16+

"Елны без тиешле дәрәҗәдә төгәллибез". Депутатлар быел соңгы утырыш уздырды

Яңа ел алдыннан Татарстан депутатлары чираттагы утырышка җыелды. Көн дәвамында алар утызга якын мәсьәлә карады.

"Елны без тиешле дәрәҗәдә төгәллибез". Депутатлар быел соңгы утырыш уздырды

Яңа ел алдыннан Татарстан депутатлары чираттагы утырышка җыелды. Көн дәвамында алар утызга якын мәсьәлә карады.

Дәүләт Советы тагын бер депутатын югалтты

Утырыш күңелсез хәбәрдән башланды. Парламент Яңа елдан соң бер әгъзага кимрәк составта җыелачак. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, парламентның социаль сәясәт комиссиясе әгъзасы Гөлнара Музипова депутатлык эшчәнлеген вакытыннан алда туктатуны сорап, мөрәҗәгать иткән.
 
Сәбәбе – Татарстаннан читкә, Санкт-Петербург шәһәренә даими яшәү өчен күчеп китү, дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин. 

“Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы парламентка 14 нче номерлы Студентлар сайлау округы буенча сайлап куелган булган. 

Тагын артты

Унсигезенче утырышта киләсе ел бюджетына үзгәрешләр кертү буенча закон проекты каралды. Аның нигезендә,2020 ел, 2021 һәм 2022 ел план өлешендә Татарстан казнасы 18,3 млрд сумга, ә чыгымнар 14,2 млрд сумга артачак. 

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, бу үзгәрешләр акчаларын фактик кулланудан чыгып кабул ителә. Шулай ук федераль бюджеттан килгән акчалар да бюджет проектына үзгәрешләр кертергә мәҗбүр иткән. 

Кызганыч, быел Татарстан казнасы, алдагы еллардан аермалы буларак, керемнәрне шактый аз алган. Төгәлрәге, керемнәргә салымнан килә торган акчаларның күләме 80 процентка кимрәк булган һәм нәтиҗәдә Татарстан салымнардан ыгна да 32,8 млрд сум акчага азрак баеган. Бигрәк тә нефть өлкәсеннән акча аз кергән быел. 

Нәтиҗәдә, Президентка имзага 2020 елда керем 292,7 млрд, чыгымнар 342,8 млрд, ә дефицит 32,5 млрд сум дигән цифрлар язылган документ имзага юлланылачак. 

Президент сүзе

Утырышның беренче өлеше тәмамланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов депутатларны киләсе Яңа ел белән тәбрикләде һәм теләкләрен җиткерде. 

-    Ел җиңел булмады. Бик тә җиңел булмады. Шулай да без барыбыз да булган планнарның төп өлешен тормышка ашырдык. Бюджет күп өлешен югалтты. Безгә зур ярдәм күрсәтелде. Югалткан акчаларның яртысы федераль бюджет тарафыннан компенсацияләнде. Бу өлкәдә әлбәттә Президентыбызның ярдәме зур булды. Ковид белән көрәшкә зур акчалар бүлеп бирелде. Гомумән алганда, казнаның чыгымнарын 2019 дәрәҗәсендә тоттык. 

Депутатларыбыз сайлауларда да актив катнашты. Сез барыгыз да күпмедер дәрәҗәдә волонтерлар булдыгыз. Ковид әле бетмәде. Шулай да без шул шартларда эшләргә өйрәндек. Кайбер авырлыклар булса да, икътисад тотрыклана. 

Елны без тиешле дәрәҗәдә төгәллибез. Зур өметләр белән, икенче ел җиңелрәк булыр, дибез.Быелгы ел бик җиңел булмады. Ходай Тәгалә Үзе безне тикшереп сыный. Без булдырырбызмы, көчебез җитәрме... Киләсе елда булган проблемалар эш барышында бетәр, - дип зур өметләр баглады Рөстәм Миңнеханов һәм парламент вәкилләренә эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. 

Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” акциясендә дә катнашты. Ул 14 яшьлек Эльвина Кәримованың көзгеле фотоаппарат турындагы хыялын тормышка ашырачак. 

ТР Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин исә 6 яшьлек Шәфкать Миннибаевка Cinemood портатив проекторы бүләк итәчәк. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading