16+

Еламаска – маска! Көләргә дә...

Кешеләр! Өйдә утыруның уңай яклары тискәре якларыннан күпкә артык икән бит! Ирләргә хатыннары белән якыннанрак танышу шарты арта! Төнлә генә, аннан-моннан карап өлгергән хәләл җефетләрегезнең чын йөз-кыяфәтен, килеш-килбәтен, нәфис сызык-штрихларын көн яктысында күрергә күпме мөмкинлек, егетләр! 

Еламаска – маска! Көләргә дә...

Кешеләр! Өйдә утыруның уңай яклары тискәре якларыннан күпкә артык икән бит! Ирләргә хатыннары белән якыннанрак танышу шарты арта! Төнлә генә, аннан-моннан карап өлгергән хәләл җефетләрегезнең чын йөз-кыяфәтен, килеш-килбәтен, нәфис сызык-штрихларын көн яктысында күрергә күпме мөмкинлек, егетләр! 

Бу көннәрне дә күрербез, дип кем күз алдына китерә алды микән? Кинодагы кебек яшибез. Очраган саен, маскалы кешеләр; телевизор, радио, интернет саен – Президент; күңелләрдә шик-шөбһә...

Меңәрләгән кеше, шәһри Казан урамнарына чыга да, “Коткарыгыз! Карантиин, ә урамга меңәрләгән кеше чыккан!” – дип уңга-сулга лаф ора... 

Ә яхшылабрак карасак, урамда 1 апрель икән бит! Ә бу – чын бәйрәм, Көлке көне, юләрләр бәйрәме... Кечкенәдән һәрбер рәсәйленең канына сеңгән, үзебезнең, милли бәйрәм! Бу бәйрәмне шәп итеп, җиренә җиткереп, бер генә илдә дә билгеләп үтә белмиләр. Чөнки бездә генә түрәсеннән алып, гади җыештыручыга хәтле – көлемсәр! Чөнки бездә генә астагылар өстәгеләрне, өстәгеләр астагыларны берни аңламаучы шыр дивана дип уйлый... 

Урамда 1 апрель, ә без өйләрдә утырабыз... Нишләп утырмаска? 28 батальонны 3 ай ашатырлык карабодаебыз бар, сыек май запаслары карантиннан күгәргән РЖД вагоннары тәгәрмәчләрен 3 ел буе майларга җитәчәк... Хәтта бәдрәф кәгазенә ажиотаж бетте!.. Әйтерсең лә, бәдрәф кәгазе өйдә утырганда бөтенләй кирәк түгел, ә эшкә барганда гына... ...юк алай түгел, әйтерсең лә, халык эшкә бәдрәф кәгазе кулланыр өчен генә йөргән!..

Бу вазгыяттән җиңел шок кичергән бердәнбер җан иясе – мәчеләрдер. Ник, дисәгез, гомерләре буена үзләренеке генә дип уйлаган буш фатирларына бер көтү кеше кереп тулсын әле! Караватта да көннәр буена телевизор карап “конкурент” ята...

Кешеләр! Өйдә утыруның уңай яклары тискәре якларыннан күпкә артык икән бит! Эшкә барырга кирәкми! Көне буена бергә булганлыктан, ирләргә хатыннары белән якыннанрак танышу шарты арта! Төнлә генә, аннан-моннан карап өлгергән хәләл җефетләрегезнең чын йөз-кыяфәтен, килеш-килбәтен, нәфис сызык-штрихларын көн яктысында күрергә күпме мөмкинлек, егетләр! 

Гомумән, бик өстән караганда, бу хәл хатын-кыз заговорына да охшап тора... Ник дисәгез, үзегез карагыз: телевизорда футбол уйнамыйлар; хоккей сезоны ярты юлда ябылды; барлар, сыра салоннары эшләми... Кибеткә хатын гына йөри... Дус-әшнәне бер рүмкә чәй эчәргә өйгә дә чакырып булмый бит - карантин! Хатын-кызның 150% хыяллары чынга ашмадымы?!

Ә балаларга күпме сөенеч! Алар мәңге туктамас эшкә, таңнан китеп, төнлә генә кайтучы аталарын күзгә күренмәс әкият герое – Иван-дурак итеп түгел, ә чып-чын, реаль кеше итеп таный алачак! Аталары да бәлки, балалар бакчасына, башлангыч мәктәпкә ара-тирә алырга барганда, “кайсысы минеке микән?” дип, балаларга сарык кебек аптырап карап тормаячак! 

Бала, дигәннән, өйдә бикләнеп ятуның тагын бер уңай ягы – 9-10 айдан күпме бәби тәпие юасылар бар, ә!..  

Ә болай:
Оптимистлар пандемия майларга бетәр дип фараз кыла.
Пессимистлар пандемия беркайчан да бетмәячәк дип курка.
Пофигистлар пандемиянең нәрсә икәнен бөтенләй белми
.

Оптимистлар булыйк! Карантинны исән-сау кичерергә язсын, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм бәхет саклансын!

Кәефләрегезнең доллар һәм евро белән бергә туктаусыз күтәрелсен, борчулы мәшәкатьләр “обнуляться” ителсен! 
Сәлам белән, мин – карантинда утыручы Әмир Исламов, дип белерсез!

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading