16+

Дәвачы Гөлчәчәк Гайнетдинова: «Җан өлгерми китү – куркыныч»

Татар тотып карамый ышанмый, диләр бит. Заманасы шулдырмы: алдыйлар, алданабыз һәм аннары чын нәрсәгә дә бөтенләй ышанмас булабыз.

Дәвачы Гөлчәчәк Гайнетдинова: «Җан өлгерми китү – куркыныч»

Татар тотып карамый ышанмый, диләр бит. Заманасы шулдырмы: алдыйлар, алданабыз һәм аннары чын нәрсәгә дә бөтенләй ышанмас булабыз.

Матбугат чараларында бик күпертеп язылган, бик «шәп» дәвачылар турындагы язмалар әледән-әле чыгып тора. Әле моннан берничә ел элек бер танышым шулай матбугатта язма чыкканнан соң, бик авыр хәлдә калган вакыты булып, дәвачы янына барган иде. Аның шул вакытта: «Балаларым ризыгы өчен булган соңгы акчамны талап кайтарды», – дигәне истә калган. Моңа кадәр дә авыр хәлдә булган гаиләнең, соңгы тиеннәрне дә ул бәндәдә калдырып кайтканнан соң, хәле бөтенләй мөшкелләнгән иде.

Әлеге хәлнең шаһиты булганлыктан, интернетта тулган: «дәвалыйм», «җен чыгарам», «өшкерәм», «акча каналын ачам» дигән белдерүләргә аферистларның чираттагы кармагы дип кенә карый идем. Шулай да бер ел дәвамында хастаханә сукмакларын бик күп таптап та төгәл диагноз да, төгәл дәва да таба алмаган танышым соңгы чиктә бер дәвачы хатын-кыз янына баруы турында сөйләгәч, фикерем бераз үзгәрде. Аның хәле яхшырып киткәч, үзем дә «разведкага» барып кайтырга булдым.

Шактый өлкән яшьтәге бик җитди ханым каршы алыр дип бераз шомланып кына ишек кагам. Ә мине яшь, мөлаем, чибәр ханым каршы ала. Күңелдәге теге шик тагын да көчәя. Артык сораулар бирешми генә консультация, диагностика башлана. Сынавымны дәвам итәм. Ә ул ,әкрен генә тәнем өстеннән кулларын йөртеп, кан анализын, соңгы Узи нәтиҗәләрен «укый», сәламәтлек какшаган органнарны санап бирә, сәбәбен әйтә. Телсез калам: табиблар куйган диагнозлар белән туры килә! Диагноз куелды да эш бетте түгел. Ул, ике бит тутырып, рецепт сырлый. Дару, үләннәр эчәргә яратмый торган кеше буларак, эчәрмен дип әйтмим, шулай да аны сумка төбенә шудырам. Минем «сынауны» үткән дәвачы Гөлчәчәк Гайнетдинованы сорауларга күмәм. Узи, рентген, томограф биргән нәтиҗәләрне ничә минутта ничек шулай укып була соң?

«Балачак хыялым иде...»

Бүген парапсихолог, регрессолог, нумеролог, дәвачы, космоэнергетик буларак үзен тапкан Гөлчәчәк ханымның әлеге сәләте бер мизгел эчендә генә тумаган. Ләкин кечкенәдән аның дәвалау сәләте барлыгы беленгән. Балачак хыялы да кешеләр дәвалау булган.

Гөлчәчәкнең әнисе бик нык авырып киткәннән соң, ул бусагасын атламаган хастаханә калмый. Аңа диагноз куя алмыйлар – көчле даруларга «утырталар» да инвалидлык биреп, өенә кайтарып җибәрәләр. Ә авыруын дәвалап булмый, диләр. Кызының медик булу хыялын белеп, Гөлчәчәкне әнисе массаж ясау курс­ларына җибәрә. 15 яшьлек кыз, укып кайтып, әнисенә массаж ясый башлый. Тик ул шуңа игътибар итә: аның куллары үзләреннән-үзләре аның тәненнән аерылып, өскә күтәреләләр. Моны аңлый алмый интегә ул. Аннары куллары белән тән өстеннән йөртә һәм «сканер» ясаган төсле, авыруларын әйтә башлый. Моңа аптыраган әнисе: «Боларны каян беләсең?» – дип сорый. Кыз кулларының шулай «күрүен» әйтә. Кыскасы, кыз әнисен дәвалый башлый һәм бер елдан соң ВТЭКка баргач, әнисенең авыруы беткәнлеге турында әйтәләр. Инвалидлык бирелгән әнисенең алай тиз аякка басуына шаккаткан танышлары бу хакта ишетеп, Гөлчәчәккә дәваланырга килә башлый.

Джуна мәктәбе һәм башкалар

Дәвалау бер хәл, ә менә бозык ясалган кешеләр килгәннән соң аның хәле начараеп китә, чөнки ул бөтенесен үзенә җыя торган булган. Шуннан соң ул 17 яшендә Джуна Давиташвилида укып кайта. Анда укып, таныклык алып кайтканнан соң, психология һәм космоэнергетика белән кызыксына башлый. Тора-бара нумерология, астрология, хиромантия­не өйрәнә. Соңрак гипноз, регрессив дәвалау курслары үтеп, үзенә дә, ярдәм сорап килүчеләргә дә, яңа дөнья ача. Гөлчәчәк ханым куллары, биокыр ярдәмендә дәвалый. Бу – суфилар чорындагы дәвалау ысылы. Суфичылык Коръәннән чит әйбер түгел, Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (с.г.с.) килгән ысулларга таянып эш итә ул.

Гөлчәчәк ханымның ишек төбеннән халык өзелми. Казанга аны эзләп чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән дә килүчеләр бар. «Мин тылсымчы түгел», – ди ул, тыйнак кына. Әллә нинди азган авыруларны, яман шешнең соңгы стадия­ләрен, ДЦП, психик авыруларны дәвалый алам дип тә ышандырмый. Табиблар кушкан дәвалардан качарга, дигән күрсәтмә дә бирми. Башка кайбер «дәвачылар» төсле һәр кешегә «бозым» дигән диагноз куеп, акча суыру максаты да юк аның. Социаль челтәрләрдә дә постлар куеп, ялган вәгъдәләр биреп, кешене өметләндерми. Аны кирәк кеше үзе таба, «сарафан радиосы» ярдәмендә аның турында белүчеләр саны артып тора, әгәр сеансларына язылыйм, дисәң, ике ай алдан хәстәрен күрергә кирәк.

Җан хәтере хәтәрме?

Кешеләрне кул белән дәвалау нияте булган Гөлчәчәк Гайнетдинованың медицина белеме бар, тәҗрибәсе дә җитәрлек.  XI сыйныфтан соң ул медицина училищесында белем ала, 14 ел төрле профильле табиблар – невропатолог, ЛОР, окулист, операция бүлегендә,  терапевт һәм процедура кабинетларында шәфкать туташы булып эшләп, үзенә багаж туплый.

Ул белгәннәре белән генә чикләнми, һаман нидер өйрәнә, үзләштерә, чөнки ярдәм сорап килүчеләргә бирәсе файдасы турында шулай кайгырта. Бүген популярлашып килә торган регрессия дигән юнәлеш буенча белем алганнан соң, ул кешеләрнең буыннан килүче проблемаларын аңларга, авыруларын дәваларга өйрәнгән. Әлеге юнәлеш кешенең үзаңы һәм җан хәтере белән эшләүне күздә тота. Тормышта бер үк төрле гел кабатлана торган хәлләрдә калучылар, моңа җавап таба алмаучылар өчен бу зур мөмкинлек. Чөнки җан хәтерендә сакланган элеккеге информацияләр кешенең бүгенге тормышына тәэсир итәргә мөмкин икән.

Нигә дөньясы шундый?!

Дәвачы булудан тыш, Гөлчәчәк бик кызыклы әңгәмәдәш. Бүгенге ата-аналарның балаларына карата җәбер-золым куллануы артты. Сәбәп­ләре турында сорашам.
– Барысы да дәүләт программаларын начар нияттә кулланучылар аркасында. Дәүләт бала тапканга акча бирә, дип, кирәксез бала табу­чылар артты. Кирәксезлеген тоеп яшәгән сабыйны башта гаиләсендә изәләр, аннары үсеп җиткәч аның ниләр кылачагын күз алдына да китерү куркыныч, – ди дәвачы.

Суицид очракларының артуы хакында борчылуымны әйтәм.
– Кеше үзенә кул салганнан соң нәрсә көткәнен белсә, беркайчан да алай эшләмәс иде. Кеше үлгәндә аның җаны билгеле бер «грамм»­га җиткән, теге дөньяга китәргә әзерләнгән, җитлеккән була. Ә үзенә кул салучының җаны өлгермәгән була. Кешенең кырыгы узганнан соң, үз вакыты җитеп үлгәннәрнең җаны тиешле урынга урнаша. Ә кул салучының җаны урын таба алмый. Аларның җаннары, беләсезме, кемнәргә керә? Аборт ясатасы хатыннарның карыннарындагы яралгыларга! Җан өметләнеп, тагын керә генә, аның тагын гомерен өзәләр. Шулай итеп берничә тапкыр кабатланырга мөмкин. Җан мондый типкәләп йөртүләрдән нишләргә белми бәргәләнә. Кабат керә, туарга да мөмкин, тик сабый вакытта ук үлеп китә һәм кабат өлгерә алмый. Мондый хәл күп тапкырлар кабатланыр­га мөмкин. Соңрак ул җиргә туып, олы кеше булып өлгерә һәм тагын сынау... Ул тагын суицидка китереп җиткергән ситуация алдында калырга мөмкин. Монда җан үзенең киләчәген хәл итә дә инде.

Гафу итегез...

Һәрбер сеансын ул үпкәләрне онытып, хәтерне калдыручыларны гафу итүдән башларга куша. Шул очракта гына дәва тиешле нәтиҗә бирәчәк, ди ул. Күңелне чистартудан башланган дәва, әлбәттә, файдасыз була алмый. Төрле хроник һәм башка төр авыруларыннан котылган, бәби таба алмый йөреп, аннары бәби тапкан, мөнәсәбәтләре кискен булганнарның мөнәсәбәтләре яхшырып киткәнлеге, бозымнардан арынучыларның тынычлап яши башлавы турында китап язарлык. «Тик бу могҗиза түгел, күп нәрсә кешенең үзеннән тора», – дип аклана Гөлчәчәк ханым.

Язмага реакция белдерегез

51

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Телефон жибэрегез пожалуйста

    • аватар Без имени

      0

      1

      Адресы. Кирэк иде Голчэ,чэк Гайнетдинованын момкин булса .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Адресын бирэ алмассыз микан

        • аватар

          gulnara-79

          0

          0

          89173926882

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гулчэчэк ханымнын адресын или телефонын бирегезче, рэхмэт.

            Мөһим

            loading