16+

Еламсырап утырган хатыным: “Бәрелгәндер, дип борчылдым”, – дип, кочаклап алды...

Руль артында ничек курыкканымны белсәгез?!. Беренче мәртәбә машина йөрткән чакта, диюем. Калган чәчләрем дә агарды. “Жигули”га утырдым мин. Өйрәнчек еллардан машина рәхәтлеге түгел, ә курку һәм борчылу хисләре генә хәтергә уелып калды.

Еламсырап утырган хатыным: “Бәрелгәндер, дип борчылдым”, – дип, кочаклап алды...

Руль артында ничек курыкканымны белсәгез?!. Беренче мәртәбә машина йөрткән чакта, диюем. Калган чәчләрем дә агарды. “Жигули”га утырдым мин. Өйрәнчек еллардан машина рәхәтлеге түгел, ә курку һәм борчылу хисләре генә хәтергә уелып калды.

Машина саткан абзый Оренбург трактындагы ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында ялгызымны гына калдырып, китәргә җыенды.
– Шәһәрдә йөргәнем юк бит. Әмирхан урамына кайтарып куй инде, – дим, елардай булып.

Теге абзыең сату гына түгел, үзенең дә яңа машинасын дәүләт теркәвенә куеп мәш килгән икән.
 – Үземнең машинаны монда калдыра алмыйм бит инде, – дип китте дә барды, мин сиңа әйтим.

Автокурс узганда инструктор командалыгында Чуйков урамын урап килү генә түгел шул, Оренбург тракты белән “җәһәннәмдәге” Әмирхан урамы арасы. Ул елларда әле кәрәзле телефоннар да юк, машинасы булган бер туганны бик чакыртыр идең. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, дип тикмәгә әйтмәгәннәр инде ул. Берара миңгерәүләнеп басып торганнан соң, тәмам караңгы төшкәнче кайтып карарга кирәк, дип, кабыздым “Жигули”ны. 

Рульне икекуллап чытырдатып тотып, башымны пыяланы тишеп чыгардай алга сузып, барам Җиңү проспекты буйлап. Ходайның рәхмәте, Казанда 1990 елларда урамнарда машиналар бүгенгедәй күп түгел иде әле. Күрәм, урам чатында автоинспекторлар басып тора. Алар янына туктарга башка машиналар комачаулады. Каерылып карап, узып киттем тегеләрне, автоинспекторлар, нинди юләр булды бу, дигән караш белән озатып калды. Туктатсалар: “Озатып куегыз әле”, – дип үтенмәкче идем үзләреннән.

Адоратский урамындагы светофорда кузгалганда машина сүнде. Арттагылар сигнал биреп, тагын да каушатты. Көч-хәлдә кичке сәгать 10да өйгә кайтып җиттем. Еламсырап утырган хатыным: “Бәрелгәндер, дип борчылдым”, – дип, исән-сау кайтканыма шатланып, кочаклаплар алды, мәгәр.

 “Чәйник”ләрнең яман эшләре
 Мәгълүматларга караганда, Россиядә узган ел 164 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрнең өчтән бере транспорт чарасын яңа идарә итүчеләр ягъни “чәйникләр” исәбенә туры килә. Россия күләмендә алар китереп чыгарган һәлакәтләрдә 846 кешенең гомере өзелгән, 14 меңе төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр иткәнчә, башкалада былтыр транспорт чарасын идарә итү стажы 2 елга тулмаган йөртүчеләр 28 һәлакәт китереп чыгарган, 1 кеше үлгән, 41е имгәнгән. 2022 елның өч аенда “чәйникләр” гаебендә 22 һәлакәт теркәлгән, 31 кеше имгәнгән, шөкер, үлүчеләр юк. 

 Чит илләр тәҗрибәсе
АКШ, Австралия, Канада һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә автокурсларда укып чыккан һәвәскәрләргә башта билгеле бер вакытка “укучы” таныклыгы гына бирелә. Юл кагыйдәләрен бозуларың артык күп булмаган очракта гына, төп таныклык алуга ирешәсең.

Австралиядә, Италиядә һәм Белоруссиядә аз стажлыларга транспорт чарасында тизлекне юл күрсәткечләрендәге саннардан сәгатенә 20-40 чакрымга киметебрәк йөрү таләбе мәҗбүри куелган.

Россиядә дә кайбер таләпләр бар. Мәсәлән, стажы 2 елга тулмаган автоһәвәскәргә башка транспорт чарасын “буксир”га алу тыела. Өйрәнчекләр мотоциклга яки мопедка пассажир да утыртырга тиеш түгел. 

 Беренче елларның бәласе
 Статистика күрсәткәнчә, транспорт чарасы белән яңа идарә итә башлаган кешеләр күп очракта бердәй вәкаләттәге урамнар кисешкән чатта ялгыша. Хәтергә ныклап сеңдереп куегыз: беренче булып, сездән уң яктагы транспорт кузгала. Уң яктагы транспортка юл бирмичә, һәлакәт тудырасыз икән, сез –  гаепле. 

ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләренең: “Транспорт тизлеген арттырмагыз, имин ара саклагыз, каршы як полосага кискен рәвештә чыкмагыз”, – дигән киңәшләрен дә онытмагыз. 

Хәзер машиналарның куәтләре көчле, ләкин башлангыч елларда тизлекне күтәреп “әтәчләнергә” ярамый. Ахыры фаҗига белән тәмамланачак. Кышкы һәм яңгырлы юл аеруча хәвефле: бозлавыкта яки сулы юлда тормозга кинәт каты басмагыз. Машина “бөтерчек” кебек боргалана башлаячак, идарәдән ычкыначак... ахыры хәерле бетмәскә мөмкин.

 Көлмә кешедән, авызың “өшегән”
 Казан урамнарында һәм автомагистральләрдә рульне икекуллап чытырдатып тотып, башларын пыяланы тишеп чыгардай алга сузып барган кешеләрне күргәндә елмаеп куям. Утыз елга якын элек үзем дә нәкъ шулар кебек идем, ләбаса.
 – Юлларда үзара ихтирамлы булсак иде. Автомобильдә өндәү билгесе торган очракларда, аз стажлы кешене аңлау, теләктәшлек күрсәтү зарур. Кагыйдәләрне бозмыйк, һәр кешенең юллары имин булсын! – диде Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хезмәткәре Эльмира Әхмәтшина.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гаи идарәсе Оребург трактына күченгән елларда кесә телефоны инде күптән бар иде, Дамир абзый! Аннары ник Әмирхан урамына Җиңү проспекты аша кайтасың син?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу 1996 ел иде, кесэ телефоны тугел, безнен ойдэ дэ телефон юк вакытлар бу

      Мөһим

      loading