16+

Җебек булма, егет бул!

Вакытның агуына түзәрлек түгел. Яңа ел чыршыларының утлары сүнәргә өлгермәде, бусагага февраль килеп басты.

Җебек булма, егет бул!

Вакытның агуына түзәрлек түгел. Яңа ел чыршыларының утлары сүнәргә өлгермәде, бусагага февраль килеп басты.

Батырлык ае. Тулыр-тулмас булса да, шулай атала ул. Моның сәбәп­ләре дә бар. 15 февраль – Совет гас­кәрләренең Әфганстаннан чыккан көне. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 19ы – Фатих Кәримнең батырларча һәлак булган көне.

Ә инде 23 февральне барыбыз да беләбез. Әтиләр, абыйлар, бабайлар һәм малайлар көне. Элек Совет Армиясе көне дип йөртелә иде. Хәзер – Ватанны саклаучылар көне. Хәстәрлерәк хатын-кыз заты үзенең кадерле ир-атларына оекбаш, кырыну күбеге, одеколон ише ир-ат әйберләрен алдан ук әзерләп куйды инде. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә әтиләр бәйрәменә багышлап күңелле чаралар узды. Нәниләр танк, самолет рәсеме ясаса, зурраклар «Катюша»­ны җырлады.

Элек-электән шулай килә. Гаи­ләдә кыз туса – матур, малай ­дөньяга килсә, батыр аваз салды, диләр. Әйе, ир-егетләргә борынгыдан шундый изге вазифа бирелгән. Алар Ватанны сакларга, аның өчен соңгы тамчы канын да кызганмаска тиешләр. Мондый батырлык үрнәгенең мисаллары да күп.

Ләкин соңгы елларда ир-ат бе­лән хатын-кыз арасындагы аермалыклар күзгә күренеп юыла бара. Озын чәчле, әтәч койрыклы җитмәсә, ул әле буялган да, чәчәкле-чук­лы күлмәкләр киеп йөри торган малайлар хәзер инде ят күренеш түгел. Ләкин ир-ат дигән сүзнең үзендә үк ниндидер нык­лык, катылык сизелеп тора иде бит. Аларга якларлар дип ышанырга була иде. Ә хәзер?..

Иртән тукталышта бер үсмерне күрдем. Колагында – колакчыннар, кулында – телефон. Хәер, моның ние гаҗәп?! Барысы да шулай бит. Ник дөньясы ишелми, керфеген дә селкетми. Мондыйлар белән разведкага барасы килми нигәдер. Дөрес, алар үзләре дә бик барабыз дип атлыгып тормый. Хәрби хезмәт компьютер уены түгел шул ул. Анда гына ул «үлгәч» тә әллә ничә тапкыр кабаттан «терелеп» була. Әллә шул уеннар безнең малайларга бөркет егет булып җитлегергә комачаулыймы? Кайда ялгыштык соң без? Элек хәрби хезмәткә бару зур дан, мәртәбә саналса, хәзер, киресенчә, бармый калу дәрәҗәлерәк тоела башлады бугай бит.

Бу атнаның якшәмбесендә ир-­атларны тагын зурлап котларга җые­набыз. Теге үсмерне дә котларлар. Ул да ир-ат затыннан бит. Теләкләр арасында: «Җебек булма, егет бул!» – дигәне дә булсын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    сабыйларга хэрби кием кигезу - сугышны бэйрэм итеп курсэту

    Мөһим

    loading