«Тапкырларга, бүләргә...» – мәгълүм бу җыр юллары һәркемгә мәктәптән үк таныш. Парта артындагылар арифметик гамәлләргә сентябрьдә генә керешеп китсә, министрлыкларда бу эш җәй көне дә тукталмый: тапкырлыйлар, бүләләр, кушалар, алалар... Узган атнада Икътисади үсеш министрлыгы Россияне макрорегионнарга бүлгәләү тәкъдиме белән чыкты. Мондый тәкъдимнәр әлегә хәтле дә булгалап торды, алар төрле форматта һәм төрле шартларга корылган иде.
Бүгенге көндә Россиядә шундый ике макрорегион бар: Төньяк Кавказ һәм Ерак Көнчыгыш. Шуларга тагын 12 эре регион кушылачак: Үзәк, Үзәк-Кара туфрак (Черноземье), Көньяк, Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Идел-Кама, Идел-Урал, Урал, Көнбатыш Себер, Көньяк Себер, Енисей һәм Байкал. Бу регионнар федераль округларга охшаш, әмма бик нык бүлгәләнгән. Әлеге проект буенча, һәрберсендә кимендә бер эре икътисад үсеш үзәге (бүген Россиядә 14 бик эре һәм 6 эре шәһәр агломерациясе, 4 минерал-чимал үзәге бар), шулай ук аларны үзара бәйләүче инфраструктура объектлары һәм халыкара базарга яки Көнбатыш-Көнчыгыш, Төньяк-Көньяк коридорына чыгу юлы да булырга тиеш. Тәкъдим итүчеләр моны регионара хезмәттәшлек өчен шартлар яхшырачак дип аңлата. 35-40 икътисад үзәге булдырып, алар 2035 елга икътисади үсешнең 65 процентын тәшкил итәчәк, диләр белгечләр. Яңа барлыкка килгән макрорегионнар административ берәмлек булып саналмаячак.
Идел буен карасак, тәкъдим ителгән проект буенча ул ике эре регионга бүленә: Идел-Кама һәм Идел-Урал. Беренчесе үз эченә Мари Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашстан республикаларын, Пермь краен һәм Түбән Новгород белән Киров өлкәләрен алса, икенчесенә Башкортстан, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульян өлкәләре керә. Әлеге бүленеш һәм берләшү бары тик икътисади якны гына кайгырта.
Икътисад министрлыгы тәкъдимен бөтенесе дә хупламый. Себер федераль округында Президентның рәистәше Сергей Меняйло вице-премьер Виталий Муткога проектны үзгәртү буенча тәкъдимнәрен җибәргән. Аның фикеренчә, әлеге округта өч макрорегионның барлыкка килүе «регионара процессларның интеграциясе көчсезләнүенә, регионнарның үсеш мәшәкатьләре артуына, болай да катлаулы булган хуҗалык һәм тормыш шартлары бозылуына китерәчәк». Ул, бердәм Себер макрорегионын булдырып, 12 субъектны берләштерергә тәкъдим итә. Проекттан күренгәнчә, ул эре шәһәр агломерацияләре файдасына «авышкан», ә калган регионнар чимал базасы гына булып калачак. Сергей Миняйло күптән килеп туган сорау – ренталарның тигез бүленеше стратегиясен күтәрергә вакыт, дип белдерә. Мәскәү белән Санкт-Петербургта капиталның чамадан тыш күп җыелуы регионнарның тигез үсеш сәясәтенә каршы килә.
Макрорегионнар инициативасын Дәүләт Думасы депутаты Николай Арефьев та тәнкыйтьләп чыкты. Аның фикеренчә, Россиягә округлар структурасы кирәк түгел, икътисади яктан аның нәтиҗәлелеге аз. «Икътисадка зыян гына булачак, өлкәләрдән ресурсларны сыгып чыгару башланачак. Нәтиҗәдә алар хәерчеләнәчәк», – дигән Арефьев. Ул, урыннарны алыштырып кую белән шөгыльләнмичә, салым кануннарына үзгәртүләр кертергә тәкъдим итә: «Регионнардагы бөтен акча Мәскәү белән Санкт-Петербургка китә, чөнки предприятиелар салымны эшләгән җирлектә түгел, ә теркәлү урыны буенча түли».
Территориаль үзгәрешләр беренче тапкыр гына түгел һәм гел иң отышлы вариантлар эзләнә. Әмма ул һәрчакта да нәтиҗәле түгел. Проекттан күренгәнчә, сүз күбрәк эре агломерацияләр турында бара. Бу исә халыкның үзе яшәгән җирләрдә берегеп калмыйча, эре үзәкләргә күченүенә китерергә мөмкин. Хәзер дә эре булганнарның тагын да эреләнүе, башка җирләрнең бушап калуы нинди икътисади үсеш бирер һәм нинди нәтиҗәләргә китерер? Макрорегионнарга бүлү стратегиясе проектын хөкүмәт сентябрьдә карап, ул ноябрьдә расланырга да тиеш икән. Аннан соң нәтиҗәләрен генә көтәргә кала.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар