Остарган саен, эшкә чакыручылар күбәйгән. Алар күбәйгән саен, кесәсе калынайган. Кесә калынайгач, үз йортын булдыру теләге туган. Һәм бу тагы да ныграк тырышып эшләргә тотынган. Моның турында ишетеп, күрше авыллардан да сорап килгәннәр. Үзенә күрә данлыклы остага әверелгән.
Шул рәвешле хәтсез генә мая туплагач, өй салырга тотынган. Агач кайтарткан бу, бура бурап куйган. Түбәсен япкан. Барысы да менә дигән килеп чыккан. Моның йорты авылда бер икәнне күргәч, хәзер моны өй салырга чакыра башлаганнар. Сүз ара сүз таралып, күрше авыллардан да чакырганнар. Шул рәвешле, бу өй салучы булып киткән. Эше авыр булса да, тормышы матурланган. Ә акча хәсрәте бөтенләй диярлек беткән.
Тик бер нәрсә үзәгенә үтә башлаган. Бу авылда этләр бик күп икән. Һәм алар өрәләр икән. Элек алар өрмәгәннәрме, әллә вакыты бик тыгыз булып, игътибар итмәгәнме, белмәссең. Мөгаен, алар хәзер генә, бу адәм ниндидер уңышка ирешә башлагач кына өрергә тотынганнардыр. Анысы да бик мөмкин.
Өстәвенә, алар әле кеше тавышы белән өрәләр икән:
– Җитмәгәч җитми инде кешегә...
– Һи, оста булып йөргән була бит әле, кулыннан килсә-килмәсә дә...
– Кем иде бит безнең авылга килгәндә, ыштансыз бер хәерче иде.
– Безнең халыкны талап баеды инде, мескен.
Бу этләрнең шулай көн-төн өрүе теге адәмнең бик ачуын чыгарган. Һәм ул мылтык сатып алган. Бер эт тагын: «Халыкны талап баеды, авылдан куарга кирәк», – дип өрә башлаган икән, бу теге мылтыгыннан атып та җибәргән. Калган этләр качышып беткән, тик күпмедер вакыт узгач, тагын өрә башлаганнар. Бу, чүкечен ташлап, тагын мылтыгына үрелгән. Моны күрү белән, этләр тагы юкка чыккан. Инде тынычланып эшкә тотындым гына дигәндә, бер көчек капка астыннан ләңгелдәргә тотынган. Бу тагын мылтыгын алып куа киткән. Куып тотып чәкегән моны.
Яңадан килеп эшенә тотынса, тагын бер көтү эт килеп өрергә тотынган. «Боларның барысын да атып бетермичә котылып булмас», – дип уйлаган бу адәм һәм көне буе эт куып йөргән. Барысын да берәм-берәм чәкеп бетергән.
Инде икенче көнне эшкә тотыныйм дисә, башка этләр көтүе өрергә тотынган. Эт мылтыгын алып, тагын куа чыккан. Ләкин боларны өркетү белән: «Туктале, болай итеп йөрсәм, мин бит остадан эт атучыга әйләнәм», – дип уйлап, кире борылган. Шуннан соң, мылтыгын ташлап, эшкә тотынган. Этләр килеп җиткән инде, өргәннәр. Тик бу адәм борылып та карамаган, ә соңыннан колагы да өйрәнеп киткән. Этләр өрүе – аның өчен черки безелдәве, чикерткә тавышы, яфраклар шыбырдавы кебек үк табигый бер күренешкә әверелгән.
Комментарийлар