16+

"Доктор, миңа ни булган? Үзегез белән күпме акчагыз бар соң?" (бер кочак мәзәк)

– Сәлам! Хәлләр ничек? – Яхшы. Отпускка җыенам! – Хатын беләнме, әллә ялгамы?

– Сәлам! Хәлләр ничек? – Яхшы. Отпускка җыенам! – Хатын беләнме, әллә ялгамы?

Ярый әле дистанцион укулар булды. Күпме студент укытучының исем-фамилиясен белде бит!
* * *
– Ничек сезгә яңа китап?
– Кешечә язылган да инде! 90%ы судан тора.
* * *
Әни кеше кызына әкият сөйли. Кызы:
– Әни, бөтен әкиятләр дә: “Борын-борын заманда...” – дип башланамы ул?
– Юк, кызым. Кайвакыт алар: “Кадерлем, төнгә кадәр эшләргә туры килде”, – дип башлана.
* * *
Аллаһы Тәгалә Америка халкына – гарасат, калган халыкларга америкалыларны җибәреп җәзалый.
* * *
– Алло, полиция! Коткарыгыз, мине талыйлар!
– Кузгалабыз. Сез кайда?
– Мин өйдә. Кварплатаның яңа квитанциясен өйрәнәм.
* * *
Юл бәясе кыйммәтләнде, бензин, азык-төлек, түләүләр дә... Ярый әле хезмәт хакын күтәрмиләр.
* * *
– Доктор, миңа ни булган?
– Үзегез белән күпме акчагыз бар соң?
* * *
Блондинка махсус тапшыруда ашарга пешерергә өйрәтә:
– Фрикаделькилы аш рецепты: иң беренче эш итеп пилмәннәрне камырыннан арындырабыз...
* * *
– Доктор, сез язган дару миңа булышты!
– Нәрсә әйтим. Төрле хәлләр була шул.
* * *
Матбугат та юридик яктан камилләшә бара. Элек: “Тикшерүчегә ришвәт биргән”, – дип язсалар, хәзер: “Тикшерүче белән килешү төзеде”, – дип сырлыйлар.
* * *
Киштә кадаклап кую өчен күрше ирен дә дәшергә була, ә кычкырырга сәбәп кирәк булганда үз иреңне эшкә җигүдән дә яхшысы юк.
* * *
– Сәлам! Хәлләр ничек?
– Яхшы. Отпускка җыенам!
– Хатын беләнме, әллә ялгамы?
* * *
Табиб авыруның анализлары белән таныша.
– Ничек минем хәлләр, доктор?
– Хм, кредит рәсмиләштерә аласыз.
– Алуын алырмын да, ничек түләрмен?
– Түләргә туры килмәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading