16+

Фаҗига: авариядә машинадан тимер өеме генә калган

Татарстаннның Әгерҗе районындагы Кырынды-Песәй юлының 2 чакрымындагы коточкыч авариядә яшь хатынның гомере өзелгән.

Фаҗига: авариядә машинадан тимер өеме генә калган

Татарстаннның Әгерҗе районындагы Кырынды-Песәй юлының 2 чакрымындагы коточкыч авариядә яшь хатынның гомере өзелгән.

Һәлакәт 22 июльдә иртәнге сәгать 4тә килеп чыккан.

ВАЗ 2107 автомобиле белән идарә иткән Кырынды авылында яшәүче ир өч КамАЗдан торган колоннаны узып китәргә уйлаган. Каршы хәрәкәт итү полосага чыгып, маневрын төгәлли алмаган һәм Камаз белән маңгайга маңгай бәрелешкән. Кызганыч, җиңел машинаның 1983 елгы пассажиры каза урынында ук һәлак була.
Ике транспорт чарасы да җитди зыян күргән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, хокук бозучының транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган һәм руль артына исерек килеш утырган.
Әлеге һәлакәтнең барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан хокук саклау органнары тикшерү үткәрә.

Ни кызганыч, исерек килеш руль артына утырып һәлакәт ясаучылар кимеми, арта гына. Үзләренең генә түгел, башкаларның да гомерен курыкыныч астына куялар, югыйсә. Шуны онытмасак иде, руль артына утырабыз икән, без үзебезгә зур җаваплылык алабыз.

Фото: http://agryz-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading