16+

"Еласаң да, уласаң да, Хәзер фәрештәләр кайтмас инде кире..."

Алар бала гына иделәр бит һәм яшәргә тиеш иделәр.

"Еласаң да, уласаң да, Хәзер фәрештәләр кайтмас инде кире..."

Алар бала гына иделәр бит һәм яшәргә тиеш иделәр.

Мәктәпләренә дә бүген иртән
Белем алырга дип килделәр.
Белем алырга дип, ядрә түгел
Япь-яшь гомерләрне өзәрлек.
Каян көч алырга бу хәлләргә
Бу вәхшәткә чыдар түзәрлек?!

Тамакларда төер, елап булмый,
Юкса, килә үксеп елыйсы.
Юк, елыйсы түгел, бу хәлләргә
Бүре булып килә улыйсы.
Еласаң да, уласаң да хәзер
Фәрештәләр кайтмас инде кире.
Күңелләрдә яшәр исән, тере
Дүрт егет һәм өч кыз һәрбере.
Сыйныф бүлмәсендә кан коелсын инде,
Сыйныф бүлмәсендә җан кыелсын инде?
Нәрсә булды сиңа кешелек?
Хәер, андый адәм имгәкләрен
Мөмкин түгел атау кеше диеп.

Ә бит илдә сугыш бармый бүген,
Күктә кояш, көн дә чалт аяз.
Бер гөнаһсыз сабыйларга нигә
Мәрхәмәтсез килдең быел яз?
Ничек инде “биш”ле алырга килеп,
Ишегеннән кереп уйнап-көлеп.
Хыялларың чәлпәрәмә килеп,
Сыйныф бүлмәсендә ятмак кирәк үлеп.
Кемдә нинди кара уйлар барын
Алдан булса иде дә бит белеп...

Башым җитми, акылым да җитми –
Ничек инде шулай була ала?
Укырга дип озаткан баласының
Канлы гәүдәсен тик ала ата-ана.
Кем гаепле моңа? Кемнәр җавап бирер
Бу дөньяда һәм дә тегесендә?
Ә бит ныклап уйлап карасаң
Гаеп кешеләрнең һәрберсендә.

Безнең күңел ишекләре бүген
Күптән йозакланган, нык бикле.
Мал артыннан чабып, байлык өчен
Намусны да хәтта сатабыз.
Закон киртәләрен урап үтеп,
Әхлак кануннарын ватабыз.
Әллә нинди инде без өлкәннәр
Акылсызмы, ваемсызмы шунда.
Башыбызга кайгы болытыннан
Бертуктамый бәла коела, шуңа.

Матәм көне бүген
Ап-ак җаннар кебек шарлар оча,
Уенчыклар, чәчкә тезәбез.
Күтәрә алмас шундый авыр кайгы –
Әле дә без ничек түзәбез.
Беслан, “Адмирал”, “Булгария”...
“Кышкы чия”, 175нче мәктәп...
Артык күпкә китте.
– Булды булды, туктатырга кирәк! -
Шулай диеп әйтер вакыт җитте.
Матәм көне бүген, йөзләр чытык.
Күктә болыт, хәтта кояш көлми.
Ул да мондый хәлгә гаҗиз калган,
Ни эшләргә икәнен дә белми.
Матәм көне илдә бу кайгыдан
Кешелек телсез калган, беткән өне
Бик куркыта
Нишләрбез без җирнең булса әгәр
һәрбер бирмеш көне матәм көне...

11 май 2021 ел.
Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мәгънәле шигырь, йөрәклэрдэн мәңге китмәслек кайгы, эрнү, сыкрау. Башка мондый хәсрәтлэр күрмәсен иде кешелек!

    Мөһим

    loading