмарт дусларыбыз булыр киләчәктә. Болай дип өметләнергә сәбәп тә бар. Чишмә ашына килгән һәркемнең, кайтканда, кулында килә алмый өйдә калганнарга күчтәнәч итеп алынган тәмле аш һәм «Шәһри Казан» газетасы иде.

Фәнис Мотыйгуллин фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алланың рәхмәте булсын үзегезгә, туган авылымда үткән изге бәйрәм турында язып чыккансыз

    Мөһим

    loading