Шәһри Казан

Ерагайган саен...якыная

«Кадерен белмәсәң, каберен белерсең», – ди халык. 27 ел гомерендә «какканны вә сукканны» күп күргән шагыйренә җитәрлек тиешле кадерне күрсәтә алмаган шул безнең милләт.

Шуңа иҗатының гөрләп чәчәк аткан чорында «Без китәбез, сез каласыз», – дип саубуллашкан да инде ул. Ләкин «Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә... » дип язган Тукаебызның якты дөньяны калдырып киткән көне дә моңсу бәйрәмгә, Шигърият бәйрәменә әйләнә.

Һәр ел саен язучы-шагыйрьләр, театр артистлары, галимнәр һәм аның иҗатын яратучы гади халык, кулларына кызыл канәферләр тотып, Татар зиратына Тукай каберенә килә. Бу инде бик күп еллар рәттән шулай. Татар зыялылары бу көнне көтеп алалар, чөнки һәркемгә кыйбласын Тукай кыйбласы белән турларга тагын бер җай чыга. Тукай үзе дә көтәдер, мөгаен, фикердәшләрен. Быел да бардык без Тукайга чәчәкләр тотып. Халкыбызның мәңгелек шагыйрен яд итү мәрәсимен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов башлап җибәрде. Ул аны халкыбызның пәйгамбәре дип атады һәм Тукайны башка төбәкләрдә хөрмәтләүләрен, Уфада аңа һәйкәл куеласын горурланып җиткерде. Мәхәббәт җырчысы булган аксакал шагыйрь Рәдиф Гаташ та халкыбызның бөек улының бүген дә яратылып укуын әйтте. Аннары Камал театры артисты Әзһәр Шакиров сүз алды. Аның чыгышы, гадәттәгечә, милли рух белән сугарылган иде. «Тукайлы халык – зур халык. Ул югалырга тиеш түгел!» дигән фикер ассызыкланды аңарда. Тукай бүләге иясе мәшһүр артист авызыннан Тукайның «Шагыйрь» шигыре аеруча тәэсирле яңгырады.

Реклама

Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла да, үз чыгышында шул фикерне дәвам итеп: «Тукай бездән бәхетлерәк, чөнки ул чакта татар бербөтен булган», – диде, җыелган халыкны уйланырга мәҗбүр итеп. Аннары теләген дә җиткерде: «Киләчәк шагыйрьләренә Тукай кебек өметсезлектә калырга язмасын иде!» – диде. «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире язучы Ләбиб Лерон Тукай мирасының бик бай булуын һәм әле өйрәнүләр таләп итүен ишарәләде.

Искә алу Тукай рухына Коръән уку белән тәмамланды. Татарстан Диния нәзарәте дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров укыган Коръән Татар зиратында үзе серле, үзе сихри булып яңгырады. Ике ­дөньяны тоташтыручы бу сихри авазлар адәм балаларына гомернең бик кыска булуын, игелекләр кылып калырга өлгерергә кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерде.

Менә 106 ел инде татар милләте Тукайсыз яши. Еллар безне Тукайдан ерагайткан саен, ул безнең күңелләргә якыная бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: