16+

Эмиль ГОБӘЙДУЛЛИН: «Эшче һөнәрләренең үз матурлыгы»

15 март-30 апрель көннәрендә Россиядә «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia чемпионатының сайлап алу турлары бара. 20-24 майда Казан әлеге чемпионатның финалын үткәрәчәк.

15 март-30 апрель көннәрендә Россиядә «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia чемпионатының сайлап алу турлары бара. 20-24 майда Казан әлеге чемпионатның финалын үткәрәчәк.

Бу безнең өчен WorldSkills Дөнья чемпионаты алдыннан үзенчә бер сынау чарасы. Ил буенча иң яхшы яшь белгечләрне барлау ничек бара соң?

Россия чемпионатында Татарстан Республикасы 152 компетенциядә көч сынаша. Балалар «Юниор» ярышларында 45 һөнәрдә сынала. Татарстан җыелма командасында инде 330 яшь белгеч исәпләнә. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сүзләренчә, Татарстаннан моның кадәр катнашучы җыелганы булмаган.
Быел WorldSkills хәрәкәтендә республиканың 21 районы катнашкан. Узган ел 14 кенә район булган.

– Районнарның да чемпионатка үз өлешен кертергә теләве сөендерә. WorldSkillsта катнашырга теләк белдерүчеләр саны артканнан-арта. 16-22 яшьлекләр арасында катнашучылар 202 кешегә җитте. 12-16 яшьлекләр арасында 128 баланы сайлап алдык. Финалда без иң күп санлы делегация булырга тиеш, – диде Андрей Поминов.

Ярышлар «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында узачак.
WorldSkills ярышлары яшьләр өчен генә түгел, аның белән олы буын вәкилләре дә кызыксына башлаган инде. WorldSkills Russia чемпионаты белән берлектә «Навыки мудрых» дигән 50 яшьтән олыраклар өчен ярыш барачак. Лаеклы ялга чыккан пенсионерлар да үзләрен сынап карый ала монда. Биредә инде 391 конкурсант катнашырга теләк белдергән. Бу әле беренче тапкыр гына оештырыла торган чара.
Өлкәннәр ресторан сервисы, кондитерлык эше, аш-су остасы, флорист, чәчтараш, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү, мода, эшмәкәрлек һәм башка һөнәрләрдә үзләрен күрсәтә ала. Проект пенсиядә һәм пенсия алды яшендә булган олы буын вәкилләренә эшләү өчен стимул булдыру чарасы булып тора.

– Ярышларда балалардан алып олы буын вәкилләренә кадәр катнаштырып, без эшче һөнәрләренең бөтен матурлыгын, динамикасын күрсәтәсебез килде. Биредә яшьләр олыраклардан тәҗрибә туплый ала, – ди «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Исегезгә төшерәбез: 22-27 август көннәрендә Казанда WorldSkills Дөнья чемпионаты узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading