16+

 Эшсез калсаң, кая барырга?

 Халыкара хәлләрнең катлаулануы, Россиягә карата кертелгән санкцияләр предприятиеләрнең эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаганлыгы сер түгел. Тыныч кына эшләп йөргән җиреңнән кыскартылып куюың да бик ихтимал. 

 Эшсез калсаң, кая барырга?

 Халыкара хәлләрнең катлаулануы, Россиягә карата кертелгән санкцияләр предприятиеләрнең эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаганлыгы сер түгел. Тыныч кына эшләп йөргән җиреңнән кыскартылып куюың да бик ихтимал. 

Бетсен «хәерчелек»!

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында республиканың хезмәт базарындагы вазгыять турында сүз барды.

— ”Демография” илкүләм проекты, шулай ук “Татарстан Республикасында 2014-2025 елларда халыкны эш белән тәэмин итүгә теләктәшлек” дәүләт программасы нигезләрендә, республикада хезмәт базарының тотрыклылыгы өчен чаралар күрелә. Татарстанда эшсезләр саны күрсәткече Идел буе федераль округында иң түбәне. Эшсезләр санына чагыштырганда вакансия күбрәк. Эшче кадрларга ихтыяҗ зур. Инвалидларга игътибар юнәлтелә. Өлкән яшьтәгеләр алмаш һөнәрләргә өйрәтелә. Өлкән кеше эштә кайнаса, ул азрак авырый,актив тормыш алып бара,- ди министрлык каршындагы иҗтимагый совет рәисе Маргарита Максимова.

 Татарстанда 246 мең кеше “хәерче” исемлегендә, ягъни, аларның акча кереме минималь хезмәт хакыннан түбән. Республикада быелның 1 июненнән минималь хезмәт хакы күләме 16 мең 700 сум чикләрендә билгеләнде. Федераль бюджеттан финанслана торган учреждениеләрдә ул 15 мең 279 сум.

— Быел кулайрак эшләргә урнашуда булышлык күрсәтелеп, “хәерчеләр” исемлеге 6700 кешегә киметелде. 3770 социаль контракт төзелде, тагын 1296 үзмәшгуль барлыкка килде. Республикада 10,4 мең кеше эшсез сыйфатында рәсми рәвештә теркәлгән. Ел башыннан 63,2 мең кеше мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итте, шулардан 18,1 мең кеше үзенә кулай булган эшкә урнашты,- дип әйтеп үтте үзенең чыгышында республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов.

 Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән 63,2 мең кешенең барысы да “эшсезләр” дигән сүз түгел, аларның күбесе эш урыннары булып та, үзләренә кулайрак вариант белешүчеләр.

 Өметсезлеккә бирелергә кирәкми

 Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан быел халыкны эш белән тәэмин итү чараларына 3,498,5 миллион сум билгеләнгән.

Сәнәгать предприятиеләрендә кыскартылу ихтималы булган 9209 кеше иҗтимагый эшләргә җәлеп ителде. Пенсия алдындагылар, 50 яшьтән югарылар, декрет чорындагы хатын-кызлар һәм башка категорияләрдән 8278 кешене алмаш һөнәрләргә укыту ниятләнелә быел. Әлеге планнан 3194 кеше укытып чыгарылды инде. 705 инвалид эшкә урнаштырылды, 5 инвалидка эшкуарлык эшчәнлеген башларга теләктәшлек күрсәтелде. Татарстанда инвалидларның 35 проценты гына даими эш урынлы, максат-күрсәткечне 50 процентка җиткерү,- дип сөйләде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Хезмәт министрлыгы вәкилләре эш мәсьәләсендә өметсезлеккә бирелмәскә, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә, вакансияләр ярминкәләрендә катнашырга чакырдылар.  Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүр булып 2 меңгә якын кеше күченеп килгән. Клара Таҗетдинова сүзләренә караганда, аларның 600е хезмәт яшендә, калганнары өлкәннәр, кечкенә баласы белән утыручылар һәм декретка чыккан хатын-кызлар. Шәһәрләре яки авыллары азат ителгәнлектән 100 кеше инде туган җирләренә кайтып китәргә теләк белдергән.

Предприятиеләр яки бизнес вәкилләре мәҗбүр булып күченеп кайтучыларны эшкә алса, аларга башлангыч хезмәт хакы түләр өчен 3 минималь хезмәт хакы күләмендә федераль бюджеттан ярдәм бирелә. Яшь инвалидны эшкә алган очракта да шул күләмдә финанс ярдәме каралган. 35 яшькә кадәрге кеше “яшь кеше” санала,- диде Клара Таҗетдинова.

“Кампач” мәктәбе

Татарстанда 2022 ел-Цифрлаштыру елы кысаларында, министрлык халыкның компьютер белемнәрен күтәрү юнәлешендә дә эшләр алып бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә министрлыкка караган учреждениеләрнең компьютер базасы яңартылган. Социаль эчтәлекле 17 хезмәтне электрон рәвештә башкарып була, ел ахырына кадәр тагын 10 хезмәт электронлаштырыла. 

— Өлкәннәрнең, бигрәк тә, авыллардагы өлкәннәрнең шактые компьютерларда эшли белми. Алар да электрон хезмәтләрдән файдалана алсын өчен компьютерда эшләргә өйрәтергә кирәк,- диде бу уңайдан Маргарита Максимова.

Казанда өлкәннәрне компьютерга өйрәтү курслары булдырылды. Октябрь революциясеннән соң, халыкны укырга-язарга өйрәтү өчен “Изба читальня” (“Избач”) гаять актив эшләгән. Компьютер заманы безнең алда янә шундый бурыч тудырды. Авылларда мәктәптә, клубта яки китапханәдә “Компьютер мәктәбе” (“Кампач”) оештырылып,  укытучылар өлкәннәргә компьютерда һәм кәрәзле телефонда эшләр башкарырга өйрәтсә, уңай нәтиҗәсе озак көттермәс иде, минемчә. Пенсионерлар күпмедер түләү шартына да ризалашыр иде, мөгаен. Әлегә авылларда бу мәсьәлә хәл ителмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading