16+

Эчәр сулар йомшара

Кеше, сәламәт булсын өчен, чиста су эчәргә, химикатларсыз ризык белән тукла­нырга һәм саф һава суларга тиеш.

Эчәр сулар йомшара

Кеше, сәламәт булсын өчен, чиста су эчәргә, химикатларсыз ризык белән тукла­нырга һәм саф һава суларга тиеш.

Аеруча суның организм өчен никадәрле мө­һим булуын ассызыклау кирәк тә түгелдер. Кеше көненә кимендә 2,5-3 литр су эчкәндә, аның тән тиресе дә картаймый, матдәләр алмашы да тиз була.

Эчү генә түгел, юыну өчен дә суның чиста булуы мөһим. Юкка гына шәһәр халкы авылга кайткач чишмә буена суга йөрмидер. Әле кайберәүләре, шешәләргә тутырып, шәһәргә дә алып китә. Чөнки кала безне андый тәмле су белән сыйламый шул.

Республикада 100 процент чиста су белән тәэмин ителмәгән авыллар, торак пунктлар хәзер дә бар. Дөрес, бу мәсьәлә буенча эш алып барыла. «Чиста су» федераль проекты – моңа ачык мисал. Эчә торган суның сыйфатын яхшыр­ту өчен, республикада бюджеттан 1019,313 млн сум акча бүлеп бирү планлаштырылган. Шуның 193 млн сумы республика казнасыннан бирелсә, калган чыгымнарны федераль бюджет каплый. Әлеге акча ун район халкын чис­та су белән тәэмин итәчәк. Димәк, тагын 120 мең кешенең краныннан чиста һәм сыйфатлы су киләчәк, дигән сүз.

Ә кайбер җирлекләрдә инде узган ел ук яңа су каланчалары куелган. Мисал өчен, Болгар халкы, яңа каланча кую бәрабәренә, хәзер суның катылыгыннан изаланмаячак. Әлки, Теләче, Актаныш, Кукмара, Лаеш районнары җирлекләрендә дә хәзер сулар Кытай ефәге төсле, йомшак дияргә була.

Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстанда сулар чиста, тормыш өчен куркыныч булган матдәләр, инфекцияләр юк, дип сөендерде. Дөрес, Питрәч, Биектау, Лаеш районының кайбер авылларында суның сыйфатын әле яхшыртырга кирәк.

Хәзерге вакытта республиканың 92,5 проценты диярлек үзәкләштерелгән система аша сыйфатлы, чиста су ала. Шәһәр җирлекләрендә бу күрсәткеч 95,8 процентка җиткән.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading