16+

Полицейскийлар гаеплеме?

17 октябрьдә Казанның барлык социаль челтәрләрендә диярлек полиция хезмәткәрләре катнашындагы гаугалы хәл турында видео пәйда булды.

Полицейскийлар гаеплеме?

17 октябрьдә Казанның барлык социаль челтәрләрендә диярлек полиция хезмәткәрләре катнашындагы гаугалы хәл турында видео пәйда булды.

Кадрларда хокук сакчылары шактый кырыс рәвештә ир белән хатынны кулга алалар, алардан ерак түгел әлеге парның кечкенә баласын тоткан хатын да бар. Бу видео астында язылган күп санлы шәрехләрдә исә хокук сакчыларының законсыз гамәлләренә карата усал, хәтта сүгенү сүзләре дә бар иде. Янәсе, "Алар гел шулай, бер дә гөнаһсыз кешеләрне кулга алалар", "Үзләрен шулай кулга алсыннар иде, җирбит, җитмәсә, баланың күз алдында".

Әмма медальнең икенче ягы да бар, дигәндәй, бүген, якшәмбе көнне исә ТР Эчке эшләр министрлыгы әлеге хәлгә ачыклык кертте.  

Казанның Университетская урамы буйлап патрульлек иткән вакытта полиция хезмәткәрләре үзен шактый кызмача тоткан һәм тирә-юньдәгеләрне төрле әшәке сүзләр белән сүгеп баручы ир-атны күреп алалар. 

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ир-атка берничә тапкыр тынычланыгыз, дип мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин тегесе моңа игьтибар итмәгән. Шуннан соң полицейскийлар андый - мондый хәл була күрмәсен, дип, казанлыны тоткарларга һәм җирле бүлеккә алып барырга уйлыйлар. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләрен үтәмәсә, аңа физик көч кулланачакларын да кисәтәләр.

Ир-атны тоткарлау барышында, тегесе актив каршылык күрсәткән, төрле сүгенү сүзләре белән түбәнсеткән, формаларын ерткаларга тырышкан, хокук сакчыларының берсенә китереп суккан, аңа җәрәхәт ясаган. 

Шул хәлгә шаһит булган ирнең хатыны, аны тынычландыру урынына, киресенчә, икенче яртысының гамәлләрен хуплаган гына. Янәшәдә кечкенә балаларының булуы да хатын-кызны туктатмаган, ул шулай ук үзен агрессив тоткан һәм хәтта полицейскийлар белән сугышырга ябышкан.

Әлеге парны "Япеево" полиция бүлегенә китергәннәр, биредә аларга карата "Вак хулиганлык гамәлләре" маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр. Шуннан соң ир-атны административ тоткыннар камерасына урнаштырганнар, ә хатын-кызны өенә кайтарып җибәргәннәр.

- Гадәттә, хокук сакчылары белән бәйле гаугалы видеолар монтажланган, кыскартылган була. Биредә тавышның иң беренче чиратта нидән килеп чыкканлыгы күренми, - дип сөйли элекке полиция хезмәткәре, юрист Марат Гайнуллин, - Ә нәкь менә гауга куптарган ир һәм хатынның кулга алынуы гына бирелә. Мондый видеоларны урнаштырып хокук сакчыларының абруен төшергән гражданнарны бераз уйланырга чакырыр идем. Юкка гына кулга алмыйлар, чөнки урам буйлап теләсә кемгә бәйләнеп, сүгенеп йөрүче, агрессив гражданин ачыклана икән, хокук бозуларны кисәтү өчен полицейский аның белән әңгәмә үткәрергә тиеш. Күргәнегезчә, биредә гражданин киресенчә, аларны кыйный башлаган. Әйтик, хокук сакчысы бу күренешкә игьтибар итмичә, үтеп китсә, ә теге ир берәрсе белән бәйләнеп җәнҗал, сугыш куптарса, ахыры ни белән беткән булыр иде. Хокук сакчыларын сүккәнче, аек акыл белән эш итеп уйласак иде. Телефонны чыгарып видеога төшергәнче, ник соң шул ир-атны беркем дә тынычланырга чакырмаган?!

Эчке эшләр министрлыгы әлеге хәл буенча тикшерү уздыра, җыелган материалларны "Хакимият вәкиленә карата көч куллану" һәм "Хакимият вәкиленең абруен төшерү" маддәләре буенча җинаять эше кузгату өчен Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә тапшырылачак.

ЛИЛИЯ ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading