Экстрасенс Алсу Газыймҗанованың редакциягә килеп яңа елны фаразлавы традициягә әйләнеп бара. Бу юлы да Алсу белән 2018 елга нәтиҗәләр ясадык, укучыларыбыз үтенече буенча, 2019 ел турында сораштык. «Соңгы арада фаразларга да яратмый башладым, чөнки әйтерлек матур вакыйгалар, яхшы әйберләр аз», – дисә дә, дуңгыз елын тыныч булыр, дип фаразлый Алсу.
Чынга ашты
Яшь гаиләләргә дәүләттән зур ярдәм күрсәтеләчәк. Узган ел яшь гаиләләр өчен чынлап та сөенечле хәбәрләргә бай булды. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган, гаиләдәге икенче балаларга ана капиталын ай саен өлешләп алу мөмкинлеге тудырылды. Россия Президенты Владимир Путин, яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, яңа төр пособие кертте. Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән, кимендә өч ел авыл җирендә яшәгән әниләргә, беренче һәм өченче баласын тапкан очракта, социаль ярдәм бирә башладылар. Яшь гаиләләргә торак алу өчен ташламалы кредит алу мөмкинлеге туды.
Күңелемә Грузия килә. Бу ил белән бәйле нәрсә булачагын төгәл генә әйтә алмыйм, бәлки ниндидер катаклизмдыр. Быел җәй көне Грузиядә көчле яңгырлар аркасында, Рустави шәһәре су астында калды. Су йортларның беренче катына кадәр күтәрелеп, урамнарда елгалар аккан, хәтта автомобиль юллары ябылган иде. Кешеләрне эвакуацияләделәр.
Мин сәясәтче түгел, әмма Израиль белән бәйле ниндидер каршылыклар күрәм. Бу күп кенә башка илләргә дә тәэсир итәчәк. Без исә алга таба башкалар тәкъдимнәр белән үзләре мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр тыныч кына күзәтүче ролен үтәрбез кебек.
Интернеттагы мәгълүматларга караганда, декабрь башыннан бирле Израиль белән Палестина арасында чуалышлар күзәтелә. Бу проблема өчен Мәскәү җитәкчелеге дә борчылуын белдерә. Күптән түгел Россия белән Палестинаның чит ил эшләре буенча министрлары мөнәсәбәтләрне җайга салу турында очрашып сөйләште.
Союздаш республикаларның якынаюын тоям. Быел Россиянең кайбер союздаш республикалары белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләр ныгыды. Әйтик, Кыргызстан, Үзбәкстанга эшлекле сәфәре белән баргач, Татарстан Президенты татарлар белән очрашты, ике республика арасындагы хезмәттәшлек хакында сөйләшенде. Үзбәкстан бездәге нефть һәм нефтехимия сәнәгате, машина төзелеше белән кызыксына. Уртак проектлар да җитәрлек. Быел Казаннан Ташкентка тизйөрешле поезд йөри башлады.
Дәүләт тарафыннан чикләүләр булса да, татар халкын, милләтебезне тыючы булмас.
Телгә кагылышлы вазгыять халыкта зур борчу уятты. Төрле өлкәдә милләтебезне танытучы талантларыбыз җитәрлек. Фигуралы шууда Олимпия чемпионы булган, бөтен дөньяга танылган татар кызы Алинә Заһидуллина үзе генә ни тора.
2019 елга фаразлар
Илдә
Өченче бөтендөнья сугышы турында еш сөйлиләр, шулай да, хәрби бәрелешләрсез, тыныч ел килер, дип уйлыйм. Бәлки илләрдә эчке конфликтлар күзәтелер, өметләр акланмау, җитәкчеләр арасында урыннар алмашыну, яңа юллар, ачышлар көтә. Безнең республика турында сүз барганда, берләшү сизәм. Күз алдыма кырда мәчет килеп баса. Ялан кырның ни аңлатканын төгәл генә әйтә алмыйм, бәлки ул бушлык мәгънәсен белдерәдер. Бу мәчет бары җәлеп итүче матур бер бина булып кына хезмәт итәр, мөгаен. Кыскасы, ул мәчет дингә тартылучылар санын күпләп арттырмас, башкарак роль үтәр.
Акча
Йортлар күпләп салына. Икътисади яктан торак бәясе очсызланырга тиеш кебек, әмма ул кыйммәтләнәчәк кенә. Доллар, евро кинәт артып алырга мөмкин. Гомумән, ел финанс югалтулар булуы белән куркыныч. Шуңа да акчаны юк-барга әрәм итмәскә, запас тупларга киңәш итәм. Тыштан ялтыравыклы, кызыктыргыч тәкъдимнәрне кабул иткәнче, ныклап уйларга кирәк булыр. Алдалану, мошенниклар тозагына эләгү, ярык тагарак алдында калу куркынычы бар. Финанс пирамидалары, җиңел кергән акчаларга кызыкмагыз. Дуңгыз елында акчаны сак тотарга кирәк.
Бар нәрсә кыйммәтләнә, ә хезмәт хакы артмый. Бу – кешедә канәгатьсезлек уята. Кеше, гомумән, күп нәрсәдән риза түгел: иреннән, хатыныннан, баласыннан, үзеннән, эшеннән, тормышыннан... Киләсе елда көнчелек артыр кебек. Кызганыч, бу – кешегә үз-үзе белән гармониядә яшәргә комачаулый торган сыйфат. Канәгать булу, шөкер итү, үзеңне башкалар белән чагыштырмый тыныч кына яшәү – бәхетле тормыш нигезе. Көнчелекне җиңү өчен рухи яктан көчле булу кирәк. Үзегезнең уңай якларыгызны күрергә тырышыгыз. Физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр дә тормыштан тәм табып яши белә бит.
Яшәеш
Игътибар итәсезме икән, хәзер көн узганы сизелми дә. Элеккеге белән чагыштырганда, вакыт кыскарган кебек. Менә инде 20 еллап минем күз алдыма чоңгыл килеп баса. Аның үзәгенә якынлашкан саен, вакыт тагын да тизрәк узар төсле. Чоңгылның үзәгенә җитеп киләбез кебек. Шуңа да шушы кыска вакытның кадерен белергә өйрәник. Гафу итә белергә, тирә-юньдәге матурлыкны күрергә, яхшылыклар эшләп өлгерергә кирәк.
Күп су күрәм. Кыш карлы булыр, башка илләрдә дә кар көртләре аркасында кыенлыклар килеп тууы бар, яз көне дә су күп булыр. Бәлки кайбер шәһәрләрне су басар. Су белән бәйле ачышлар булуы да бар. Массакүләм янгыннар, корылык булмас кебек. Авыл хуҗалыгында уңышка сөенербез, җәй матур килер дип фаразлыйм.
Тунис, Мисыр кебек илләргә ял итәргә баручыларга саграк булырга киңәш итәм. Яр буенда һөҗүм итүләр булуы бар. Татарлар үзләрен төрле өлкәләрдә танытырлар. Гаилә кору өчен уңышлы чор. Дуңгыз елында ялгызларның гомерлек ярын очратулары ихтимал.
Сәламәтлек
Дуңгыз бөтен нәрсәне рәттән ашарга тиеш кебек, әмма кеше нәкъ менә хәзер дөрес туклануга, файдалы ризыкка күбрәк игътибар бирә башлаячак. Ит белән бәйле проблемалар килеп чыгуы бар. Мал-туарда ниндидер йогышлы авыру табарлар кебек. Нәтиҗәдә, моның кешегә әллә ни зыяны булмаса да, халык ит сатып алырга шикләнә башлар. Күз алдыма куян килеп баса. Сыер итен куян ите алыштырырмы? Белмим. Әмма мөгезле эре терлек саны кими башлар кебек.
Ашкайнату системасы белән бәйле катлаулы авыруны ачыкларлар. Психик яктан тотрыксыз кешеләр артыр. Онкологиягә килгәндә, күпләр аны кешенең эчке дөньясы белән бәйле авыру икәнен аңлый башлар. Дәваланганда, беренче чиратта кешенең үзаңын үзгәртүдән башларга кирәк икәненә төшенер. Гомумән, даруларга кешенең ышанычы кими бара. Һәр кешегә даруны шәхси сайларга кирәк. Кеше аркынлап табигатькә әйләнеп кайтачак. Чиста су, үләннәр белән дәвалануга игътибар бирәчәк. Табигатебез генә сихәт бирерлек хәлдә сакланып калсын иде.
Хайваннарга, табигатькә карата игътибар артачак. Моны үзем дә бик телим. Ниһаять, хайваннарны яклауга кагылышлы закон Дәүләт Думасында икенче укылышта кабул ителде. Моңа бик сөенәм.
Алсу Газыймҗановадан Яңа елга теләкләр
– Һәр кешегә үз-үзе белән килешеп, туган яңа көнгә рәхмәт әйтеп, дога кылып, шөкер итеп яшәргә язсын. Балаларыбызны мәктәптәге билгеләре өчен түгел, болай гына яратыйк. Ирләребезне, хатыннарыбызны башкалар белән чагыштырмыйк. Иң мөһиме – сәламәт булу, иминлектә яшәү. Битараф булмыйк, яшәп калырга ашыкмыйк. Җан тынычлыгыбызны югалтмыйк. Яңа ел бары куанычлар, бәхет-шатлык кына алып килсен.
Комментарийлар