Казанда ике ел яшәгәннән соң, Наилнең куллары эш сорап арыгач, Лаеш районыннан йорт алалар. Теплица булдыру уе белән баштан ук җир кишәрлеге зур булган йортны сайлыйлар. Наил теплицаны үз көче белән төзеп куя.
Лаеш районының Зимняя Горка авылында яшәүче Аиповларның тырышлыгына таң калырлык. Теплицада 59 мең төп үсенте үстереп сата алар. Гыйнвар башында ук теплицага чыгып, җир әзерлиләр, утын киптерәләр, полиэтиленын алыштыралар, аннан чәчәк һәм яшелчә орлыкларын чәчәләр, үсентеләрне күчереп утырталар, кул белән су ташып сибәләр. Җәйгә кергәч, урманнан ауган агачларны алып кайтып, утын әзерлиләр. Теплицаны утын белән җылыткач, анысы да шактый кирәк була.
Җәй уртасына үсентеләрне сатып бетереп, бу эшне тәмамлагач, үзләренә тагын бер шөгыль табалар. 120 баш каз бибие сатып алып үстерәләр. Әле болардан тыш Наил белән Наиләнең үзләренең төп эшләре дә бар. Наилә – банк хезмәткәре, Наил йөк ташу белән шөгыльләнә.
– Ялыбыз юк, әмма зарланырга яратмыйбыз. Яратып эшләгән эш куаныч кына китерә. Иртән иртүк барыбыз да аяк өстендә була, кайвакыт төнге сәгать ике-өчләргә кадәр эшлибез, – ди Наилә.
Төп булышчылары исә кызлары Румита белән уллары Галиәсгар. Узган ел Казахстаннан әти-әниләре дә кайтып булышкан булган. Быел пандемия сәбәпле чикләр ябылды, алар теләсә дә кайта алмый.
Наилә һәм Наил дә тумышлары белән Казахстаннан. Уллары профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнә икән, шуның өчен алар берничә яшәү урынын алыштырырга өлгергән. 2006 елда Россиягә күчеп кайтканнар. Башта Екатеринбургта яшәп алганнар, аннары Казанга кайтканнар. Бу юлы Галиәсгарны “Зилант” хоккей клубына чакырганнар. Румита исә Тәтеш көллиятендә укый.
Шәһәрдә яшәсәләр дә, алар бер тапкыр да җирдән аерылмаган. Наил Казахстанның татарлар яши торган Имантау авылыннан. Бу авыл халкы электән үк чәчәк үсентеләре үстереп сату белән шөгыльләнә ди. Бер хуҗалыкта бер миллион төп үсенте үстерүчеләр дә бар икән. Җирдә эшләп үскән Наил шәһәрдә яшәгәндә дә бакчасыз тормаган. Шәһәрдән йөз чакрым ераклыкта булган авылдан өй сатып алып, анда күп итеп җиләк-җимеш агачлары утырткан. Яздан көзгә кадәр шәһәр белән авыл арасында йөргәннәр.
– Ирем бик тырыш кеше, тик кенә утыра белми. Үзенә гел эш табып кына тора. Аның әтисе белән әнисе дә, бертуганнары да шундый эшчәннәр. Улыбыз белән кызыбыз да эш ярата, – ди Наилә.
Казанда ике ел яшәгәннән соң, Наилнең куллары эш сорап арыгач, Лаеш районыннан йорт алалар. Теплица булдыру уе белән баштан ук җир кишәрлеге зур булган йортны сайлыйлар. Наил теплицаны үз көче белән төзеп куя. Бүген анда унбиш төрле петуния, алардан кала сальвия, бархатцы чәчәкләре, кыяр, помидор, кәбестә, баклажан, болгар борычы, кабак, хәтта карбыз белән кавын үсентесе дә үсә. Аларны Казан базарларына алып килеп саталар, килеп алучылар шактый, диләр.
Наилә үсентеләрне тәрбияләү буенча киңәшләрен дә җиткерде. Теплицага туфракны алар урманнан алып кайталар. Урман туфрагы уңдырышлырак, минералларга бай ди. Аннары туфракны марганцовка эремәсе белән эшкәртегез. Аның суы бик кайнар булырга тиеш. Үсентеләрнең туфрагын, кислородка баету өчен, гел йомшартып тору зарур. Күчереп утыртканда 200 литр суга 1 кг исәбеннән чүпрәле су сипсәң әйбәт икән.
– Ә иң беренче чиратта, җир эшен яратырга кирәк. Күп сабырлык сорый торган бу эшкә зур теләгең булганда гына алынырга мөмкин, – ди Наилә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар