Бер тәүлек үткәннән соң коткаручылар хәрабәләр астыннан 10 айлык сабыйны таба. Коткаручылар махсус оештырылган бер минутлык тынлык вакытында бала елаган тавыш ишетә. Ваня Фокинның 35 сәгать дәвамында 28 градус салкында футболка, носки һәм подгузниктан гына исән калуы күпләр өчен Яңа ел могҗизасы булып тоела. Баланың әти-әнисе дә исән кала. Әтисе шатлау вакытында эштә була, ә әнисе олы баласы белән башка бүлмәдә йоклый.
Ваняны хәрабәләр арасыннан тартып чыгаруга Мәскәүдәге ашыгыч балалар хирургиясе һәм травмотология үзәгенә самолет белән илтәләр. Хәзерге вакытта табиблар аның тормышына куркыныч янамый ди. Ваняны берничә көн элек ясалма сулыш алу аппаратыннан аерганнар: хәзер ул үзе сулый һәм кашыктан су эчә ала. Салкында баланың уң аягы өшегән булган, табиблар хәзер аякны саклап калу өчен көрәшә.
-28 градус суыкта бер тәүлек бала хәрабәләр астында ятканнан соң өмет өзелгән иде инде, - дип әйткән журналистларга Ваняның әнисе. Табибларга ул улын карарга ярдәм итә. Ваняның әнисе үзе дә фельдшер.
Тау шуып үлемнән калган
1 гыйнвар көнне Әлмәттә 25 яшьлек кыз ватружкада шуып чак гына үлемнән кала. Кыз югары тизлектә тау башыннан төшә дә тау итәгендә булган тимер турникның бер баганасына бәрелә. Үз аңында булса да, аягына баса алмый. Бу күренешкә тап булган башка тау шуучылар аңа ярдәмгә килә, ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Кыз бик күп җәрәхәтләр ала. Хәзерге вакытта аның тормышына куркыныч янамый, ди табиблар.
8 яшьлек бала менингиттан үлгән
2 гыйнвар көнне Башкортстанда сигез яшьлек сабый менингиттан үлгән. Сырхауханәгә ул 1 гыйнварда югары температура белән китерелә, дип яза «Кызыл таң» газетасы. Табиблар аны савыктыруга зур тырышлык салса да, кызганычка каршы, кыз бала икенче көнне вафат була. Табиблар кыз белән аралашкан кешеләрне ачыклаган, җиде сыйныфташын сырхауханәгә салганнар һәм, анализлар алып, дәвалау курсы билгеләгән. Барлыгы 51 кеше күзәтүгә алынган.
5 гыйнвар көнне Алабуга-Пермь автострадасында биш кешенең гомере өзелде. 18 яшьлек җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыгып, сөт ташучы машина белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче һәм аның 4 пассажиры фаҗига урынында ук җан биргән.
Җиңел машина йөртүче әле ноябрь аенда гына машина йөртү таныклыгы алган. Аның машина йөртү тәҗрибәсе ай ярым гына булган. Егет башка машиналарны узам дип каршы юлга чыккан, ләкин үз полосасына кереп өлгерә алмаган.
Газ белән агуланганнар
7 гыйнвар көнне Казанның Совет районы Комаров урамында яшәүче ана һәм өч бала газ белән агуланган. Әлеге хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә 21.40 сәгатьтә барып ирешә. Зыян күрүчеләрне Казан республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар. Беренчел мәгълүмат нигезендә, газ белән агулану газ колонкасы урнаштырылган торак җилләтелмәгәнлектән килеп чыккан.
22 казанлы алкогольдән агуланган
1-6 гыйнвар көннәрендә генә исерек килеш 50 машина йөртүче тотылган, аларның машина йөртү таныклыклары алынуы хәл ителә. Аракы эчеп агуланган алты кеше реанимациягә эләккән. Бәйрәм көннәрендә барлыгы төрле дәрәҗәдә агулану нәтиҗәсендә токсикология бүлегенә 22 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында хатын-кызлар да бар.
37 янгын чыккан
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә 1-5 гыйнвар аралыгында Татарстанда 37 янгын чыга. Алардан 8 кеше зыян күрә: ике кешене янгыннан коткаруга ирешәләр, ике кеше үлә. Янгын чыгуның төп сәбәпләре – электр корылмаларын дөрес кулланмау һәм ут белән саксыз эш итү.
Комментарийлар