Егетнең үлеме турында беренче булып аның йөргән кызы Динара Даутова хәбәр иткән. Фаҗига 22 сентябрьдә килеп чыккан. Кыз сүзләренчә, бер төркем яшьләр кунак йортын бер тәүлеккә арендалаган.
"Без кунак йорты янына килдек, анда инде тавыш - гауга башланган иде. Ренат моңа соңгы чиккә кадәр катнашмады. Аннары сугыш чукмарлары берничә метрга безгә таба күчтеләр. Ренат өч-дүрт кеше төркеме эчендә чолганышта калды һәм алар белән тыныч кына сөйләште. Шуннан соң ул кинәт бөгелеп төшкән килеш болар арасыннан очып чыкты да җиргә ауды. Аягына башка басмады...» Динара сүзләренә караганда, ул егете янына йөгереп килгән һәм полиция чакыртырга тырышкан, шулчакны арттан: «Ментларга шалтыратма, телефонын тартып ал!» дигән тавышлар ишетә. Алай да кыз ашыгыч ярдәм чакыра һәм егетнең әти-әнисенә шалтыратырга өлгерә, әмма, ни кызганыч, табиблар егетне коткарып кала алмый.
Кыз әйтүенчә, үләр алдыннан Ренатка гаугада катнашучыларның берәрсе бик каты суккан.
Кайбер мәгълүматлар буенча, хастаханәдә каза күрүчене тикшергән вакытта, үлгән егетнең башында яралар табылган. Әмма мәетне яру нәтиҗәләренә караганда, Ренат йөрәк өянәге аркасында үлгән.
Комментарийлар