16+

Эшмәкәр – сарык түгел, көтүчегә мохтаҗлыгы юк

Эшмәкәр, бизнесмен, коммерсант – бу сүзләрнең мәгънәләре бер-берсеннән бераз аерылса да, алар үзара тыгыз элемтәдә һәм барысы да «акча эшләүчеләр». Хәер, башка өлкәдә хезмәт куючылар да акчага эшли эшләвен, әмма алда атап үтелгәннәре «чит абый»га бил бөкми, алар – үз-үзенә хуҗа. Эшмәкәр булдым да, күктән акча явар дип уйларга түгел, моның өчен күп көч сарыф итәргә, тир түгәргә кирәк.

Эшмәкәр – сарык түгел, көтүчегә мохтаҗлыгы юк

Эшмәкәр, бизнесмен, коммерсант – бу сүзләрнең мәгънәләре бер-берсеннән бераз аерылса да, алар үзара тыгыз элемтәдә һәм барысы да «акча эшләүчеләр». Хәер, башка өлкәдә хезмәт куючылар да акчага эшли эшләвен, әмма алда атап үтелгәннәре «чит абый»га бил бөкми, алар – үз-үзенә хуҗа. Эшмәкәр булдым да, күктән акча явар дип уйларга түгел, моның өчен күп көч сарыф итәргә, тир түгәргә кирәк.

Күпләрдә бу очракта шундый сорау туа: «Күп көч-тир түгеп, моның нинди файдасы бар? Үзеңә эшләүнең тискәре ягы күбрәк!» Шулай диючеләр дә хаклы, күпчелек билгеле бер вакытка килеп эшләп, хуҗасы кушканны үтәп йөрергә һәм ай ахырында эшләгәне өчен хезмәт хакын алырга күнеккән – шул рәвешле ул, «чит абый»га үзенең вакытын һәм көчен сатып, чит бизнесны үстерүгә өлеш кертә. Ә эшмәкәр аны файдаланып, үзенең бизнесын үстерә һәм аңа караганда күбрәк ота, эшмәкәрлек кешегә үзе булдыра алган хәтле керем алырга мөмкинлек бирә. Ялланып эшләүнең дә уңай яклары юк түгел, бәлки әле күбрәктер дә! Бирелгән эшне эшли, эш сәгате беткәч, өенә кайтып диванына ава һәм башын берни белән дә катырмый – стратегик планнар да, исәпләүләр дә кирәк түгел. Ялланып эшләүче аны булдыра да алмый, иң мөһиме – вакытында түләсеннәр, шефның күзенә сөйкемле булып күренү, аның мәгънәсез мәзәкләреннән көлү, аңардан акыллырак булуыңны сиздермәү, һәрдаим аңа ярарга тырышу. Күп очракта кешенең сәләтенә һәм эш нәтиҗәсенә карап түгел, ә хуҗага ярый белүе өчен түләнә. Ялланып эшләүче өчен яхшы булган нәрсә – эшмәкәр өчен үлемгә тиң. Аңа басым ясарга кирәкми, ул – үзенә-үзе хуҗа, ирекле шәхес, башкача әйткәндә, ул – сарык түгел һәм чыбыркылы көтүчегә мохтаҗлык кичерми.

Әлбәттә, һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар, җайлы, өйрәнгән эшен ташлап, һәркемне шәхси эшмәкәрлеккә чакыру түгел бу. Яхшы хезмәт хакы түләүче зур бер компаниянең кирәкле винты булганнар өчен ул кирәкми дә, даимилек бар икән – ул үзе зур бәхет. Әмма бүгенге тиз үзгәрүчән заманда төрле хәлләр булырга мөмкин, винтлар да кайчагында сүтелеп төшеп калгалый. Хезмәте, тырышлыгы тиешенчә бәяләнмәгән очракта, кеше башка эш бирүчегә яллана ала йә инде, тәвәккәлләп, үз эшен булдыра. Башкалар белән чагыштырганда, Россиядә кеше күп очракта шәхси эшмәкәрлеккә үзен сынап карау максатыннан түгел, ә башкача акча эшләү мөмкинлеге булмаганнан алына. Бүгенге кризис, валюта уйный торган чорда бу өлкәдә эшләү мөмкинлеге бармы? Белгечләр, моның өчен теләсә кайсы чор кулай, диләр. кесәләрендә җил уйнаган вакытта үз эшләрен ачып, бүген миллиардер булганнар аз түгел. Бары тик дөрес юнәлешне сайларга һәм билгеле, башкаларның мисалында өйрәнергә кирәк. Башкача булганда, бу Хуҗа Насретдинның: «Күкәйне бер сумга алам да 50 тиенгә сатам, әмма исемем барыбер сәүдәгәр!» – дигәне кебегрәк килеп чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading