Шәһри Казан

Фикус шикәр ярата?!

Фикус гөле ныклап үсеп китсен өчен, су сибәр алдыннан туфрак өстенә бер чәй кашыгы шикәр комы сибегез.

Ике чәй кашыгы шикәрне бер стакан суга салып болгатып сипсәгез дә була. Әлеге катнашманы еш кулланырга ярамый, чөнки баллы суда бактерия, күгәрекләр үрчи.

Реклама

Гөлләргә чүпрәле су да килешә. Чүпрә В төркеме витаминнарына, микроэлементларга һәм туклыклы матдәләргә бай. Моның өчен бер пачка чүпрәне биш литр җылы суда тотабыз һәм суынгач, гөлгә сибәбез. Әлеге катнашманы бигрәк тә яран белән петуния ярата.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: