16+

"Элек кенә ул дачага кыяр-помидор утыртканнар. Хәзер мунча, шашлык..."

Бушлай игъланнар сайтында дачаны арендага бирү турындагы игъланнар шактый. Бәяләр төрле. Әмма уртача алганда дача хуҗалары аена 20-25 мең сум сорый. Дачалар Казанга якын булган районнарда урнашкан. Лаеш районында 50 квадрат метрлы агачтан төзелгән ике катлы йортны 20 мең сумга тәкъдим итәләр. Югары Осландагы Студенец авылында 9 мең 500 сумга бирүчеләр дә бар.

"Элек кенә ул дачага кыяр-помидор утыртканнар. Хәзер мунча, шашлык..."

Бушлай игъланнар сайтында дачаны арендага бирү турындагы игъланнар шактый. Бәяләр төрле. Әмма уртача алганда дача хуҗалары аена 20-25 мең сум сорый. Дачалар Казанга якын булган районнарда урнашкан. Лаеш районында 50 квадрат метрлы агачтан төзелгән ике катлы йортны 20 мең сумга тәкъдим итәләр. Югары Осландагы Студенец авылында 9 мең 500 сумга бирүчеләр дә бар.

Эссе көннәрдә өйдә утырасы килми. Күп кеше авылга кайтып китә. Кемнәрдер дачага ашыга. Шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, шимбә-якшәмбене дә шунда уздырып киләләр. Дачасы булмаганнар аны арендага да ала икән. 

Бушлай игъланнар сайтында дачаны арендага бирү турындагы игъланнар шактый. Бәяләр төрле. Әмма уртача алганда дача хуҗалары аена 20-25 мең сум сорый. Дачалар Казанга якын булган районнарда урнашкан. Лаеш районында 50 квадрат метрлы агачтан төзелгән ике катлы йортны 20 мең сумга тәкъдим итәләр. Югары Осландагы Студенец авылында 9 мең 500 сумга бирүчеләр дә бар. Мамадыш трактында 105 квадрат метрлы йорт өчен көненә 10 мең сум сорыйлар. Лаешның Зелёный Бор бистәсендә 1 сутый җирдә урнашкан 50 квадрат метрлы йортны көненә 1500 сум түләп тә арендага алырга була.   

Дачалар сату турындагы игъланнарга да күз төшердек. Иң кыйммәтлесе – 2 млн 400 мең сум. Яшел Үзәндә урнашкан. Ел әйләнәсе яшәргә була. Участокта теплица да, балалар өчен уен мәйданчыгы да бар. Бик күп җиләк-җимеш куаклары утыртылган. Юлларны кыш көне чистартып торалар, күршеләр дә яхшы, ди милек хуҗасы. 

Царицынодагы “Беркут” бакчачылык ширкәтендә 4,2 сутый җирдә урнашкан 45 квадрат метрлы дачаны 870 мең сумга саталар. Мунчасы белән теплицасы да, сарае, базы да бар. Бакчачылык ширкәтенә асфальт юл кергән.     

“Ливадия” шифаханәсеннән ерак булмаган “Речник” бакчачылык ширкәтендә 3,17 сутый җирдәге 30 квадрат метрлы дача йортын 780 мең сумга сатып алып була. Күршеләр ел әйләнәсе яшәрлек йортлар салып яши башлады, теләгән кеше эче җылытылган йорт та салып куя ала, ди хуҗасы. Участокта мунчасы да бар. 
Биектаудагы “Фиалка” бакчачылык ширкәтендә 4 сутый җирдәге дача йорты 500 мең сумга сатыла. Бөтен яктан да уңайлы, шәһәргә якын, янәшәдә генә урман, елга, ел ахырына газ да керер дигән өмет бар, дигән хуҗасы. 

50 квадрат метрлы йортларны, уртача алганда, 500-600 мең сумга сатып алырга мөмкин. 200-250 мең сумга да сатучылар юк түгел. Идел елгасы ярындагы Зeлёный бор пляжыннан ерак түгел дачаны 255 мең сумга саталар. Әмма анда электр уты кермәгән. 

Биектаудагы Чебакса елгасыннан ерак түгел "ГИПО Сирень" ширкәтендә өч сутыйлы җирдәге 40 квадрат метрлы йортны 200 мең сумга тәкъдим итәләр. Су һәм сезонлы электр уты бар ди. Ике як күршесе дә үз җирләрен сата икән. 

“МЕГАЛИТ” күчемсез милек агентлыгының әйдәп баручы эксперт-риэлторы Альфрет Заһидуллин дача сайлаганда, халыкның күбесенчә ел әйләнәсе яшәп була торган вариантларга өстенлек бирүен сөйли. 
– Дачаларга ихтыяҗ арта яки кими дип әйтеп булмый. Алар гел сатыла. Бер ел сатылмаган дачаны быел саттык. Башта аның бәясен кыйммәтсенгәннәр иде. Соңгы айларда милек бәясе 30 процентка арткач, аның фонында дача бәясе артык зур күренми башлады. Шуның белән сатылды да. Чит шәһәрдән килгән бер гаилә фатир арендалап тора. Аренда бәясе дә бик югары. Акчаларын янга калдыру өчен, алар агачтан төзелгән бер дача алды. Иртә яздан ноябрьгә кадәр шул дачада яшәп торалар. Кышка исә тагын фатир арендалыйлар. Ярты ел арендага китәсе акча үзләрендә кала дияргә була. Дачаны шул максаттан да алучылар абр. Дачага ихтыяҗ чынлап та бар. Хәзер күпләр кышлый да яшәп була, сезоны беткәч, уты өзелми торган, суы да кергән, керү юллары булган йорт сатып ала, чөнки анда яшәү буенча теркәлеп тә була. Газы кертелгән булса тагын да яхшы. Кирпечтән салынган мондый йортларның бәяләре алдагы елларда 500 мең-1 млн торса, хәзер андый бәяләр юк. 1-2,5 млн торалар. Бәяләр бик нык күтәрелде. Моңа төзелеш материалларының хаклары арту нык йогынты ясады. 

Шәһәр читендә йорт сатып алучыларның да саны арта, чөнки фатирлар бик кыйммәт. Җир участоклары җитми дә башлаячак әле. Шул ук бакчачылык ширкәтләрендә участок алып, йорт төзиләр. Тик җир кишәрлеге, дача һәм йортлар алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Яңа юл чишелешләре төзелә, юллар киңәйтелә. Синең участокның да шул территориягә керү куркынычы бар. Монда инде белгечләр белән киңәшләшү, риелторлар белән эшләү кирәк, – ди ул. 

Ләйсән Тимергалиева: 
– Дачабыз юк, кызыкмыйбыз да. Кишер, суган утыртып куйсаң, атна саен барып суын сибәргә кирәк, чүбен утарга. Йортын да карап тормый булмый. Йә коймасы ауган, яки түбәсен ремонтлыйсы дигәндәй. Беседка да кирәк, балага таганы да кирәк. Болар өчен өстәмә акча тотасың. Кул-аягың белән шунда бәйләнеп куясың. Дача алганчы, шәһәр читендә йорт сатып алу дөресрәктер дип уйлыйм.  

Камилә Салихова:
– Ял итәргә менә дигән җир. Чит илгә елына бер тапкыр атна-ун көнгә барасың да бетте. Ә монда бөтен ялыңны, шимбә-якшәмбене уздырасың. Балаларга да рәхәт. Газон үстерсәң дә гаеп итүче юк. Элек кенә ул дачага кыяр-помидор утыртканнар. Дачаны шуның өчен сатып алганнар. Хәзер ул күбрәк ял итү урыны. Мунча керергә, шашлык кыздырырга. 

Ринат Әскәров:
– Без гомер буе Мәскәүдә яшәдек. Бер туганыбыз җәйгә дача арендалый иде. Гаиләсе белән бара, яши, кайтып китә. Ул вакытта ялны бер ай бирәләр иде бит. Машиналар юк бөтен кешедә. Электричка белән барырга җайлы булганын сайлый иде. Сатып алуга караганда, аларга шулай җайлы булгандыр. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading