Шәһри Казан

ЭКСПЕРИМЕНТ яки БӘРӘҢГЕЛӘР ЧӘЧӘК АТА МАЙНЫҢ УНБИШЛӘРЕНДӘ

Быел бәрәңге белән үземчә тәҗрибә үткәрергә булдым әле. Югыйсә ел саен бер чиләк утыртабыз, ярты чиләк җыеп алабыз дигәндәй... Булмый болай зерә юкка көч сарыф итеп – нәрсәдер эшләргә кирәк, минәйтәм. Гәзит-журнал укуның да файдасы бар кайчагында, минем шикелле бер һәвәскәр бакчачы бер гәзиттә болай дип язган: көннәр язга авышкач, өйдә бәрәңгене аерым савытларга утыр­там да, аннары шаулап үскән үсентеләрне май аенда бакчага күчерәм, дигән. Уңышы шәп була икән – аның сүзенә ышансаң. Нәрсә, минәйтәм, минем ул кешедән кай җирем ким?! Шулай эшләдем мин дә. Утырттым. Үстердем. Ул арада май ае җитте. Түземсезләнеп көтеп алган ял көннәре башланды.

Төянеп, үзебез белән аласын алып, бардык бакчага. Хатынны утыртып. Җир кипкән. Тузан уйнап тора. Көздән утыртып калдырган суган-сарымсак борын төртеп чыккан. Күрше-күләннең барчасы да эш белән мәшгуль: кемдер чәчәк утырта, кемдер агачларның корыган ботакларын кисә. Без дә бәрәңге утыртасы җирне казып, йомшартып, тырмалап, чүбен утап мәш киләбез. Бер күршебездә – бәйрәм. Музыка уйный. Кунаклар шәйләнә. Бакча эшендә гамьнәре юк берсенең дә. Салих күрше инде ару гына җиффәрергә, үзе әйтмешли, төчкертергә дә өлгергән. Вакыт-вакыт һавага таянып ала. Аяклары, «ялгышып», җиләк түтәлләренә кереп чыккалый. Җир эше шундый бит инде ул – казыганда барыбер ардыра. Андый вакытта ял итеп алмыйча булмый. Ял иткәндә, билгеле, күрше-тирәне күзәтергә җай чыга – кем нишли, кем кая бара, каян кайта, берәрсе мунча якмыймы, кем кемнән нәрсә чәлдерергә чамалый, кем урманнан нәрсә ташый, кем чайкала, һ.б., һ.б. Күрше белән күрше биләмәсе арасында киртә-мазар юк: барысы да күренә, һәммәсе дә күз алдында.

Салихларда бәйрәм дәвам итә. Салих инде җырлау стадиясенә кергән – «Алмагачлары»н суза: 
Алмагачы чәчәк ата 
Майның унбишләрендә...

Ул, аек чагында, гадәттә, теләсә нинди җырны, җеген-җеккә туры китереп, дөрес итеп җырлый. Үз-үзен белештермәс чиккә җиткәч кенә исә, сүзләрне һәрвакыт үзенчә үзгәртеп тәмамлый. Бу юлы, мәсәлән, Салих болайрак итеп ачыргаланды:
...Аяк тибеп эчә микән
Минем дус-ишләрем дә...
Их, алмагачлары,
Уклау-табагачларым...

Реклама

Бер мәлне музыка тынды. Салих та сүнде. Чәй эчеп алырга да вакыт юк – без һаман бакчада. Чәчәсе орлыкларны чәчтек, утыртасы үсентеләрне утыртып бетердек. Түтәлләребез читтән хәтәр әйбәт булып күренә. Эшебезнең матур нәтиҗәсе кәефне отыры күтәреп җибәрде. Тагын нәрсәдер эшлисе килә башлады. Эш юктан эш булсын дип, бәрәңге үсентеләренең баш өлешләренә вак-вак мамыклар (бәрәңге чәчәкләре имеш!) куеп чыктым. Хатын, җүләр син, дип карап торды. Булышмады тәки...

Көзен бәрәңгедән мул уңыш аласыбыз­ны күз алдыма китереп ята торгач, бер мәлне йоклап кителгән. Иртән уянуга, ике оныкны да алып, олы кызыбыз белән кияү килеп җитте. Кичә көндез үк килгән булсагыз... сарык суйган булыр идек, дип көлдердем үзләрен. Азнакай якларында килгән кунакны шулай каршылыйлар, имеш. Оныкларның кулында – крокодил. Икесендә дә. Чын дип торам – түгел икән. Шуның эченә кереп, шуышып та, йөреп тә була, ди кияү. Крокодил кәчтүменең шудырмасы бар. Түшендә. Ул крокодилга карасаң – чын шикелле күренә инде, билләһи. Оныклар, аларны кай арада киеп, инде түтәл арасында шуыша да башлады. Балам баласы – балдан татлы, диләр. Дөрес икән ул, әй! Оныклар белән әвәрә килеп алгач, аларның үзләрен генә калдырып, өй эченә үттек. Хатын баядан бирле чәй өстәле янында кайнаша иде инде. Шактый гөрләштек табын янында. Бер мәлне тәрәзәдән «Ашыгыч ярдәм» машинасы күзгә чалынды. Кемгә килде микән, дип караган идек – Салихлар өе янында туктады. Күршебез чирләп киткәндер, диештек. Ул да булмады, хатыны белән улы Салихны култыклап алып чыкты. Ул кадәре эчүгә, йөрәге тоткандыр, диде хатын. Мин дә аның белән килештем...

Чынлыкта хәл болай булган икән. Бу турыда башта – Салихның хатыны, аннары, тилеләр хастаханәсеннән (әйе, әйе, нәкъ шулай!) кайткач, күрше үзе хатын белән икебезгә сөйләде. Бервакыт, тамагы кибүдән, баш шәрифе яман чатнаудан уянып киткән Салих. Өй эченнән «хәлкерткеч» эзләп караган каравын, ләкин берни дә таба алмаган. Аптырагач, бакчага чыккан. Эчкән чакта «запас» яшереп куя торган гадәте барлыгын исендә тотып, калтырана-дерелди, тегендә-монда эзләнеп йөри башлаган бу. Безнең ике арадагы ызан янына килеп, карлыган куа­гы төпләрен дә караштырган. Һәм... безнең бакчаны күреп, тораташ булып, катып калган. Вәйт-ти-ти! Бу нинди хәл – бәрәңгеләр шау чәчәк атып утыра! Ялгыш кына күренәдер, дип, Салих күзләрен уып карый. Кабат ача – бәрәңге сабаклары да, чәчәкләре дә бар, берсе дә юкка чыкмый – һәммәсе кукраеп утыра. «Белая горячка» башланды бугай, дип уйларга да өлгерми күршебез, кинәт моның каршысына бәрәңге рәтләре арасыннан... ике крокодил килеп чыга! Чүт һушыннан язмаган күршебез. Өйгә ничек атылып кергәнемне хәтерләмим, диде Салих. «А-а-анда... бәрәңге чәчәк аткан!.. А-а-анда... крокодиллар шуыша!..» – дип өзлексез кабатлый торгач, өйдәгеләр, үзләре дә куркышып, «Ашыгыч ярдәм» чакыртканнар... 
Менә шундый хәл килеп чыкты минем эксперимент аркасында. Ә-ә-ә... Әйтергә дә онытып торам икән әле. Теге бәрәңгебез уңмады безнең – май ахырында кар явып, сабаклары өшеде. Аның каравы, күршебез Салих эчми хәзер. Бәрәңгеләр «чәчәк аткан» көннән бирле. 

Ләбиб Лерон.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: