16+

Эчке компасың ни хәлдә?

Компас дип аталган акыллы прибор ярдәмендә адәм баласы кирәкле юнәлешне таба, таныш түгел җирлектә ориентлаша ала.

Компас дип аталган акыллы прибор ярдәмендә адәм баласы кирәкле юнәлешне таба, таныш түгел җирлектә ориентлаша ала.

Компасның кызыл угы гел бер якка – Җирнең Төньяк магнит полюсына юнәлгән, әмма аны магнитка якын китерүгә, ул бутала, юнәлешне дөрес күрсәтми башлый. Икенче төрле әйткәндә, ул тиешле максатыннан аерылып, ялганына борыла. Адәм баласы да үзе теләгән максатка ирешәм дип ашкына, кабалана, нәтиҗәдә, финиш сызыгында эчке компасы аны башка юнәлешкә борып куярга мөмкин.

Моны эш һәм акча мисалында карап була. Яшерен-батырын түгел, күбебез үзе теләгән, җанга якын булганы белән шөгыльләнмичә, күбрәк табыш китерә торганын эзлибез. Күбрәк алгач, файдасы да күбрәк булырга тиеш кебек. Әмма исәпләп карасаң, еллар буена финанс ягыннан күбрәк югалтабыз гына икән. Хикмәт комсызлыкта гына түгел. Кешене колеядан ипотека, машина, ремонт, балаларга белем бирү, күпсанлы башка түләүләр бәреп чыгара.

Болар бөтенесе дә кирәк бит, диярсез. Әмма кешенең кереме боларның бәясе хакында уйланмаска мөмкинлек бирми икән, бик кирәкле карарлар кабул иткәндә хаталану ихтималы зур һәм нәтиҗәдә ул үзе эшли алганга караганда азрак керем ала. Болар очраклы хәл түгел, тормышта гомумән очраклылык күп түгел. Мәсәлән, очраклы рәвештә генә уңышлы бизнес төзеп булмый. Төс-башыңны кара көйдереп, кешенекеннән көнләшеп, трамвайның арткы урындыгына утырып кайтканда, башта уңышлы бизнес-план тумаячак.

Уңыш өчен туендырып торучы мохит кирәк. Шагыйрьләрнең «Илһам килми әле» дигәннәре сүз матурлау өчен генә әйтелгәне кебек, яхшы идеяләр дә көтмәгәндә генә килеп тумый. Чынлыкта исә алар әллә кайда тирәндә яралып, вак детальләре берәмтекләп җыела һәм көннәрдән бер көнне могҗиза кебек чәчәк атарга мөмкин.

Карьера ясау да җиңел түгел. Эштә кешене нәрсә дә булса илһамландырырга тиеш. Белгечләр әйтүенчә, этәргеч булып акча эшләү генә тора икән, бу очракта карьера баскычы бик биек булмаска да мөмкин. Үзеңә чит, күңелеңә якын булмаган эш белән шөгыльләнеп тә акча эшләп була, әмма бу бик җиңел түгел.

Тешләреңне кысып, теләкләреңне бастырып, хыялларыңны тормышка ашырмыйча аерым бер өлкәдә уңышка ирешеп була, әмма кешенең хоббие аңа табыш та китерсә, ул бу очракта күбрәккә ирешәчәк. Чөнки кеше яраткан эшен яхшы башкара, аңардан ләззәт алу аны тагын да яхшырак эшләргә этәрә. Ә бүгенге тормыш исә бер уйламаган җирдә акча эшләү мөмкинлекләре бирә.  

Мәсәлән, 20 еллар элек үз-үзеңне фотога төшереп акча эшләп булачагын кем уйлап караган? Күбебез эшебезне чын, дөрес, тиешле дип уйлыйбыз, ә хобби – вакыт уздыру, аңа эштән бушаган арада шөгыль дип карыйбыз. Моны океан дулкыннары белән көрәшүче серфинг яки биек тау түбәләреннән шуып төшүче сноуборд белән чагыштырырга мөмкин – алар, үзләренең хыялларына хыянәт итеп, стабиль эшкә урнашкан һәм кер югыч кытыршы тактага әверелгән. Кер югыч тактага ышанып тау түбәсенә менеп тә, океан дулкыннары белән көрәшеп тә булмый, ә адәм баласы төзәлә ала һәм болай да бик кыска булган гомерне күңел ятмаган эшкә сарыф итү дөрес түгел.

Габриэль Гарсиа Маркес, журналист эшеннән китеп, үзенең беренче китабын язарга алынган. Тора-бара өйдә акча бетә, ничек булса да җан асрау өчен, аның хатыны өйдәге бөтен техниканы сатарга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә «Йөз ел ялгызлык» китабы туа һәм Маркеска Нобель премиясе бирелә. Даими хезмәт хакы дип эш урынында утырса, ул мондый дәрәҗәгә ирешә алыр идеме? Әлбәттә, юк.

Өйдәге бөтен әйберне сатып бетергәннән соң янәшәсендә аңлый белүче хатыны булуы да соңгы рольне уйнамагандыр, билгеле. Тормыш шундый кызык һәм аңлашылмый торган нәрсә инде ул –  йә аңлы хатын һәм Нобель премиясе, йә бөтен җирдә җитешлелек, әмма яратмаган эш һәм акылсыз хатын.

Ә күбебез нәрсә кирәген белмибез, нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен аңламыйбыз. Нәтиҗәдә, кер югыч кытыр­шы такта ролендә гомер кичерәбез. Хыялларга хыянәт ителгән, әмма даими эш, хезмәт хакы стабиль түләнә. Эчке компас угы төп максаттан читләшкән һәм ялган юнәлешкә борып керткән бер заманда гомер кичергән мәл.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading