Шәһри Казан

Ел әйләнәсе яшелчә үстерүче Гаяз Нуриев: «Кыярларның да көн тәртибе бар»

Әтнә районының Әйшияз авылында яшәүче Рәмзия һәм Гаяз Нуриевлар гаиләсендә ел әйләнәсе җәй. Алар кыш көннәрендә дә бакча башына гына чыгып бер табак помидор, кыяр җыеп керә. Әле җирне кар көртләре каплаган март аенда күз явын алырлык лалә чәчәкләре үстерә.

Гаяз Нуриев, укуын тәмамлагач, әтисенең васыятен үтәп, авылга кайта. Колхозда зоотехник, ферма мөдире булып эшли. Колхоз таралгач, үз эшен ачу турында уйлана башлый.
– Элек маллар карап йөргән зоотехник бүген чәчәк үстереп ята. Теплица тотып, яшелчә үстерү минем яшьлек хыялым иде. Ә аннары замана таләбе булып чыкты, – дип елмая хуҗа.
Нуриевлар теплица хуҗалыгы эшенә 2012 елларда керешә. Дәүләттән 1,5 миллион сум грант откач, дүрт сутыйлык теплицалар ясаталар. Берсен – полиэтилен, икенчесен поликарбонат белән тышлыйлар. Гаяз абый сүзләренчә, бу ике материалның да өстенлекләре һәм җитешсезлекләре бар. Полиэтиленны ел саен алыштырып торырга кирәк, ләкин ул яктылыкны яхшы үткәрә. Полиэстер чыдамлырак, ләкин кояш нурларын аз кертә. Теплицаларга газ кергән, су сибү автоматка көйләнгән.

Кыярлар җирдә түгел, ә сигез литр туфрак сыйдырышлы полиэтилен капчыкларда утыра. Уңыш мул булсын өчен, капчык эченә –торф, черемә, пычкы чүбе, төбенә бераз салам салалар. Кешеләрнең генә түгел, кыярларның да көн тәртибе бар икән.

– Кыярны бары тик иртәнге якта гына җыярга кирәк. Кичкә таба гына алар үсә башлый. Беренче елларны, белмичә, әле вакыт бар дип, уңышны кичтән җыеп куя идек. Бу дөрес түгел икән. Суны көнозын сибәбез. Кояш чыгып, ике сәгать узганнан соң сибә башларга, кояш баярга ике сәгать кала, сибүне туктатырга кирәк. Көненә дә карыйбыз инде: кызуырак булса, суны арттырасың, салкын булса – киметәсең. Һава температурасы да уңыш алуда мөһим роль уйный. Көндез теплицадагы температура – 21-23, төнлә 16-19 градустан ким булмаска тиеш. Яшелчәләрнең үсенте чорында температура – түбәнрәк, уңыш бирә башлагач, югарырак булырга тиеш. Аларны калдырып, өйдән китеп булмый инде, – ди Гаяз абый.

Орлыкларны Мәскәүдән кайтарткан. Аларны җир үзенчәлеге буенча сайлап алганнар.
– Безнең якларга «Атлет» дигән кыяр төре килешә. «Бисужук», «Мәйдан» дигән ике төрле помидор утыртабыз. Алар уңдырышлылыгы ягыннан да, авыруларга чыдам булуы белән дә яхшы. Авырып китсәләр, интернеттан төрле препаратларны өйрәнәбез, – ди Гаяз абый.
Теплицаның бер почмагында гадәти булмаган шөпшәләр дә тоталар әле. Аларын Воронеждан махсус үсентеләрне серкәләндерү өчен алып кайтканнар.

Реклама

– Алар бал кортларына караганда тырышыбрак эшли. Көннең кояшлы-кояшсыз булуына карап тормыйлар. Кәрәз кормыйлар. Оя эчләрендә мамык тора, шунда бала чыгаралар. Теплицада җил юк, шуңа да безгә үзе серкәләнүче (самоопыляемый) сортлар бармый, – ди Гаяз абый.
Кыяр-помидорларны хуҗалар үзләрендә дә сата, күрше авылларга да тарата. Казаннан кунакка кайтучылар да, чират торып, алардан кыяр ала икән.

– Чиста, сыйфатлы булсын дип тырышабыз. Башка теплицалар химиягә күчеп бетте инде. Андыйларны табынга турап куюга ук сизәм. Башка үсәргә уйламыйбыз, Әтнә районын яшелчә белән тәэмин итә алсак, шул җиткән. Җир эше – авыр хезмәт, – ди Гаяз абый.

Икенче ел инде Нуриевлар 8 Март бәйрәменә лалә чәчәкләре үстереп сата. Быел беренче тапкыр җәйге чәчәкләр дә үстереп караганнар. Бакча тулы петуния, сальвияләре үсә.
– Нинди дә булса эшкә тотыну өчен бу эшне азмы-күпме өйрәнергә кирәк. Хәзер заманасы авыр, кредит алып үсеп китә алмасаң, читен булачак. Кесә ягы да, сәләт тә булырга тиеш. Мин булдыра алам дип эшләргә кирәк, – дип, үз эшен башларга теләүчеләргә киңәш бирде хуҗалар.

 

Алисә Шәрәфиева, Әтнә, Әйшияз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 12 июнь 2018 - 17:32
    Без имени
    Молодцы!Суздэ юк,бик тырышлар,булганнар.