16+

Эстрада җырчыларының иң яраткан укытучылары кем?

Бүген, укытучылар көне уңаеннан, танылган эстрада артистлары тормышларында тирән үз калдырган һәм зур роль уйнаган укытучыларын искә ала.

Бүген, укытучылар көне уңаеннан, танылган эстрада артистлары тормышларында тирән үз калдырган һәм зур роль уйнаган укытучыларын искә ала.

Рифат Зарипов:

– Оренбург өлкәсенең Төньяк районы Бакай авылы урта мәктәбендә беренчедән башлап бишенче сыйныфка кадәр укыткан Рима апа Шәйхетдинова башлангыч сыйныф укытучылары арасында иң белемлесе, иң остасы иде. Аннан соң унберенче сыйныфка кадәр укыткан Гөлсинә апа да иң көчле укытучыларның берсе булды. Казанда исә Салават абый, Шәмси Закир, Рима апалардан сабак алдым. Аларның барысына да рәхмәтлемен. Алар минем өчен хәреф танырга, укырга-язарга өйрәтүче, белем бирүчеләр генә түгел, әти дә, әни дә булучылар, тугры юл да күрсәтүчеләр. Алар алдында баш иям һәм рәхмәт әйтәм. Хәзер тормышымда ниндидер авырлыклар булса, алар белән киңәшләшәм, үрнәк алам.

Минем өчен яхшы укытучы - укучыны тырыш, үҗәт булырга өйрәтүче. Ул психолог та, философ та, ярдәмче дә, дус та һәм шул ук вакытта шелтәли дә белергә тиеш. Һәм әлбәттә инде гадел дә булырга тиеш. Мин үзем мәктәптә укыганда шук, тиктормас булсам да, гаделлек минем өчен һәрвакыт беренче урында булды. Хаксыз булмасам, хаталарым өчен җәза алырга да риза идем,  - диде Рифат.
    
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров:

– Мин һәрвакыт ике укытучыны әйтәм. Аның берсе Октябрьск шәһәрендә укыткан остазым Галия Мусина булса, икенчесе – Зилә Сөнгатуллина. Әлеге шәхесләрнең роле һөнәр сайлауда да, иҗади тормышымда зур булды. Алай гына да түгел, көндәлек тормышта да аларның ярдәмен һәрвакыт тоеп яшәдем.  Мәктәптә дә мин актив, иҗади бала идем. Шуклыгым да бар иде. Спорт белән дә актив шөгыльләнә идем. Укытучы балаларны үз фәненә кызыксындыру уята белергә тиеш дип саныйм. Мәсәлән, тарих укытучысы өй эшләрен камил итеп эшләүчеләргә шоколад яки чупа-чупс бирә иде. Ул вакытта мондый сый хәзерге кебек еш эләкми иде, шуңа күрә без тырышып укыдык. Һәм мин чыннан да тарих фәнен яхшы беләм идем, - ди Филүс.  

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева:

– Мин татар теле һәм әдәбияты укытучым Флүсә Хәмитованы зур хөрмәт хисләре белән искә алам. Рус мәктәбендә укуыма карамастан, мин татар теленнән төпле белем алдым. Хәзер дә татарча орфографик хаталарсыз яза алам. Хәтта җырлавыма да күп көч куйды ул. Мәктәп ансамбленә җитәкләп алып барган кеше ул мине. Мәктәпне тәмамлагач та бик озак еллар без аның белән аралашып яшәдек. Узган ел гына Флүсә Кабировна бакыйлыкка күчте. Урыны Җәннәттә булсын. Аннан соң рус һәм инглиз теле укытучылары да көчле белем бирде. Алар биргән белемнән мин әле дә булса файдаланам. Чит илгә барсам да, инглиз телендә яхшы аралашам дип әйтә алам. Гади мәктәп булса да, укытучылары бик көчле булды. Барысына да рәхмәт әйтеп, бәйрәм белән котлыйм. Тәртипле, тыңлаучан укытучылар, аңлаучан әти-әниләр телим, - дигән теләкләрен җиткерде Айгөл.      
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading