Матбугатта әледән-әле шигырьләре күренеп торса да, аның сүзләренә язылган җырлар гел яңгырап, күңелләрне күтәрсә дә, Эльвира Сафина турында бик аз белгәнбез икән бит. Көзен серле чәчәк кебек ачылды ул!
Алтын яфраклар яуган октябрь кичендә филармониядә узган иҗат кичәсен әле дә искә төшереп сөйлиләр. Йөзләгән тамашачысы ул көнне якты мизгелләр, җанга якын җырлар, шигърият бәйрәме, якташлар, дуслар бергә җыелган онытылмас бер күрешү итеп кабул итте.
Тамаша үзе дә «Җанга якын дусларга» дип аталган иде. Хит җырлар, матур шигырьләр авторы ул Эльвира. Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетовлар белән уртак иҗатта туган җырлары – Салават, Филүс Каһиров, Илсаф, Рөстәм Асаевлар репертуарында.
Шыгрым тулы зал. Затлы кунаклар. Эльвира Сафина җырларын башкаручы Лилия Муллагалиева, Ленар Сәйфиев, Илнар Ялалов, Айгөл Бариева, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Алсу Әбелхановалар... Концертны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова... Һәм шушы бәйрәмнең йөзек кашы – Эльвира! Сылу, булган, акыллы, зирәк. Зәңгәр күзләренә төстәш зәңгәр күлмәге, дулкын чәчләре аны тагын да шигърирәк күрсәтә. Ихтыярсыз, аның: «Ультрамарин төсле буяу алып, Мин ясадым сине, үземне... Моңсу фасыл – зәңгәр көземне» дигән шигырь юллары искә төшә. Шигырьләре аша ул тагын да тулырак, тирәнрәк ачыла әле.
«Таңда торып, шигырь яз син, дустым,
Шигъри җаның иркен суласын...»,
«Шигърият ул шундый сәер нәрсә –
Кулдан тотып үзе яздыра...» яки
«Шигырь язсам – очам,
Язмый торсам – сүнәм»...
«Гади генә кешеләр түгел без,
Энә белән кое казучылар.
Төне буе акыл шәмен ягып,
Таудай өеп китап укучылар».
Соңгы шигырь юллары инде галимнәргә багышланган. Эльвира үзе дә галимә, филология фәннәре кандидаты бит. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында лексикография бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр. Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында туып-үскән кыз максатчан-үҗәт тә, хисле-хыялый да икән бит: тормышында фән белән иҗат бер-берсен тулыландыра.
Быел Эльвира укучыларына, тамашачыларына тагын бер бәйрәм ясады: «Күңелдәге хатлар» китабы чыкты. Матур. Укырга ымсындыра. Китап үзе үк мәхәббәт хатлары тупланган серле шкатулка кебек. Роза чәчәкләре, каурый каләм, ал, кызыл гөл таҗлары, кадерле хатлар ефәк җеп белән күбәләкләп бәйләнгән... Болар гомер-гомергә кызларның шигырь-җыр дәфтәрләрен бизәгән символлар инде. Рәссам Ратмир Әхияров шул нечкәлекне бик оста тотып ала белгән. Тизрәк-тизрәк ачасы, сөю тулы хатларны укыйсы килә... Актаргалап утырганда ук, кайбер шигырь юллары күзгә ташланып, кызыктыра, үзенә тарта.
«Исеңдәме: авыл, капка төбе,
Буран кочагында – икебез»...
«Кайчагында бер көндә мин
Йөз төрлегә әйләнәм...
Әллә кемнәр була белмим,
Күңелем минем гади»...
«Иртә. Метро. Таныш түгел берәү
Карап бара миңа нигәдер»...
«Синең йөзең – бәхетем көзгесе,
Син елмайгач, дөньям яктыра...»
Яки
«Бергә чакның кадерен аңлар өчен,
Тик бер көнгә китү дә җитә...»
«Сөю хисен саклыйк йөрәктә» бүлегендә әнә шундый яратулы, сагынулы шигырьләр. «Тормыш – баскыч» бүлегендә исә фәлсәфи уйланулар, дөньяга Эльвирача караш, әти-әни кадере, туган җир җылысы урын алган. Укучыларга «Җырлап үтелгән еллар» бүлеге аеруча хуш килгәндер дип беләм. Шулай булмыйча! Эльвира шигырьләрен күздән кичерү белән, кайсы композитор көйгә салганы да, кем җырлаганы да шундук искә төшә. Монысы – Венера Ганиеваныкы, монысы – Вил Усмановныкы, Иркәнеке тагын... «Сыерын да савабыз без, печәнен дә чабабыз...» Кем белмәсен инде бу җырны! Авыл кызы Эльвира күңелендә туган шигырьне авыл кызы Лилия Муллагалиева көйгә салган – бер эштән дә курыкмаучы утта янмый, суда батмый торган кызларның холкын шундый оста ача алганнар!
Эльвираның әниләр турындагы шигырьләренә дә күп җырлар язылган... Мәхәббәт, әти-әни нигезе, туган як турындагылары да байтак...
«Күңелдәге хатлар» аша автор үзе дә синең белән сөйләшә, киңәшә, серләшә һәм укучыларына якыная бара. Эльвираны шигырьләреннән эзләргә кирәк. Бөтен күңел байлыгы – хис-кичерешләр, зирәклек, ихласлык, кешелеклек – шигырь юлларыннан җылы сүз булып ташып чыга да рәхәт бер дулкында тибрәтә...
Рәхмәт, Эльвира!
Эльмира Закирова
Комментарийлар