16+

Дөреслек өчен түләнми

Татарның сүгенү сүзләре юк – ул яктан мактана алмыйбыз. Иң дорфа дип саналган сүгенүе – шомартылып-үзгәртелеп, безнең телгә яраклаштырылган, сүгенү дип саналмаган «секс» сүзе. Аты-дене белән татар сугыштан соң сүгенә башлаган, русчалатып. Аның өчен гаепләргә кирәкми, немец үзәгенә үткән булгандыр.

Дөреслек өчен түләнми

Татарның сүгенү сүзләре юк – ул яктан мактана алмыйбыз. Иң дорфа дип саналган сүгенүе – шомартылып-үзгәртелеп, безнең телгә яраклаштырылган, сүгенү дип саналмаган «секс» сүзе. Аты-дене белән татар сугыштан соң сүгенә башлаган, русчалатып. Аның өчен гаепләргә кирәкми, немец үзәгенә үткән булгандыр.

Штыгыңны тотып якага-яка ябышканда сүгендертәдер ул, сугышта иң куркынычы да шул булган ди бит. Хәзер дә шулай сүгенә татар, чире киткән, гадәте калган. Үзеңчә генә рәхәтләнеп сүгенер идең, әлеге дә баягы «секс»ка гына кайтып кала, ул сүзне әйтүгә, кешенең авызы гына ерыла йә чырага ут үрләгән кебек, кинәт кенә баш миенең ләззәттән активлаша торган өлеше уянадыр. Ул өлеш секстан, наркотиктан, рок-н-роллдан һәм диннән активлаша ди. Галимнәр шулай сөйли, укыган кешеләр бит, алар беләдер инде. «Укыган кеше укыган кеше шул, ике литр сепарат сөтен эчте дә бетерде», – дигән бер әби шәһәрдән кайткан оныгы турында. 

Укыган кеше шундыйрак ул. Язучы, журналист, гомумән, каләм әһелләре шундый кавем инде, башкалар күрмәгәнне күрә, күп нәрсәне белә. Кайберсе беләм дип уйлый йә белгән кыяфәт ясый, тора-бара үзенең «даһи»лыгына үзе дә ышана, аннары башкаларны ышандырырга маташа. Галимнәр арасында да, Дарвин кебек, маймылдан кеше әтмәлләүчеләр булганны, каләм ияләре арасында булмыймы соң инде?! Үз укучыңны, исемеңне, стилеңне булдырасың килә икән, әнә шулай нәрсәдер әтмәллисе була инде. 

Телеңне шомартып бетер дә, белемеңне үстереп өлгер, шуны куллана да бел. Тегесе дә, бусы да юк икән, кәгазь бозып каләм чарлап тору кирәкмидер дә. Үз фикере булмаган журналист хәбәр ташучыдан гайре ерак китә алмыйдыр ул. Хәбәрләр, кыска мәкаләләргә омтылу безгә Көнбатыштан үтеп кергән. Аларның фикеренчә, укучыга мәгълүмат кына бирелергә тиеш. Шул Көнбатышта мәдәни-агарту, яңалык канализациясе тишелә дә, аның эчендә бөтен булганы безгә агыла, «Изге Валентин» белән «Хэллоуин» кебек. Мәгълүматны эзлисе юк, ул колак аша да, күз аша да керә. Әмма аның һәркайсын да аңлау, кабул итү кыенрак. Аның артында нәрсә яшеренгәнен халыкка җиткерү – журналистның бурычы. 

Дөньякүләм яки илдә булган вакыйгаларны, төрле өлкәләргә кагылышлы хәлләрне өйрәнеп, гади телгә күчереп, җәйге җылы яңгыр төсле җиргә сеңдереп бетереп, кабып кына йотарлык итеп чәйнәп бирүне әлеге дә баягы укыган кешеләр аналитика диләр. Әгәр без сәясәтчеләрнең гади халык кулланмый торган сүзләрен генә укысак, күп нәрсәне аңламас идек, берничә юллык хәбәрне укып яки ишетеп, рәсемен генә карасак, хайвани затка әйләнә башлар идек. Басма мәгълүмат чараларының өстенлеге шунда: алар вакыйгаларга аңлатма бирә, бөгәлҗән кадалган бозау кебек койрыгын күтәреп чапмый. 

Аналитика дигәч, шылдыр-шылдыр анализ банкалары күз алдына килә. Аналитик – шуның эчендәгесен пыялага сылап, микроскоп астында өйрәнүче лаборант, ул шуларны җентекләп карап, өйрәнеп, кәгазьгә нәтиҗәсен язып куя. Әмма лаборант үзенекен өсти алмый, аналитик исә үз фикерен, карашын белдерергә тиеш. Ул – теге яки бу вакыйганың әһәмиятен билгеләп, нигезләнгән, дәлилле бәя бирүче. 

Менә шулай микроскоп артында күзен чекерәйтеп, вакыйгаларны анализлап, мәгълүматларны ми күзәнәкләре аша үткәреп утырырга теләүчеләр күп дисезме? Бу очракта минең секс белән рок-н-ролл өчен җавап бирә торган өлеше эшкә җигелми, ләззәт дигәне әллә ни юк. Секс дигәннән, проституциянең бик борынгы профессия булганы мәгълүм. Аңардан тыш әле тагын сәясәт белән журналистика да борынгылар рәтендә икән. Журналистлар форумында берәү: «Массакүләм мәгълүмат чараларында сәяси проституция белән шөгыльләнәсегез килә икән, акчасызлыкка, амбразурага ташланырга, ызгыш-талаш, ишекне ябып чыгып китәргә әзер булсагыз – журналистикага барыгыз», дип язып куйган. Журналистның юнәлеш сайлау мөмкинлеге бар-барын. Аналитик булмыйсың икән, чит йозак тишегеннән күзәтеп, пычрак кием-салымда казынып, сенсация ясап, дан казану. Акчасы күп буладыр, әмма кешеләрнең ихтирамы – юк. Беренче чиратта, каләм иясе җәмгыять алдында җаваплы, ул – җәмәгатьчелекнең фикерен туплаучы. Чын журналист һәрчак дөресен сөйли, әмма бүген дөреслек өчен түләнми. Сүгенерсең дә шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading