16+

“Эфирда ялгыш сүз әйтеп, эштән алдылармы әллә?”, яки “Татар радиосы”ның хәлләре ничек?

“Татар радиосы” ешлыгында тапшырулар һәм туры эфирлар булмауга колак күнекмәгән икән. Бу мәсьәлә күпләр өчен сәер тоелды. Билгеле, андый вакытта имеш-мимешләр таралуга җирлек туа.

“Эфирда ялгыш сүз әйтеп, эштән алдылармы әллә?”, яки “Татар радиосы”ның хәлләре ничек?

“Татар радиосы” ешлыгында тапшырулар һәм туры эфирлар булмауга колак күнекмәгән икән. Бу мәсьәлә күпләр өчен сәер тоелды. Билгеле, андый вакытта имеш-мимешләр таралуга җирлек туа.

Шулай ук кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматлар да радиотыңлаучыларны борчуга салды. “Шәһри Казан”, “Татар радиосы” җитәкчелеге белән хәбәргә чыгып, мәсьәләгә ачыклык кертергә булды.  Сорауларыбызга радионың баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуров һәм радионың юристы Гадел Әхмәтҗанов җавап бирде.


– Эфирда тапшырулар булмауның сәбәбе нәрсәдә?
– Әлегә радионың җиһазларын яңарту процессы бара. Хәзер барысы да IT-cистемаларга бәйле, элеккеге кебек, чыбыклар тоташтырып утырулар артта калды. Замана үзгәргәч, радио да заман белән бергә атларга тиеш. Хәзер компьютерларга яңа программалар урнаштыру, җиһазлар көйләү – финал стадиясендә. Петербургтан килгән компания хезмәткәрләре дә нәкъ шуның белән мәшгуль. Тиздән гадәти эш режимына кайтачакбыз. “Уян татар” агентлары да туры эфирга чыгып радиотыңлаучыларны: “Хәерле иртә”, – дип тизрәк сәламләргә тели. Бу атна эчендә эфирга чыгуны максат итеп куйдык. Барысы да безгә генә бәйле түгел шул, цифрлаштыру буенча эшләр тәмамланса, һичшиксез, эфирга чыгачакбыз. Студиядә ремонт эшләре әле дәвам итә. Россиянең алдынгы радиостанцияләреннән бер дә калышмый торган радио студиясе булдырырга тырышабыз, – диде Зөлфәт әфәнде. 

Башка матбугат чараларында, “Татар радиосы”ннан караңгы төндә каравылчыга да күренмичә, җиһазларны яңа бинага чыгарганнар, дигән сүзләргә тап булдык. Бу хәлгә Гадел Әхмәтҗанов ачыклык кертте:
– Без, чыннан да, яңа бинага күчендек. Төнлә дип, кич белән, хезмәткәрләрнең эш көне тәмамланганнан соң күчендек. Беренчедән, барлык ачык мәгълүмат чыганакларында күрсәтелгәнчә, радионың гамәлгә куючысы (ред. искәрмәсе: хәзер бу вазифада Марат Гәрәев) алышынды. Икенчедән, элеккеге студиябез заман таләпләренә туры килеп бетми иде.

– “Радио хезмәткәрләре җиһазларны тоташтыра алмаган, шуңа күрә Петербургтан белгечләр чакыртканнар”, – дигән фикер дә иреште. 
– Һәр кешенең үз эше. Безнең коллектив – алып баручылар, ди-джейлар иҗат белән шөгыльләнә, яхшы кәеф бүләк итә. Ә IT-системаларны көйләү өчен, әлбәттә, бу өлкәдә чын профессионал булган белгечләр кирәк. Бу бер кеше өчен дә яңалык түгелдер инде. Шуңа да IT-системаларны көйләүне белгечләр кулына тапшырдык, – диде Гадел Әхмәтҗанов. 

“Татар радиосы”н элеккеге коллективны таркатуда гаепләүчеләр дә булды. Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Булат Бәйрәмовларның күптән радиода эшләмәүләре билгеле. Радиода туры эфирлар булмау коллектив таркалуы турында имеш-мимешләргә дә сәбәпче булган. 
– “Эштән киттегезме әллә?” – дип борчылып язучылар күп. Бер көнне генә әле Камал театры артисты Минвәли Габдуллин шалтыратып хәл белеште: “Радионы тыңлыйм-тыңлыйм, һаман тавышың ишетелми. Эфирда ялгыш сүз әйтеп, эштән алдылармы әллә?” – ди. Юк, җәмәгать. Бер тапшыру да кыскартылмады. Алар үз чиратын көтеп торалар. Әле моннан тыш, яңа сәхифәләр дә булачак, – диде радионың баш мөхәррире. 

“Татар радиосы”нда туры эфирлар булмау, радио банкротлык чигендә дигән сүзләр таралуга да җирлек бирде. Гадел Әхмәтҗанов сүзләре буенча, яңа студиядә ремонт эшләре гөрләп барган радио банкрот булу, гомумән, башка сыймый. “Банкрот оешма яңа студиягә күчеп, җиһазлар сатып алып, ремонт ясый алмый. Радио хезмәткәрләренең хезмәт хакы да, башка массакүләм мәгълүмат чаралары белән чагыштырганда, күпкә югары. Кадрлар проблемасы юк. Аллага шөкер, яңа, яшь буын татар егет һәм кызлары килеп тора”, – диде ул.

– Гамәлгә куючы алышыну радио эшчәнлегенә тәэсир итәчәкме?
– Безнең эш турыдан-туры иҗат белән бәйле. Гамәлгә куючы үзгәрде дип иҗат кешеләрен кысаларга кертү дөрес түгел. Яңа җитәкчелек моны аңлый. Алар үз мәсьәләләрен хәл итә, яхшы бизнес төзергә омтыла. Ә инде уңышлы бизнес төзү өчен сыйфатлы, татарча контент, яшь җырчылар һәм легендаларыбыз белән хезмәттәшлекне, телне камил белгән ди-джейлар белән эшләүне дәвам итү кирәк. Без бу юнәлештә эшлибез. Гамәлгә куючы алышыну белән вазгыять берничек тә начар якка үзгәрмәде. Киресенчә, яңа иҗади киңлекләргә, матур, якты киләчәккә өметләр тагы да артты гына, – ди радионың юристы.

Күптән түгел генә “Новые медиа” уздырган сораштырулар нәтиҗәләре буенча, 39 процент тыңлаучылар “Болгар радиосы”н тыңлавын әйткән. Икенче урында – “Татар радиосы” (26 процент). Халык арасында сораштыру социаль челтәрләрдә уздырылды. Анда барлыгы 5 меңнән артык кеше катнашты.
– Тикшеренүләрнең төп принцибы – объективлык. Бу очракта сораштыру нәтиҗәләрен төгәл дип әйтә алмыйбыз, чөнки кешеләр туган-тумачасына тавыш бирергә сорап сылтама җибәрә ала. Дөресен генә әйткәндә, без сораштыру турында нәтиҗәләр чыккач кына белдек. Тавыш бирү барганын белсәк, бәлки, тыңлаучыларыбызга мөрәҗәгать итәр идек. Тикшеренү үткәргән оешма турында да беренче ишетүебез. Без шушы объективлык, бәйсезлек принципларына нигезләнгән тикшеренүләрне якынрак күрәбез. Төгәл тикшеренүләр сораштыруга гына нигезләнми, ешлыктагы һәм башка сайтлардан кереп тыңлаучылар санын да исәпли, – диде Гадел.

Бу сүзләргә радионың баш мөхәррире дә кушылды: “Китәргә теләгән кешене мәҗбүриләп булмый. Радиотыңлаучылар ешлыкны үзенә кызыклы контентка нигезләнеп сайлый. Әгәр  тапшыруларыбыз халыкка ошый икән, димәк, тыңлыйлар. Ошамаса да, кешегә безне генә тыңлагыз дигән фикерне көчләп тага алмыйбыз. “Татар радиосы” заманча контент булдыру өстендә эшләде һәм эшләячәк тә”, – ди Зөлфәт Зиннуров.

“Татар радиосы” җитәкчелеге радиода эш тәмамлангач, массакүләм мәгълүмат чараларын яңа студиягә чакырып барлык яңалыклары белән бүлешергә вәгъдә итте. Ә әлегә “Татар радиосы”нда яңарту эшләре дәвам итә. Тиздән тапшырулар янәдән эфирга кайтыр дигән өметтә калабыз.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    ,,Татар радиосы"н бик яратып тыңлыйбыз! Куп авылларда ул тотмый, э ,,Болгар радиосы" эшли. Сезнең радиода булэклэр дә куп уйнатыла. Купме бәхетле мизгелләр булэк иттегез сез миңа! Рэхмэт яусын сезгэ!!! Ди-джейлар бик матур, оста итеп сөйлилэр! Уңышлар сезгә!

    Мөһим

    loading