“Үсентеләр сату белән 1991 елдан бирле шөгыльләнәбез”. Кәримуллиннарның социаль челтәрдәге сәхифәсендә шулай дип язылган. Аларга барганда да зур теплица күрермен дип барган идем. Ә чынлыкта з-у-ур йөрәкле кешеләргә тап булдым.
Гөлсинә апа белән ике сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Үтә дә ихлас, ачык кеше булып чыкты ул. Әмма... бизнеслары хакында ничә тапкыр сорасам да, гел читләтеп узды һәм дөрес эшләде! Алар бу дәрәҗәгә утыз еллык тәҗрибә аша килгән, ә мин аларның серен бөтен дөньяга чыгарып селкер идем, югыйсә.
Гөлсинә апа – Буа кызы, ә Рафаэль абый Казан егете. Рафаэль абыйның әти-әнисе гомер буе үсентеләр сату белән шөгыльләнгән. Шуңа да бу эшне яшьтән күреп, белеп үскән ул. “Әй, алай булгач, бу егет әзергә генә килеп тотынган инде”, дип уйласагыз — ялгышасыз. Бизнеслары һәм үз куышларын алар үзләре булдырган тырыш кешеләр. Белемнәре дә агрономия белән бөтенләй дә бәйләнмәгән.
Гөлсинә апа Мәскәүдә Кооператив институтын тәмамлый. Миңа лекцияләрне профессорлар укыды дип, горурланып сөйли ул.
- Каенатам узган ел, 92 яшендә үлеп китте. Каенанама 90 яшь. Ул хәзер дә үсентеләр үстереп сата. Теплицасында бер чүп әсәре тапмассың. Утырта да, казый да, - ди Гөлсинә апа иренең әнисе хакында.
Өйләнешкәч Рафаэль абый белән Гөлсинә апа дүрт ел кайнана-кайната белән яши. Яз айларында утырту эшләрен алар бергә башкара.
- Бу чәчү эше кебек – барысын да вакытында эшләргә кирәк. Соңарсаң — акчасыз каласың дигән сүз. Унбишәр метрлы парникларда һәр үсентене күчереп утырту җиңел түгел. Элек үсентеләр бик нык дефицит иде. Аның аша каенатам бик күп кирәкле танышлыклар булдырды. Бөтен Казан алар “аяк астында” иде. Яхшы сортлы помидор үсентеләре алу өчен аларда һәрвакыт чират булды, коймалар аша качып керәләр иде, - дип искә ала Гөлсинә апа.
Соңрак яшь гаилә кооператив фатир ала. Гаиләдә икенче уллары Ленар тугач, үзгәртеп корулар башлана. Гөлсинә апа бала ялында вакытта ул эшләгән оешма ябыла. Рафаэль абый Кремль ашханәсендә директор урынбасары булып эшли, әмма ашханәдә дә кыскартулар башлана. Гаилә бөтенләй дә акчасыз кала.
Рафаэль абыйның әти-әнисе Тынычлык бистәсендә, яр кырыенда дачасын яшь гаиләгә тапшыра.
- Аны дача дип тә әйтеп булмый инде. Ярны күтәреп, туфрак салып тигезләп, шунда куаклар утыртканнар иде. Аны бик карамыйлар да иде. Чөнки вакытлары калмый. Әти-әни дачаны Рафаэльгә бирде. Яшәргә акча юк, эшкә урнашыйм дисәң — бөтен предприятиеләр ябык. Минем кулда кечкенә бала, аны хәтта бакчага да биреп булмый. Әмма Россия дәүләтенә бик рәхмәтлемен. Алар минем шул ике балама пособие түләп торды. Без шул акчага яшәдек, - дип күз яшьләре белән искә ала Гөлсинә апа тормыш башлаган елларын.
Ничек кенә авыр булмасын, алар үзләрендәге кыенлыкларны башкаларга сиздерми дә, белгертми дә. Читтән карап торганда Кәримуллиннар бик бай булып саналган: кооператив фатир, Рафаэль абыйга әти-әнисе машина алып бирә, ике бала. Әйтерсең дә балда-майда гына йөзәләр.
Ә чынлыкта...
- Бакчага барганда берсендә апаны алып бардык. Ул шунда карамель конфеты алып килгән. Иң арзан конфет иде – 1 сум 30 тиенлек. Ул конфетның тәмен гомеремдә дә онытмаячакмын, - дип Гөлсинә апа.
Тормышлары җайлы чакта Кәримуллиннардан кеше өзелмәгән булса, эшсезлектән интегеп утырганда, тирә-яктагылар берәм-берәм качып бетә. Әмма эш сөючән булулары аларны бу баткаклыктан чыгара. Алар үзләрен кулга алып, Тынычлык бистәсендәге җирдән файда күрә башлый.
- Участок тау астында булганлыктан, кар эреп бетмичә, анда эләгеп булмый. Ә кар эрегәндә уңдырышлы туфракны да агыза. Су сипкәндә дә җәфаланып бетә идек. Су бар, елга якында гына. Әмма кар суын үсемлеккә сибеп булмый бит. Шуны Рафаэль учакта җылытып, үсентеләргә сибә иде, - ди Гөлсинә ханым. Шул урында алар барлы-юклы такталардан парник ясый. Бу эшнең барып чыгачагына Рафаэль абыйның әти-әнисе дә ышанмый, хәтта.
-Кәбестә үсентесе бик нәзек. Аны җыю бик тә авыр. Рафаэль иртә таңнан, эшкә киткәнче, шул үсентеләрне җыеп, базарга чыга иде. Ә иртәнге 4тә сатып алучы каян булсын инде?! Өстәвенә, ул вакытта рэкетлар искиткеч күп булды. Бульдоглар белән бездән акча җыеп йөри иделәр. Беренче парнигыбыздагы үсентеләрне саткан акчага Рафаэльгә 30 сумга ботинка сатып алдык. Син моңа ел буе эшлисең, ә акчасы сезонлы гына, - ди Гөлсинә апа.
Тора-бара алар парникларының саны икегә арта. Кәбестәләр янына помидорлар да пәйда була.
- Ленарны карарга кеше юк. Минем әни Буада, Рафаэльнекеләр үзләре парникта казына. Бик түземле бала иде ул. Берсендә бик нык елады. Бездән ерак түгел участокта өлкән яшьтәге ир белән хатын бәрәңге утырта иделәр. Шул абый көрәген куеп калдырып, без эшне бетергәнче Ленар белән уйнап торды. Безгә һәрвакыт чит кешеләр ярдәм итте, - ди Гөлсинә апа һәм аларга рәхмәт укый.
Соңрак аның әнисе үлеп китә. Мәрхүмәне җирләргә акча кирәк булганга, Гөлсинә апа бурычка алырга мәҗбүр була. Ә ул бурычны кайтару өчен, югары белеме булуга да карамастан, базарга үсентеләр сатарга чыга. Чиста-пөхтә киенеп, үз һөнәре буенча эшләгәндә базар хатыннары янында басып торымын дип башына да килми аның. Ә тормыш үзенекен итә.
- Рафаэльнең мине базарга чыгарасы килмәде. Югары белемле, дәрәҗәле эштә эшләп йөр дә, базарга сатарга чык инде. Шул гомер Мәскәүдә укып, ник алайса ыштан туздырып йөрдең, диючеләр дә булды. Әмма бу тормыш һәм аңардан беркая да китеп булмый. Бурычларны түләргә, яшәргә кирәк иде, - ди Гөлсинә апа һәм горурлыгын, мин-минлеген җиңеп, базарга чыга.
Югары белеме аңарга моңа кадәр әллә ни ярдәм итмәсә дә, сату иткәндә бик нык булыша. Чөнки ул товары хакында инәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирү өстенә, әле сатып алучы белән аралаша да белә. Моңа үзем дә инандым. Мин Кәримуллиннарда булган вакыт эчендә аларда 20дән артык кеше булып киткәндер. Һәр кешегә аерым якын килә белү таләп ителә. Рафаэль абыйда да, Гөлсинә апада да бу сәләт ярылып ята. Рафаэль абый йомшак холкы белән алдырса, Гөлсинә апа чын дипломатларча сөйләшә, товарын тәкъдим итә белә.
- Үстереп була ул, аны сата да белергә кирәк, - ди Гөлсинә апа үзе дә.
...1990 еллар шаукымының кызган мәле. Рэкетлардан шактый интегергә туры килә аларга. Һәм бер көнне Гөлсинә апа базарга чыкмаска карар кыла. Алар ярминкәләрдә йөри башлый, чәчәк кибете хуҗалары белән элемтәләр булдыра. Хәзер дә шулай эшлиләр. Чыбыксыз телефон да яхшы ук ярдәм итә үзләренә. Кече уллары Ленарның хатыны Венера да интернет ресурслар аша сату-алу эшендә булыша.
Җир яратучы, шул эшләреннән акча гына түгел, тәм табучы бу гаилә барлык уңайлыклары булган фатирларын сатып, Царицыно бистәсендә йорт сатып ала һәм менә дистә елдан артык инде шунда гомер итә.
Үсентеләрне алар бала тәрбияләгән кебек карый. Рафаэль абый төне буе парниктагы температураны контрольдә тотам, ди. Чөнки иртәнге якка суыта төшә.
- Кайбер көннәрдә хатынга сыек аш пешерергә сорыйм, чөнки чәйнәрлек тә хәл калмый, - ди Рафаэль абый. Ә үзенең күзләре яна, чөнки эшен күңел биреп, яратып башкарганы күренеп тора.
Кәримуллиннарның үсентеләрдән тыш, башка төрле хоббилары да бар. Алар сәяхәт итәргә ярата. Рафаэль абый исә рәсемнәр ясауны үз итә. Аны хәтта Татарстан Рәссамнар берлегенә дә тәкъдим иткәннәр.
Кәримуллиннардан киткәндә мине тагын бер нәрсә шаккаттырды. Сәүдә өлкәсендә утыз ел эшләп, гомер буе шәһәрдә яшәп, ничек алар шундый кешелекле һәм ихлас булып кала алды икән? Гөлсинә апа үзе дә: “Бар эштә дә иң мөһиме — кешелеклелек, кеше булып кала белү”, - ди бит. Бу сыйфатны барчабыз да үзебездә “үтермичә”, саклый алсак иде.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Комментарийлар