16+

Фатих Кәримнең кызы Ләйлә: «Мин тиеш түгелдер инде»

«Мин тиеш түгелдер инде», – диде Фатих Кәримнең сайланма әсәрләренә автограф куйганда батырның кызы Ләйлә ханым, бик уңайсызланып кына.

Фатих Кәримнең кызы Ләйлә: «Мин тиеш түгелдер инде»

«Мин тиеш түгелдер инде», – диде Фатих Кәримнең сайланма әсәрләренә автограф куйганда батырның кызы Ләйлә ханым, бик уңайсызланып кына.

Ләкин бу гамәлгә аннан да лаек кеше юк иде ул көнне Татарстан Дәүләт милли музееның әдәби салонындагы очрашуда. Әтисенең исеме киләчәктә дә яшәсен өчен, Ләйлә Кәримова әлеге музей белән берлектә гаҗәеп күп эш башкара. Мәктәп-гимназияләргә очрашуларга да еш бара. Гомерен шул изге эшкә багышлаган.

Гадәттә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Дәминова оештыра һәм алып бара торган мондый әдәби салоннарда (юкка гына аны әлеге салонның хуҗабикәсе димиләр) җыр-музыка, шигырь яңгырый иде. Ә бу көнне ул кино залына әйләнде. «Музей язы 2018» акциясе кысаларында «Фатих Кәрим – сугышчы, шагыйрь» дигән фильмны бергәләп карадык. Очрашуга фильмда катнашкан халык шагыйре һәм күп кенә премияләр лауреаты Ренат Харис, шулай ук фильм-да катнашкан Фоат Галимуллинның кызы Әлфия Галимуллина, фильмның режиссеры Рәмис Нәҗмиев, Фатих Кәрим иҗаты буенча докторлык диссертациясе яклаган галим Рамил Сарчин һәм иң кадерле кунак – батырның кызы Ләйлә ханым Кәримова килгән иде.

Аларның чыгышларыннан әдәби салонга даими йөрүче һәм Фатих Кәрим иҗатын яратып килгән тамашачы шагыйрь һәм сугышчы милләттәшебезнең фаҗигале авыр язмышы турында шактый яңалыклар белде. Сталинның канлы репрессия тегермәненә эләгеп, нахакка гаепләнеп, дүрт ел буе төрмә-сөргеннәрдә коточкыч газаплар чиксә дә, Фатих Кәрим Ватанына үпкә дә, үч тә сакламый. Бөек Ватан сугышы башлангач та, үзен дә ил азатлыгы өчен көрәшергә яу кырына җибәрүләрен сорап хатлар яза. Таралырга торган тишек баржага утыртып, диңгезгә җибәрелгән тоткыннарның бары тик икесе генә исән калып ярга чыга. Аларның берсе Фатих Кәрим була. «Әтине үлемнән әнинең мәхәббәте саклап калган», – ди Ләйлә ханым, бу могҗизаны шәрехләп.

Каләмле талантлы сугышчы хыялына ирешә. Акланып, яу кырына китә. Гади солдаттан саперлар взводы командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Һәрвакыт алгы сызыкта була. «Үлем турында уйлама, Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, гомерең озын була» дигән үлемсез юлларны да шул пулялар сызгырып торган чакта иҗат иткән ул. Тик җүләр пуля шагыйрьне дә, талантны да карап тормый. 1945 елның 19 февралендә, Калининград өлкәсендәге бер авылны азат иткәндә, батыр сугышчының йөрәгенә пуля тия. Кабере дә шунда. Аның дошманнарны мылтык кына түгел, каләм дә тотып кыйнаганын күреп сокланган иптәшләре командирларының шинеле белән итекләрен Казанга җибәрәләр. Хәзер алар Бөек Ватан сугышы музеенда кадерле экспонат булып түрдә эленеп тора.
Тамашачы экраннан Фатих Кәримнең каберен дә күрде. Татар шагыйре җәсаде яткан җирнең туган яктан еракта да шундый хөрмәттә, гөлләргә күмелгән булуын күреп сөенде.

Бу фильм яңа түгел. Аны авторлары беренче тапкыр тамашачы хөкеменә 2011 елның 3 маенда тәкъдим иткән булганнар. Ләкин ул бүген дә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, арттыра гына бара. Чөнки тиздән 2019 елда батырның 110 еллыгы якынлаша. Режиссер Рәмис Нәҗмиев фильмны яңадан эшләргә җыенуларын белдергәч, тамашачы тәкъдимнәрен дә әйтте. «Шигырьләре күбрәк яңгырасын. Иҗатына зуррак игътибар бирелсен иде!» – диделәр алар. Кыска гына гомерендә йөзләгән шигырь, 18 поэма, ике повесть, бер драма әсәре иҗат иткән талантлы әдип ич ул. Хаклы тәкъдим. Режиссер киләчәктә шушы теләкләрне искә алачакларын җиткерде. Ә без караган фильмда Кызыл йолдыз һәм I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры Фатих Кәримнең башлыча сугышчан батырлыгы күрсәтелгән иде.

Ләйлә ханым музейга бу юлы да буш кул белән генә килмәгән иде. Ул әтисенең моңарчы билгеле булмаган фотосын һәм фильм премьерасының 2011 елгы афишасын бүләк итте.
Очрашуга килгән балалар да әдипнең Туган ил турындагы канатлы сүзләрен ишетеп, күңелләренә салып куйган булсалар, әлеге чараның әһәмияте – шунда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading