16+

Эчәк инфекциясе: сәбәбе, билгеләре, дәвалау

Яшелчә, җиләк-җимешләр күпләп өлгергән вакытта эчәк инфекцияләре белән авыручылар саны аеруча арта.

Яшелчә, җиләк-җимешләр күпләп өлгергән вакытта эчәк инфекцияләре белән авыручылар саны аеруча арта.

Бу уңайдан узган атнада Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы эчәк инфекциясе авыруларын кисәтү декадасын уздырды. Җәйге җылы көннәрдә инфекция тиз тарала, шуңа да саклану чараларына игътибар бирергә кирәк. Дизентерия, сальмонеллез, энтеровирус – барысы да эчәк инфекциясе авыруларына керә. 60-65 процент очракта инфекция балаларга йога. Гадәттә, җиде яшькә кадәр сабыйлар еш авырый. Авыру бер кешедән икенчесенә тиз күчә. Шуңа да гаиләләре белән эчләре авыртып, косып интегүчеләр дә очрый. Халык арасында бу авыруларны кизү, чират дип тә йөртәләр.

Сәбәпләре

Эчәк инфекциясе иярүнең төп сәбәбе – гигиена кагыйдәләрен үтәмәү: юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш ашау, сыйфатсыз су куллану. Авыруны чебеннәр, башка бөҗәкләр таратырга да мөмкин. Инфекция авыру кешедән дә йога.

Билгеләре

Эч, ашказаны турысы авырта, баш әйләнә, күңел болгана, костыра, эч китә, хәлсезлек, туңдыра, температура күтәрелергә мөмкин.

Дәвалану

Эчәк инфекцияләре вакытында организмда җитәрлек сыеклык булу шарт. Шуңа да күбрәк чиста су эчәргә тырышыгыз. Инфекциянең төренә карап дәвалану аерыла. Дарулар сатып алганчы, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Кисәтү

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләреннән биш киңәш
1. Урамнан кергәч, ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз.
2. Бары сыйфатлы су гына эчегез, шешәдәге яки кайнаган суларга өстенлек бирегез.
3. Чи ризыкны яхшылап пешерегез. Яшелчә, җиләк-җимешне кран астында яхшылап юыгыз.
4. Яңа пешкән ризыкны бүлмә температурасында ике сәгатьтән дә артык тотмаска тырышыгыз. Шул ук вакытта суыткычта да көннәр дәвамында сакламагыз. Куллану вакыты чыккан продуктларны ашамагыз.
5. Бары рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз. Сулыкларда, бассейннарда суны йотмаска тырышыгыз. Гигиена таләпләрен төгәл үтәгез.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading