16+

Елатучы һәм җырлатучы Раил Гаязов: «Авырлыклар алдында төшенкелеккә бирелмәгез»

Питрәч районының Татар Казысы авылында туып-үскән Раил Гаязов 150 кешене дүрт сәгатькә якын «тоткын» итеп тотты. Ишекләр дә ачык югыйсә, ләкин чыгып качучы юк.

Елатучы һәм җырлатучы Раил Гаязов: «Авырлыклар алдында төшенкелеккә бирелмәгез»

Питрәч районының Татар Казысы авылында туып-үскән Раил Гаязов 150 кешене дүрт сәгатькә якын «тоткын» итеп тотты. Ишекләр дә ачык югыйсә, ләкин чыгып качучы юк.

– Раил Гаязовның авылларда әдәби-музыкаль кичәләр үткәреп йөрүе турында ишеттек тә үзебезгә дә чакырдык. Билет бәясе 50 сумнан тәкъдим ителгән иде, билетлар көне-сәгатендә сатылып бетте. Авылыбыз халкы бик ярдәмчел, – диде Балык Бистәсе районындагы Балтач авылы клубы мөдире Әминә Гатиятова.

– Инвалидлар декадасы уңаеннан оештырдык бу чараны. Балтач җирле үзидарәсе авылыбыздагы ун инвалидка билет бүләк итте, – диде сәнгать җитәкчесе Алсу Вафина.
Тумыштан физик мөмкинлекләре чикле Раил култык таяклары ярдәмендә авырлык белән генә хәрәкәтләнә – аяклары йөрми. Авыл егетләре сәхнәгә күтәреп диярлек менгереп утырткач, Раил Гаязов: «Эчем тулы зар булса да, кояш кебек балкыймын. Моның кадәрле күп халыкны күргәнем юк иде әле, зур рәхмәт!» – дип, кичәне башлап җибәрде.

Заманында мәгърифәтче Каюм Насыйрилар халык арасында нәкъ шушылай мәдәни-агарту эшчәнлеге алып баргандыр. «Әдәпле һәм әхлаклы булырга кирәк, кеше хакына керергә ярамый, янгын куркынычсызлыгын катгый үтәү зарур. Татар Казысы авылында бер елны рәттән дүрт өй янды», – дип сөйләде ул. Аннан: «Газета-журналлар яздырып алдырасызмы соң? Минем бертуган абыем Фаил Гаязовның «Шәһри Казан» газетасында да кроссвордлары чыгып тора», – дип, матбугат темасына күчте Раил.

Тамашачылар арасында кроссворд чишү бәйгесе дә үткәреп алды, иң өлгерләргә газеталар һәм журналлар бүләк итте.

– Гел мин генә җырлап утырырга димәгән, авыл үзешчәннәрен дә сәхнәгә чакырыйк әле, – дип, Раил Гаязов җирле һәвәскәрләрне сәхнәгә дәште.

Нияз Гыйлемҗанов, Язилә Фәйзрахманова, Илсөяр Гарифуллина җыр башкарып, мөнәҗәтләр әйтеп, кичәне җанландырып җибәрде. Укытучы Нәзирә Мостафина Балтач авылы тарихына кагылышлы риваятьләр сөйләде.

Берничә сәгать эчендә авыл халкыннан тәмам «шагыйрь» ясады Раил.
«Авылымнан чыккан чакта, дусларыма кул болгадым...» шигъри тезмәсенә тагын ике юл иҗат итү бәйгесендә унлап кеше катнашты. Алар үз шигырьләрен үзләре укып та бирде.

«Авылларны сакларга, сыерлар санын киметмәскә кирәк, – дип, Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилен дә хәтерләтеп куйды Раил Гаязов. – Исән чакларында әти-әниләрнең кадерен белик. Әнием иркәләп уята, тәмле коймаклар белән сыйлый торган иде. Әнием мәрхүм шул инде», – дип, әнисен дә искә алды.

Шигырьләре һәм җырлары белән Балтач халкын елатты да, җырлатты да Раил Гаязов. «Авырлыклар алдында төшенкелеккә бирелмәгез. Елмаеп алга барыгыз», – дигән сүзләрен үз мисалында раслап, таң калдырып китте Питрәч егете.

Автор фотолары

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading